Өмәләр дәвам итә

НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән «Чисталык» акциясенә кушылырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Шушы көннәрдә территориаль-җәмәгать үзидарә советы хезмәткәрләре һәм микрорайон халкы 15 микрорайондагы ташландык урынны җыештырырга чыкты.
Көне салкын булса да, кешеләр кайтып китәргә ашыкмадылар. Үзләре әйтүенчә, күмәк эш кәефне күтәрә. Ярты сәгать эчендә берничә капчык чүп җыелды. Нигездә, болар – кешеләр ташлаган савытлар, тәмәке төпчекләре һ.б. Мәйданны чүптән арындырдылар, чистарттылар.
– Без акцияне хуплыйбыз һәм актив катнашабыз. Мондый чаралар алга таба да дәвам итеп, шәһәребез чистарсын иде, микрорайоннарда кешеләр үзләре яшәгән йортлар тирәсен тәртипкә китерсеннәр иде, – дип теләген белдерде территориаль-җәмәгать үзидарә советлары җитәкчесе Тимур Гәрәев.
«Чисталык» акциясенә шәһәребезнең медицина хезмәткәрләре дә кушылды. Төшке ял вакытында дәвалау-ортопедия бүлеге һәм стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре үзәк хастаханә тирәсен җыештырды. Вакыт тар булганлыктан, эш кайнады гына: табиблар, шәфкать туташлары һ.б. көздән калган яфракларны җыйды, юлларны себерде. Физик эш һәм саф һава сәламәтлек өчен файдалы булуын табиблар яхшы аңлый.
– Хастаханәнең һәр бүлегенә аерым мәйдан беркетелгән. Тирә-юньне тәртипкә китергәч, чәчәкләр утыртачакбыз. Иң тырышларына бүләкләр тапшырырга ниятлибез, – дип, планнары белән уртаклашты хастаханәнең баш табибы Хәбибулла Ахмедов.
Өмәләрдә олылар белән бергә балаларның да катнашуы матур гадәткә әйләнде. «Чисталык» акциясендә 93 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән ата-аналар һәм балалар да катнашырга теләк белдергән. Алар бакча янындагы кырның бер өлешен чүптән арындырдылар. Сабыйлар эштән курыкмады, тырышып тырмалады, капчыкларга чүп тутырды, себерде.
«Бакчада һәм аның тирәсендә чиста булуын телибез» дигән фикердә алар. Ярты сәгать эчендә тирә-юнь чип-чиста булып калды, шактый гына чүп-чар җыелды.
Хөрмәтле түбәнкамалылар, «Чисталык» акциясендә катнашырга теләсәгез, НТР телерадиокомпаниясенә 40-07-70 номеры белән шалтыратып, гариза калдырыгыз. Шәһәребезне бергәләп ямьләндерик!
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.900
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.3200
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3000
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә...Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.24200
-
16 апрель 2021 - 10:07Почтада да, редакциянең үзендә дә... Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә.24200
-
16 апрель 2021 - 13:11Бакча сезоны башланды: ут бар, су юк Көннәр җылытып җибәрү белән, түбәнкамалылар тизрәк җир кишәрлекләренә төшеп, эшли башладылар. Кем агач буйый, кем җир казый, кем өен җыештыра... Инде тавыклар сатып алучылар да бар21600
-
16 апрель 2021 - 13:08Түбән Каманың “Кружка” кибетендә хәмерне кичке сәгать 10нан соң сатканнар Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белдерүенчә, кибеттә тыелган вакытта бер хатынга ике шешә сыра сатканнар.17100
-
16 апрель 2021 - 13:05Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.15100
-
16 апрель 2021 - 13:04Кама елгасының кушылдыгында йөзеп йөргән бозлар өстеннән балалар йөгереп йөрүен күргәннәр Күргәннәр генә түгел, кисәтү ясамыйча, кумыйча, телефонга төшереп торганнар.9400
-
16 апрель 2021 - 11:29Язучы, якташыбыз Таһир Нәбиуллинның «Качкын» романы төрек теленә тәрҗемә ителгән Тәрҗемәче Мехмет Араз романны Төркиядә китап буларак чыгарырга тели. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.7900
-
17 апрель 2021 - 13:33Сыналган язмышлар Бу язмам Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык үрнәге күрсәткән фронтовик апаларга, тылда көнне-төнгә ялгап эшләп, җиңүне якынайткан гүзәл затларга багышлана.7902
-
16 апрель 2021 - 10:39«Юллар, юллар, инде ничә еллар...» Ачулы машина йөртүчеләр юллардагы чокырларны фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштыра.7800
-
16 апрель 2021 - 09:36РАМАЗАН – изгелекләр кылу ае 13 апрельдә бар мөселман дөньясы, шул исәптән түбәнкамалылар да, уразага керде.6400
-
19 апрель 2021 - 10:18Матур күренсә дә, чүп үләне Көннәр бераз җылытып җибәрүгә, җылылык тррассала-рында тузганак чәчәк ата башлый. Ә яз уртасында инде юл кырыйлары да, бакчалар да шундый сары матур шарлар белән тула.3200
-
19 апрель 2021 - 08:47Ашларыгызны тәмле пешерегез! Күршеләр бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешкән заманнарда, бер-беребездән күреп, ниләр генә бәйләми, нәрсәләр генә пешерми идек. Һәр хатын-кызның махсус бер дәфтәре булып, кешедән өйрәнгән бар нәрсә шунда теркәлеп куела иде.3000
-
19 апрель 2021 - 14:45Ашлаган җир аш бирә Бик күпләрнең инде тәрәзә төпләрендә, балконнарында гөрләп татлы борыч, помидор, баклажан үсеп утыра.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика