Туган як

Олы йөрәкле әнием

Үземне белә башлаганнан бирле, әниемнең чәчәкләр белән мәш килүен хәтерлим. Кечкенә генә яшелчә бакчасында әллә нинди чәчәкләр үстерә ул. Ахирәте Җиһан апа белән ярыша-ярыша чәчәкләр үстерәләр иде: кемнең нинди чәчәге матуррак, кайсысыныкы эрерәк... Өйдә дә гөлләр күп безнең. Әле яңа йорт салып кергәнче, бер яклы өйнең тәрәз төпләре генә түгел,...

Үземне белә башлаганнан бирле, әниемнең чәчәкләр белән мәш килүен хәтерлим. Кечкенә генә яшелчә бакчасында әллә нинди чәчәкләр үстерә ул. Ахирәте Җиһан апа белән ярыша-ярыша чәчәкләр үстерәләр иде: кемнең нинди чәчәге матуррак, кайсысыныкы эрерәк... Өйдә дә гөлләр күп безнең. Әле яңа йорт салып кергәнче, бер яклы өйнең тәрәз төпләре генә түгел, комод өстендә дә гөл чүлмәкләре белән тулы булыр иде. Өй юа башлагач, шул чүлмәкләрне ишегалдына ташып җан чыга иде.
Әйе, чисталыкны, пөхтәлекне ярата әни. Хәтерлим, идән юганда, иренеп, карават асларын калдырсаң, «пешерә». Кулдан тотып бер эш тә өйрәткәнен хәтерләмим. Вакыты да җитмәгәндер инде. Хәер, авылда тик тору юк, хәтта балаларга да. Җәйгә керүгә алма бакчасында эш кайный башлый: кура җиләге, карлыган, крыжовник, чия, алма җыябыз. Кызлар гына түгел, бу эшкә малайлар да җәлеп ителә.
 
Көзгә кереп, бакча эшләре тәмамлануга, кич утырып, шәл бәйләү башлана. Юк, мин шәл бәйләмәдем. Әнинең безне чиләндерәсе килмәгәнме - мәҗбүриләп шәл бәйләргә өйрәтмәде. Аның каравы мамык язу, шәл җебе өчен оек сүтү эләкте. Менә шулай төн йокыларын калдырып, безне, биш баланы аякка бастырган инде ул.
 
Өйдә эш кушу дигән нәрсәне хәтерләмим. Ике апам, абый инде авылдан чыгып киткән иде, өйдә олы бала булып мин калдым. Шуңа күрә су ташу, идән юу, кер уу кебек эшләр үз чираты белән башкарыла иде.
Әйбәт укыдым мин, әмма усал да идем. Шундый бер вакыйга хәтергә сеңеп калган. Әни мәктәптән җыелыштан кайткач миңа:
- Бүтән мәктәпкә бармыйм. Укытучың «Нурисәгә малай булып кына туасы калган», дип бөтен кеше алдында хур итте, - ди.
Шулай да орышмады да, тир-гәмәде дә әни мине ул чакта.
Әйе, шул кыюлыгым аркасында мин 10 класста укыганда ук университетның әзерлек курсына укырга кердем. Әни каршы килмәде, курслар өчен 15 сумны да жәлләмичә бирде. Имтиханнар биреп кайткач: «Кердеңме соң?» - дип кенә сорады. Уңай җавап ишеткәч, эшен дәвам итте. Мин дә, өстемне алышып, эшкә керештем…
Үпкәләгән чакларым да булды әнигә. Инде ни өчен икәнен хәтерләмим дә. Ул чакларда ул:
- Әниләрнең кадерен үзегез әни кеше булгач аңларсыз әле, - дип әйтә торган иде.
Хак булды. Үзем әни булгач, аның бу сүзләрен еш искә алдым.
- Ана йөрәге олы ул, барысын да сыйдыра, барысын да гафу итә, - дигән сүзләре әле дә колак төбендә яңгырый.
Мин бала табуга ук әти белән әни килеп җиткән иде. Төянеп килгәннәр. И, ничек сөйгән иде ул чакта әнием кызымны. Студент кына идем әле мин, яшь идем, күп нәрсәне аңламаганмындыр да. Имтиханнар вакытында, чакырмасам да, әни эштән сорап, оныгын карарга килде. Аның олы йөрәкле ана булуына мин әнә шунда тагын бер кат инандым.
Икенче тапкыр, миңа катлаулы операция ясаганны белеп, бөтен йортны ике ир-ат кулына тапшырып, ул Түбән Камага килде. Дәваханәдә әни белән апамны күреп, исем китте.
- Менә хәлеңне белергә килдек әле, - ди әни. Алар кайтып киткәч, палатама мендем дә күңелем булганчы еладым. «Мин дә әнием кебек шундый олы йөрәкле, сизгер күңелле әни була алырмын микән?» - дип озак уйланып яттым.
Әнинең тагын бер күркәм сыйфатын күрсәтеп китәсем килә. Аңа алтмыш яшь тулу уңаеннан нинди бүләк алырга белми аптырагач, мөселман хатын-кызлары күлмәге сатып алдым. Муен тирәсе чигелгән күз явын алырлык яшел төстәге озын күлмәк иде ул. Ошатты аны әни. «Саклама, рәхәтләнеп ки», - дидем биргәндә. Шул ук елны әни намазга басты. Озакламый ахирәте, күршебез Миңзифа апа белән Арча мәчетенә барып, укый башладылар. Ә бит аңа кадәр ул хәтеренең начар булуына, аяк-куллары сызлауга, башы авыртуга гел зарлана иде. Намазга баскач, әнинең йөзе тагын да нурланып, үзе бераз ябыгып, матурланып киткәндәй кебек тоелды миңа. «Әни, күпме генә тырышсам да, догалар истә калмый», - дип зарландым соңгы килүендә үзенә. «Теләгең нык һәм изге булса, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә. Көч-кодрәт тә, сабырлык та бирә. Мин дә кайчан да булса Коръән укырмын дип уйламый идем. Әтиең бик ярдәм итте», - ди ул. Менә монысы миңа яңалык. Баксаң, әти белән әни төнге өчләргә кадәр гарәп графикасын өйрәнгән. Дөресрәге, әти - укытучы, әни укучы булган. Әти кычкырып укырга, әни бәйли-бәйли аны тыңларга ярата иде...
Быел февраль аенда әти мәңгелеккә күзләрен йомды. 58 ел бергә гомер иткән ирен югалтуны әни бик авыр кичерде, бүген дә аны искә алмаган көне сирәктер. Ике сүзнең берендә: «... әтиегез...», - ди. Ике көнгә генә кунакка килде әни, ә мин: «Берәр атнага кал инде», - дим. Җавап кыска: «Әтиең-не озакка калдыра алмыйм». Шушы берничә айда әни биреште, йөзендә җыерчыклары күбәйде. Ул буразналарны якын кешесен юксыну һәм ялгызлык ачысы сыза торгандыр. Олы апа пенсиядә булгач, ул хәзер күбрәк әни янында яши. Яздан көзгә кадәр бакча эшләре белән мәш килеп, көннең ничек узуын сизмәделәр дә алар. Ә менә кышкы озын караңгы көннәр аны тагын сагыш утына салды.
 
«Әссаләмегаләйкем. Ни хәлләрдә, әни?» - Телефон аша сөйләшүне шулай башлыйм. Ул гадәттәгечә: «Вәгаләйкүмсәлам. Бар да бер көе, кызым, - дип җавап бирә. - Коръән укый идем әле», - дип тә өсти. Йә булмаса, күрше Бәрия апа белән чәйләп утырган вакытларына туры киләм. Дини гыйлеме булган әниемне авылда хөрмәт итәләр. Бу үзе мәртәбә бит!
«Ничә яшьтә әниең?» - дип сорар газета укучы. Хәзер мин үзем кияүгә чыккандагы әни яшендә. Ул чакта аңа өлкән кеше итеп карый идем. Бүген исә, 76 яше белән барса да, минем өчен ул дөньяда иң матур, ягымлы Әни.
Менә шундый гади, шул ук вакытта исемен алтын хәрефләр белән язарлык кеше ул әнием Венера!
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: