Туган як

Очрашыйк, күңел ачыйк

Түбән Камада «Халкыбыз хәзинәсе» проекты уңышлы гына тормышка ашырыла. Халыклар дуслыгы йортында җиде авыл вәкилләре булды. Проект авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева әйтүенчә, төп максат - шәһәрдәшләрне районыбыз авылларының тарихы, мәдәнияте белән таныштыру, анда яшәүчеләрнең осталыкларын күрсәтү. Чараның беренче өлеше - кул эшләнмәләре күргәзмәсе,...

Түбән Камада «Халкыбыз хәзинәсе» проекты уңышлы гына тормышка ашырыла. Халыклар дуслыгы йортында җиде авыл вәкилләре булды.
Проект авторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева әйтүенчә, төп максат - шәһәрдәшләрне районыбыз авылларының тарихы, мәдәнияте белән таныштыру, анда яшәүчеләрнең осталыкларын күрсәтү. Чараның беренче өлеше - кул эшләнмәләре күргәзмәсе, икенчесендә авылның үзешчән һәм профессиональ артистлары катнашында авыл
тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдырган концерт куела. 20 апрельдә чират Ташлык авылына җитә.
Очрашу Халыклар дуслыгы йортында узачак, башлана 15.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: