Туган як

НТР-24 телеканалында яшьләр өчен яңа тапшыру эфирга чыга

Инде бүген 18:10 да НТР телеканалында "Поколение Z” яшүсмерләр өчен булдырылган яңа тапшыру булачак.

Түбән Кама укучылары тормышыннан иң кызыклы әйберләр турында сөйләнәчәк. Проектның уникальлеге шунда ки, ул тулысынча “Ялкын” яшүсмерләр клубының журналистика мәктәбе укучылары көче белән оештырылган.

Беренче чыгарылыштан сез үз изоляциядә көннәрегезне ничек файдалы үткәрергә, Түбән Камада беренче сыйныф укучысы өйдә куркыныч кара күгәрек үстергән, әби сандыгыннан ничек модалы look җыярга һәм башка бик күп нәрсәләрне белерсез.

Кабат күрсәтү:  29 апрель-11: 40, 1 май-18: 10, 2 май - 11:40, 3 май - 14:50 һәм 22:20 сәгатьләрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: