Туган як

Нияз аганың да хезмәте кергән

Узган ел «Түбән Кама»ның 50 еллык юбилеен билгеләп үттек. Бәйрәмгә шәһәребезнең беренче төзүчеләре дә чакырылган иде. Бүгенге көндә исән-сау гомер итүче беренче төзүчеләр бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булды. Исән-сау булса, Нияз Фатыйх улы Гадиевның да иң мәртәбәле кунаклар белән урыны түрдә булыр иде. Тик ул күптән вафат, әмма аның якты...

Узган ел «Түбән Кама»ның 50 еллык юбилеен билгеләп үттек. Бәйрәмгә шәһәребезнең беренче төзүчеләре дә чакырылган иде. Бүгенге көндә исән-сау гомер итүче беренче төзүчеләр бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булды. Исән-сау булса, Нияз Фатыйх улы Гадиевның да иң мәртәбәле кунаклар белән урыны түрдә булыр иде. Тик ул күптән вафат, әмма аның якты тормыш юлын балалары дәвам итә.
Нияз Фатыйх улы Түбән Каманы төзергә беренчеләрдән булып килә. Яңа гына армия хезмәтен тутырып кайткан егет кайда гына эшләсә дә беренчеләрдән иде.
Минем кулымда «Строитель» газетасының 1967 елгы 21 май саны. Аның беренче битендә яшьлек дәрте ташып торган,
тормыш сөючән Нияз абый елмаеп карап тора. Бу аның Анатолий Ротаков бригадасында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләп, планны 150 процентка арттырып үтәгән чагы. Уңган, булган, эшне яратып башкаручы һәм оештыру сәләтенә ия егетне тиздән бригадир итеп билгелиләр.
Менә 1970 елның 6 октябрь санындагы икенче язма. Фотода Нияз Фатыйх улы үзенең монтажчылар бригадасы белән, социалистик хезмәт ярышында идарә буенча беренче урынны яулаган вакытлары.
1973 ел. Ярышучылар: Түбән Кама һәм Яр Чаллы. СМУ «Автозаводстрой» (бригадир Иван Лазарев) монтажчылар бригадасы белән СМУ-6» Промстрой», (бригадир Нияз Гадиев) монтажчылар бригадасы ярыша. Эшне 150 процентка арттырып үтәп, Нияз Фатыйхович бригадасы җиңү яулый һәм В.И.Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
1974 елда СССРның Югары Советы Указы белән монтажчылар бригадиры Гадиев Нияз Фатыйх улын тырыш хезмәте өчен «Почет Билгесе» ордены белән бүләклиләр.
1975 елда шәһәребезнең күренекле педагогы В.Игнатьевның «Түбән Кама - нефтехимиклар шәһәре» дип аталган китабының 128 нче бите тулысы белән иң яхшы монтажчылар бригадасы һәм аларның бригадирлары Нияз Фатыйх улына багышланган иде. 1977 елның 7 июлендә, 1976 ел планын вакытыннан алда үтәп чыгып, зур уңышларга ирешкән өчен, 26нчы монтажчылар бригадиры Гадиев Нияз Фатыйховичны СССР Югары Советы Карары нигезендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләклиләр. 1982 елда язучы Гази Кашшафның «Язмышлар яңарганда» дигән китабында «Биеклектә танышу» очеркы да Нияз Фатыйх улы Гадиевка багышланган.
Ул аның тормыш сөючәнлегенә, уңганлыгына, кешеләргә ифрат игьтибарлы, үзенә карата һәм бергә эшләүче иптәшләренә үтә тәләпчән, эшенә җаны-тәне белән бирелеп эшләвенә сокланып яза. 1983 ел. Татарстанның Югары Советы Карары нигезендә Гадиев Нияз Фатыйховичка «Татарстанның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1986 елда СССРның Югары Советы Карары нигезендә, 11нче бишьеллык планын үтәгәндә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен, аны Ленин ордены белән бүләклиләр. Ул елларда газета-журналларда аның бригадасы турында күп мәкаләләр чыга.
Нияз абый беркайчан да орденнары белән мактанмады, күкрәк киереп җитәкчеләрнең ишекләрен какмады, гомумән, үтә тыйнак, сабыр, акыллы, кешеләргә ихтирамлы булды. Бәлки, шәһәребезнең юбилее уңае белән төзелгән ял паркында беренче төзүчеләр өчен «Батырлар аллеясе» булдырыргадыр?! Ял итүчеләр олысы да, кечесе дә көн саен күреп, хәтерләп торырлар иде, чөнки аның кебек кешеләр сирәк. Бүгенге көндә аның юлын улы Ильмир Гадиев дәвам итә. Ул да әтисе кебек алдынгы төзүче. Бу язмам Нияз абый рухына дога булып ирешсен һәм аның кебек уңган-булган төзүчеләр артып торсын, кимемәсен!
Дания НУРИЕВА,
Зур Афанас авылы китапханә мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: