Туган як

Әниләрнең кадерен белегез!

«Оҗмах - әниләрнең аяк астында», - диләр. Бүгенге көндә күп балаларның бу хакыйкатне онытып, әниләрен кадерсезләвен күреп җан әрни. Үзем белгән, күргән кешеләр язмышлары белән таныштырасым килә. Фатыйма әби гомере буе колхозда иң авыр эшләрдә, көтү көтүдә, урман кисүдә эшләп пенсиягә чыкты. Холыксыз эчкече ире, кеше үтереп, төрмәгә китте, шуннан...

«Оҗмах - әниләрнең аяк астында», - диләр. Бүгенге көндә күп балаларның бу хакыйкатне онытып, әниләрен кадерсезләвен күреп җан әрни. Үзем белгән, күргән кешеләр язмышлары белән таныштырасым килә.
Фатыйма әби гомере буе колхозда иң авыр эшләрдә, көтү көтүдә, урман кисүдә эшләп пенсиягә чыкты. Холыксыз эчкече ире, кеше үтереп, төрмәгә китте, шуннан кайтмады. Тынычлап калды ул, ике кызын тырышып-тырмашып укытты, кеше итте. Бер кызы фаҗигале төстә үлгәч, бердәнбер кызы Гөлйөземе калды.
 
Кызының шәһәрдә квартиры бар. Фатыйма апа да, авылдагы өен тышлатып, түбәсен яптырып, ялт итеп куйды. Яшә дә сөен бит инде! Өч оныгы әбиләренә гел кайтып йөрде. Әбиләре булдыра алганча мал тотты, яшелчә үстерде, өеп балаларына җибәрә торды.
Фатыйма апа чирләгәнче, бар да яхшы барды. Олыгайгач, куллары тыңламый башлады, еш кына башы авыртты. Кызы аны өстеннан бикләп китә торган булды. Пенсиясен дә кырып-себереп алып бетерә иде. Әбине шәһәргә алып китәргә уйлап та карамадылар. Аңа урамга чыгарга, күршеләре белән аралашырга, зарланырга да ярамый. Кыскасы, үз өендә тоткынлыкта яши әби. Сирәк кенә урамга чыга алса, зар елый, рәтләп ашатмауларыннан, дару алмауларыннан, җәберләүләреннән зарлана...
 
Менә тагын бер гыйбрәтле мисал. Зәбидә апа тумышы белән безнен яклардан булса да, ерак Себердә яшәгән хатын. Бөтен мөлкәтен - квартир-машиналарын калдырып, авылга кайтты ул. Карт кына бер бабайга чыгып, анын өендә яши башлады. Балалары турында сорасан, башын иеп, җаваптан качар иде. Сигез ел авылда яшәү дәверендә, балалары бер генә тапкыр кайтып күренде. Кызы җылы якта коттедж салган икән. Зәбидә апа бик сөенеп, шунда кунакка барам, җәй буена китәм, дип йөрде бервакыт. Дүрт көннән бик кәефсезләнеп, кире әйләнеп кайтты ул аннан. Ике көне юлга китүен исәпләсәк, кызында урын булмаган, күрәсең. Көчле авыру тапкач, бергә яшәгән бабай да җәберли башлады аны. Чирле хатын кемгә кирәк?! Балаларына хәбәр бирсәләр дә, алар эндәшмәде. Беркемгә кирәксез авыру апа, ахыр чиктә, асылынып үлде…
Мондый мисаллар бик күп. Шәһәрдә дә - урамнарда кунып
йөрүчеләр, картлар йортына китүчеләр бихисап. Берничә ел элек риэлторларга йомыш төшеп, сату-алу белән эш итәргә туры килде. Шунда риэлтор ме-нә нәрсәләр сөйләгән иде:
«Балаларның байлык, квартир өчен сугышып талашып йөрүләре гадәти хәл. Бер «ветеран» квартиры өчен егерме-утыз ел дус тату яшәгән туганнар дошманлашып бетте. Ул әби кызында яши. Ветеран сертификаты белән алган квартирын малаеның малаена бүләк итеп яза. Шуңа ачуы килгән кызы, аның киемнәрен сандыкка тутырып, урамга чыгарып куя, әбине шуның өстенә утырта. «Квартирыңны кемгә яздың, шулар сине карасын, миңа кирәгең юк», - ди. Шәһәрдәге малае алырга кайтып җиткәнче, әби сандык өстендә утырган килеш җан бирә. Күпме бала үстереп, үзе ашамыйча, үзе кимичә, балаларым дип өзелеп торган ана йөрәге ничек чыдасын соң бу хурлыкка?!
 
Баланың проблемасы әти-әнисен рәнҗеткәннән, аңа авыр сүз әйтәннән башлана. Картайган әти-әниләргә балаларыннан затлы ризык, кыйммәтле кием түгел, яхшы сүз, җылы караш кирәк. Бәлки бер шалтырату җитәр әни кешегә тынычланырга... Алар каршындагы зур бурычыбызны онытмыйча, аларнын хакын хакларга тырышып яшәсәк иде.
Ләлә СӨЛӘЙМАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: