Туган як

Нигә яңа исем кушарга?

Шәһәр эчендә «Жар-свежар» дигән павильоннар бар. Беркөнне шуларның берсенә кергәч, анда өчпочмак күреп, сатучыдан: «Өчпочмак бирегез әле», - дип сораган идем, «Это не эчпичмак, а треугольник» дип, минем сүзләремне төзәтте. Мин өчпочмакның татар халкының милли ризыгы икәнен бик яхшы беләм. Аның әйткәненә хәйран калып: «Как это так?» дигән идем. Ул...

Шәһәр эчендә «Жар-свежар» дигән павильоннар бар. Беркөнне шуларның берсенә кергәч, анда өчпочмак күреп, сатучыдан: «Өчпочмак бирегез әле», - дип сораган идем, «Это не эчпичмак, а треугольник» дип, минем сүзләремне төзәтте. Мин өчпочмакның татар халкының милли ризыгы икәнен бик яхшы беләм. Аның әйткәненә хәйран калып: «Как это так?» дигән идем. Ул соравыма каршы: «Если тесто дрожжевое - то это уже треугольник» , - дип җавап бирде.
Кайтышлый павильон-нарның тагын берсенә кереп чыктым. Андагы сатучы туташ: «Апа, ул бездән тормый, технолог сатуга шулай куйдыра», - диде. «Бәхетле» кибетендә генә өчпочмакны үз исеме белән әйттеләр.
Мин үзем пешеренергә бик яратам. Бигрәк тә татар халкының милли ашлары ошый миңа. Атказанган пешекче Юныс Әхмәтҗановның 1959 елда Татарстан китап нәшриятында 2500 данә тираж белән басылып чыккан «Татар халык ашлары» дигән китабы әле дә бар миндә. Шул китапның 52нче битендә мондый сүзләр язылган: «Өчпочмакның тышы, гадәттә, әче камырдан ясала. Бик ашыгыч булганда төче камырдан да ясарга мөмкин».
Мин үзем олы яшьтә, күптән пенсиядә. Өчпочмак белән бик кечкенә вакытымнан ук таныш Ни өчен, дигәндә, әбием тәмле итеп пешерә иде аны.
Сатучылар әйберне сатканда игътибарлырак булсыннар иде. Милли ашларның исемнәре тәрҗемә ителми иде шикелле. Өчпочмак икән, зинһар, өчпочмак булып калсын ул.
Земфира СӘЛАХЕТДИНОВА,
пенсионер.
Красный Ключ
поселогы.Шәһәр эчендә «Жар-свежар» дигән павиль-оннар бар. Беркөнне шуларның берсенә кергәч, анда өчпочмак күреп, сатучыдан: «Өчпочмак бирегез әле», - дип сораган идем, «Это не эчпичмак, а треугольник» дип, минем сүзләремне төзәтте. Мин өчпочмакның татар халкының милли ризыгы икәнен бик яхшы беләм. Аның әйткәненә хәйран калып: «Как это так?» дигән идем. Ул соравыма каршы: «Если тесто дрожжевое - то это уже треугольник» , - дип җавап бирде.
Кайтышлый павильон-нарның тагын берсенә кереп чыктым. Андагы сатучы туташ: «Апа, ул бездән тормый, технолог сатуга шулай куйдыра», - диде. «Бәхетле» кибетендә генә өчпочмакны үз исеме белән әйттеләр.
Мин үзем пешеренергә бик яратам. Бигрәк тә татар халкының милли ашлары ошый миңа. Атказанган пешекче Юныс Әхмәтҗановның 1959 елда Татарстан китап нәшриятында 2500 данә тираж белән басылып чыккан «Татар халык ашлары» дигән китабы әле дә бар миндә. Шул китапның 52нче битендә мондый сүзләр язылган: «Өчпочмакның тышы, гадәттә, әче камырдан ясала. Бик ашыгыч булганда төче камырдан да ясарга мөмкин».
Мин үзем олы яшьтә, күптән пенсиядә. Өчпоч-мак белән бик кечкенә вакытымнан ук таныш Ни өчен, дигәндә, әбием тәмле итеп пешерә иде аны.
Сатучылар әйберне сатканда игътибарлырак булсыннар иде. Милли ашларның исемнәре тәрҗемә ителми иде шикелле. Өчпочмак икән, зинһар, өчпочмак булып калсын ул.
Земфира СӘЛАХЕТДИНОВА,
пенсионер.
Красный Ключ
поселогы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: