Туган як

Начар юллар

Кешеләр генә түгел, юллар да төрле була: җәяүле юлы, ат юлы, транспорт юлы... Бу язмамда шулардан машина юлы дигәненә тукталырга уйладым. Шәһәрдән Төзүчеләр поселогына килә торган юлны берничек тә юл дип атап булмый. Мөгаен, аңа "сынау полигоны" дигән төшенчә туры киләдер. Җәйге коры көннәрдә дә бернигә ярамаган юл, яз һәм...

Кешеләр генә түгел, юллар да төрле була: җәяүле юлы, ат юлы, транспорт юлы... Бу язмамда шулардан машина юлы дигәненә тукталырга уйладым.
Шәһәрдән Төзүчеләр поселогына килә торган юлны берничек тә юл дип атап булмый. Мөгаен, аңа "сынау полигоны" дигән төшенчә туры киләдер. Җәйге коры көннәрдә дә бернигә ярамаган юл, яз һәм көз айларында бөтенләй йөреп булмаслык хәлгә кала. Поселоктан шәһәргә барып җиткәнче автоубсның гына түгел, шуның салонында утырып баручы кешеләрнең дә, билләһи, шөрепләре коела башлый...
Шул юллардан узганда күңелемә бер фикер һич тынгы бирми: безнең илдә нишләп гади халык турында уйлый белмиләр икән?.. Ул юллардан бит безнең ише пенсионерлар гына түгел, ил икътисадын ныгыту өчен көне-төне хезмәттә булган эш кешесе дә йөри.
Берара шулай кызып алам да, үз-үземә җавапны үзем үк табам. Хәзерге, эшчеләр кирәкмәгән заманда, Төзүчеләр поселогында яшәүче без пенсионерлар һәм безнең юлыбыз кемгә кирәк булсын соң?! Безнең аша йөреп азапланмас өчен, Афанас авылы уртасыннан көзгедәй шома юл салып куйдылар да, шуны җәенә әллә ничә мәртәбә "өф" итеп карап, төзәтеп кенә торалар. Төзүчеләр поселогы күрше Афанас авылыннан кайсы ягы белән ким икән?..
Безнең поселокта, күбесенчә, картлар, ягни пенсионерлар яши. Яшьрәкләр үз машиналарында җилдерә, шулай булгач юлның кайсысыннан йөрергә икәнен сайлый алалар. Ә безнең андый мөмкинлек юк, автобуста шәһәргә барып җиткәнче үпкә авызга килә яза (ә ул автобус предприятиесе күпме зыян күрәдер олы юл дигән чокыр-чакырдан транспортын йөртеп)...Илле биш-алтмыш яшькә җиткәнче сыгасын сыктылар инде, хәзер без хөкүмәттәгеләр өчен өстәмә бер йөк кенә шул.
Юллар белән барлык төр транспорт - аерылыгысыз, бүгенге көндә алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Шул үзебезнең поселок белән шәһәр арасындагы юлда барганда, остазыбызның дәрестә әйткән сүзләре килә дә төшә башыма. Ул безгә әйтә: "Апалар, сез нигә бу сүзләрне аерасыз, бутыйсыз? Алар бер-берсеннән аерылгысыз, алар арасында никах укылган".
Остазыбызның шул сүзләрен транспорт белән юл мәсьәләсенә карата да әйтер идем. Алар арасында никах укылган, бер-берсеннән аерып булмый. Ә безнең поселок юлына карасаң, бу никахның тигезсез икәнен күрәсең. Менә дигән, яшь егетләр кебек ныклы яңа автобуслар һәм тешсез, комы коелып беткән карчыкны хәтерләтә торган поселок юлы... Менә шуларны өйләндергән кебек була инде бу. Монысы күңелегезгә ошамаса, икенче вариант: пародия остасы Максим Галкинның тәмам картаеп беткән һәм аның үз анасы түгел, ә әбисе яшен дә күптән узган ямьсез Алла Пугачевага өйләнүе кебек...
Автобусларның җаны булса, бу котсыз никахтан качып китеп, үзләренә туры килә торган шома тигез юлны сайларлар иде.
Төзүчеләр поселогының юлы начар булуга, әйтерсең, без гаепле. Беркөнне шулай ике кондуктор үзара сөйләшеп барганда, берсе әйтеп куйды: "Как я ненавижу этот поселок и его людей!"
Ни өчен дип сорамакчы идем дә, дәшмәдем. Җирдә гадел хәлифәләр заманы булган. Гомәр хәлифәлек иткәндә, төн йокыларын калдырып, кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрен барлап-карап йөргән. Күп юллар төзеткән һәм әйтә торган булган: "Мин хәлифәлек иткән чорда начар юлда берәрсе абынып егылып имгщнсә, Аллаһы каршында ни дип җавап бирермен?.."
Әйе, хәлифәләр әнә шундый гадел булганнар. Ә хәзерге чорның хәлифә вазифасындагы җитәкчеләре ни өчен халыкны да, юлларны да кайгыртудан ерак тора икән?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: