Туган як

Мәйдан урынын үзгәртеп корабыз

Сабантуй - татар халкының иң зур милли бәйрәме. Безнең якларда аны җыен дип йѳр-тәләр. Борынгы бабаларыбыз бәйрәмне Сарсаз тавы итәгендә үткәргән. Шуңа күрә ул тарихта «Тау борыны җыены» дигән исем белән билгеле. Тирә-юнь авылларда «Сары айгыр җыены»н үткәргәннәр. Данлыклы Сары айгыр чабыш вакытында үлгән, аның хѳр-мәтенә җыеннарын шулай атаганнар. Күрше...

Сабантуй - татар халкының иң зур милли бәйрәме. Безнең якларда аны җыен дип йѳр-тәләр. Борынгы бабаларыбыз бәйрәмне Сарсаз тавы итәгендә үткәргән. Шуңа күрә ул тарихта «Тау борыны җыены» дигән исем белән билгеле. Тирә-юнь авылларда «Сары айгыр җыены»н үткәргәннәр. Данлыклы Сары айгыр чабыш вакытында үлгән, аның хѳр-мәтенә җыеннарын шулай атаганнар. Күрше Мамадыш яклары да - җыен, Балчыклы, Келәтле, Кушай авыллары да Питрау җыеннарын үткәрә.
Җыен, язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда үткәрелгән. Бәйрәмнең тѳгәл кѳне юк, ул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Җыен берничә кѳнгә сузылган, иң элек кунак каршылаганнар, тәм-том пешергәннәр. Ул, гадәттә, атнакич, ягъни пәнҗешәмбе кѳнне булган. Борынгы заманнарда ѳстәлгә черек бәрәңгене киптереп ясалган оннан пешерелгән коймак, кыздырылган эремчек (май салып ашалган), тѳш (бавырсак), орлыклы тѳш (пешкән тѳшне тѳелгән киндер орлыгы белән укмаштырып ясалган), бал, шикәр куелган. Әлбәттә, мѳмкинлекләре булганнар җыенга сарык суйганнар. Әһлиуллин Нәгыймулланың: «Яратам шул кыздырылган тѳшне, шуның ѳчен дә җыенны кѳтеп алам», - дигән сүзләрен авыл халкы әле дә искә тѳшерә.
Җомга кѳнне халык Субайдагы яки Шәңгәлчедәге җыен базарына барган. Ул базарлар товарга бик бай булуы белән аерылып торган, чѳнки алыпсатарлар авыл халкының мәйданга чыгар ѳчен иң яхшы кием-салым алырга килгәнен яхшы белгәннәр.
Җыенны оештыручылар җомга кѳнне әйбер (бүләк) җыярга чыгалар. Әйбер җыю, гадәттә, гармун, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Яшь киленнәрнең милли бизәкләр белән чигелгән сөлгеләре иң дәрәҗәле бүләк булып саналган. Сѳлгеләрне озын колга башына элеп, авыл буенча күтәреп йѳргәннәр. Авыл халкы биргән яулыклар, тукымалар, сѳлгеләрне әйбер җыючы егетләр иңнәренә салганнар, билләренә бәйләгәннәр. Оештыручыларга ияргән малай-шалай ѳй борынча кереп йомырка җыйган. Кѳрәшчеләр йомырканы хәл кертү ѳчен эчкәннәр.
Шимбә кѳнне барча халык Шәңгәлче мәйданына юл ала. Ике авыл туганлык, дуслык җепләре белән тыгыз бәйләнгән булганга, ташлыклылар мәйданга барышлый да, кайтышлый да кунак була. Ә инде якшәмбедә мәйдан - Ташлыкта. Бу кѳнне инде Шәңгәлче һәм тирә-юнь авыллары Ташлыкка «күчә».
Ташлык авылында мәйдан урыннары берничә булган. Ѳлкәннәрнең әйтүенә караганда, ул иң элек Түбән очта (хәзерге Нурдидә Нигъмәтҗанова урынында), бераз соңрак Аръяк урамында (хәзерге Рәүф Хәбибуллиннар урынында), берничә ел - авыл уртасында чатта, аннан Сабитова Рузияләр каршындагы инеш буенда, ә 1969 елдан «Шадрик» дип аталган урында үт-кәрелгән. 1986 елдан башлап инеш буендагы амфитеатрга охшаган урынга күчә.
Мәйданны тагын да матуррак, уңайлырак итү максатыннан, җыеннарны үткәрү тѳркеме быел әлеге урынны үзгәртеп корырга булды. 9 майда үткән авыл җыелышында булачак мәйданның Айдар Хәмзин тәкъдим иткән дизайн-проекты тикшерелде һәм түбәндәге берничә мѳһим карар кабул ителде: дизайн-проектны ѳстәмәләр белән тулыландырырга; эшкә авылдашларны, иганәчеләрне җәлеп итәргә; балигъ булган һәр Ташлык кешесеннән 500 сум акча җыярга; акчаның дѳрес тотылуын тәэмин итү ѳчен ѳч кешелек ревизия комиссиясе тѳзергә; эшләрнең барышын яктырткан авыл гәҗите чыгарырга.
10 майдан башланган тѳзек-ләндерү эшләре бүгенге кѳнгә кадәр бара. Инде шактый эшләр башкарылды: иң элек мәйдан тирәсендә корыган, чери башлаган тирәк, зирек, тал агачлары киселде; чокырлар күмелде, аннан булачак трибуна урыны сѳзәкләндерелде, тимер-бетон баганалар ярдәмендә ныгытылды, үлән орлыгы чәчелде; инешкә 12 метр торба салынды, сәхнә урыны әзерләнде, тимер-бетон баскычларны эшләү ѳчен КСП белән килешү тѳзелде, инеш буе чистартылды... Башкарасы эшләр дә байтак әле. Мәйданга килә торган юлларны рәтләп чыгасы, баскычлар куясы, култыксалар, ябулы сәхнә ясыйсы, мәйданның тѳп урынын тигезләп үлән чәчәсе бар. Боларның барысын да башкарып чыгу ѳчен бик күп финанс сорала. Әйе, авылыбызның күпчелек кешесе үзенең матди ярдәмен инде кертте, вакыты булганнар килеп булышты. Мәйдан урынын ясау белән шѳгыльләнүче тѳркем Түбән Кама каласында яшәүче авылдашларның да акчалата ярдәмен һәм тәкъдимнәрен кѳтеп кала.
Хѳрмәтле авылдашлар! Ил тѳкерсә, күл булыр, диләр борынгылар. Бәлки, авылда барган эшләр турында ишетмәгән күршеләрегез, туганнарыгыз, танышларыгыз бардыр. Дѳнья буйлап сибелгән, нигезләрен югалткан, ләкин туган авылын онытмаган, аны сагынып яшәүче Ташлык кешесе авылына кайтып китү ѳчен сәбәп таба алмыйдыр, ярдәм итәсе киләдер. Тик моны ничек эшләргә икәнен белмичә аптырап йѳридер. Мәйдан урынын үзгәртеп коруга үзеннән матди ярдәм кертү - андый кеше ѳчен бик кулай чара. Сезнең матди ярдәмегез эшләрнең уңышлы, туктаусыз барачагына нигез булып тора. Утыз кѳн уразаның гаете булган кебек, эшләрне август урталарына тәмамласак, авыл бәйрәмен үткәрергә дә исәп тотабыз.
Илүзә ХӘМЗИНА
Ташлык авылы китапханәчесе
 
 
 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: