Туган як

Музеен булдырырга кирәк

Мөгаллим, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 17 китап авторы, узган ел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевнең бакый дөньяга күчкәненә бер ел үтте. Күптән түгел без - дуслары, укучылары, туганнары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре җыелып, аны искә алу кичәсен уздырдык. Галимҗан Шакирҗан улының чирек гасыр...

Мөгаллим, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 17 китап авторы, узган ел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевнең бакый дөньяга күчкәненә бер ел үтте. Күптән түгел без - дуслары, укучылары, туганнары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре җыелып, аны искә алу кичәсен уздырдык.
Галимҗан Шакирҗан улының чирек гасыр дәвамында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар белән очрашып, аларда хезмәткә, телебезгә, халкыбызга, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган чыгышлары әле дә безнең күз алдында тора. Халык педагогикасына нигезләнеп, үз тәҗрибәсен кулланып, ул балаларга аңлаешлы итеп дәресләр бирә иде. Аны сабыйларның әти-әниләре «безнең алтын баганабыз» дип йөртәләр иде.
Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиев 1921 елның 21 гыйнварында Минзәлә районының Күзкәй авылында алтынчы бала булып дөньяга килә. Авыл җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларына бай була. Әти-әнисе һәм эш сөюче авылдашлары хезмәтен күреп, малай яшьтән үк эшкә өйрәнә. 1930-1940нчы елларда башта башлангыч, аннары урта мәктәпне «бик яхшы» билгеләргә генә тәмамлый. Дүртенче сыйныфта укыганда математика фәнен әйбәт үзләштергән малайны төзелеш бригадасына, аена 12 хезмәт көне билгеләп, хисапчы итеп алалар. Бу эшне ул урта мәктәпне тәмамлаганчы башкара.
Мәктәпне тәмамлавына бер ел тулганда, Бөек Ватан сугышы башлана. Галимҗан 1940-1942 елларда башта Апас районы Болын-Балыкчы авылының җиде еллык мәктәбендә, аннары 1943 елдан 1975 елга кадәр Күзкәй мәктәбендә математика, физика, астрономия фәннәрен укыта.
Сәламәтлек буенча сугышка алынмаган егет бик борчыла, үзенә урын таба алмый йөри. Сабакташларын, дусларын фронтка озатканда: «Сезнең хатларыгызны, истәлекләрегезне мәңгеләштерермен», - дип вәгъдә бирә һәм сүзендә тора. Фронттагылар белән тыгыз элемтәдә булып, яза белмәгән әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән хат язарга булыша, килгәннәрен укый һәм саклый. 2004 елда Галимҗан аганың көндәлекләре материалларына таянып язылган, сугышчыларга җиңүгә көч биргән тылдагыларның героик хезмәте тасвирланган «Сугыш еллары көндәлекләре» китабы дөнья күрә.
Галимҗан Вәлиев читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, укытуын дәвам итә. 1948 елда Мәрьям исемле укытучы кыз белән гаилә корып, алар биш бала үстерәләр. Хәзер өчесе исән-сау. Улы Мәгъсүм Яр Чаллыда яши, югары белемле радиоинженер, 40 еллап Бигеш аэропортында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Аның малае Дамир Пекин университетында укыта, профессор, ә кызы Эльмира башта Америкада яши, аннары Канадага күченә. Хәзер ул Кембридж университетында укыта. Галимҗан аганың җиде оныгы бар, шуларның икесе - фәннәр докторы, икесе - фәннәр кандидаты.
Мин үзем мөгаллим булып 60 елга якын мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше буларак, Галимҗан Вәлиевкә сокландым. Аның исемен татар педагоглары белән беррәттән куеп мәңгеләштерәсем, ә китапларын барлык мәгариф учреждениеләрендә өстәл китабы итеп файдалануга тәкъдим итәсем килде.
Төгәл фәннәр укытучы булса да, халык иҗаты әсәрләрен җыеп һәм саклап яшь буынга җиткерүче дә булды ул. Шулай ук бер-бер артлы чыккан «Авылым адымнары», «Яшьлегебез сәхифәләре», «Күзкәй мәктәбе», «Күзкәем», «Сугыш еллары көндәлекләре», «Солдат хатлары», «Алчәчәк белән Гөлчәчәк», «Мең дә бер фикер», «Мәхәббәт маҗаралары» һ.б. китаплары халыкка, яшьләргә, балаларга адресланды. Бу әсәрләре белән автор туган ягы тарихын мәңгеләштереп кенә калмады, аны киләчәк буынга бүләк-хатирә итеп, шәһәребез китапханәләренә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тапшырды.
Мин Галимҗан аганың 90 һәм 95 яшьлек юбилейларында катнаштым, аның укучылары һәм хезмәттәшләре белән күрештем, аларның югары дәрәҗәләргә ирешүен ишеттем. Мәсәлән, Бижан Садыйков - геология фәннәре кандидаты, КФУ укытучысы, күпләгән фәнни хезмәтләр авторы. Инде вафат. Мәхмүт Сабиров - техник фәннәр кандидаты, химик, Королев шәһәрендә яши, төрле илләрдә танылган; Гөлфәрия Гаффарова - техник фәннәр кандидаты, Гөлфия Шакирова - химия фәннәре кандидаты һ.б. Аның укучылары арасында шагыйрьләребез Рәшит Гәрәй, Фәннүр Сафин һ.б. бар.
Олы яшьтә булса да, ул таякка таянып урамга чыга һәм өч-дүрт километр араны уза иде. Ә соңгы вакытта ешрак йорты янындагы 19нчы мәктәп укучылары һәм 30нчы балалар бакчасы сабыйлары белән очрашты, аралашты. Алар аны «үзебезнең бабабыз», «алтын баганабыз», «аяклы тарихыбыз» дип авызыннан чыккан һәр сүзен йотылып тыңлыйлар иде. 95 яшьлек юбилеенда «Мин әле 100 еллык юбилеема кадәр яшәячәкмен, чираттагы китабымны нәшер итеп, яшьләргә тапшырачакмын», - диде. Бөтен материалларын улы Мәгъсүмгә тапшырды. Улы исә әтисе исән чакта ук аның соңгы китабын нәшер итеп, ул «Галимҗан Вәлиев. 95 яшь. Юбилей истәлекләре» исеме белән чыкты.
Без, Галимҗан ага Вәлиевнең хезмәттәшләре, каләмдәшләре, 19нчы мәктәп директорыннан бу олы шәхескә багышланган музей почмагы булдыруны сорыйбыз. Ул моңа лаек.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: