Туган як

Мәрхәмәтлелек акциясе

Түбән Кама ЗАГС ында яңа гына кавышкан гаилә «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында ике мохтаҗ гаилә балаларына мәктәп букчалары һәм уку өчен кирәк-яраклар бүләк иткән.

Елдагыча, ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булган: букчаларны, дәфтәрләрне, буяуларны һ.б. гади түбәнкамалылар, кавышырга теләгән парлар китергән. Боларны барысын да ЗАГС хезмәткәрләре «Веста» үзәгенә тапшырып, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә таратачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: