Туган як

Моношәһәрләр нәрсә бирәчәк?

Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия кече һәм урта эшмәкәрлек форумында катнашкан. Шунда ук Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең инвестиция үсеше мәсьәләләре буенча урынбасары Радмир Беляев та булган. Әлеге чара моношәһәрләр үсешен тәэмин итү, аларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре һәм өстенлекләре, инвестицияләр кертүгә җәлеп итү максаты белән оештырылган....

Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия кече һәм урта эшмәкәрлек форумында катнашкан. Шунда ук Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең инвестиция үсеше мәсьәләләре буенча урынбасары Радмир Беляев та булган.
Әлеге чара моношәһәрләр үсешен тәэмин итү, аларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре һәм өстенлекләре, инвестицияләр кертүгә җәлеп итү максаты белән оештырылган. Исегезгә төшерәбез: Россиянең 319 моношәһәр исемлегендә Түбән Кама да бар. Быел кабул ителгән «Түбән Кама үсешенең комплекслы программасы» 53 юнәлеш буенча төрле проектны үз эченә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: