Туган як

Мондый шәхесләр безгә кирәк

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Наил улы Хәмзинга 70 яшь тулды. Әмма татар халкына ул әлеге дәрәҗәле исемнәргә ия буларак түгел, ә юмор остасы, шагыйрь, язучы, җырчы, гармунчы буларак таныш. Андыйлар турында: «Күпкырлы талант иясе», - диләр. Юбилее уңаеннан, Ташлык авылында бәйрәм...

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Алмаз Наил улы Хәмзинга 70 яшь тулды. Әмма татар халкына ул әлеге дәрәҗәле исемнәргә ия буларак түгел, ә юмор остасы, шагыйрь, язучы, җырчы, гармунчы буларак таныш. Андыйлар турында: «Күпкырлы талант иясе», - диләр. Юбилее уңаеннан, Ташлык авылында бәйрәм концерты һәм Түбән Камада «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Ташлык табигате илһамландыра
Бәйрәм чарасы башта Алмаз абыйның туган авылында - Ташлыкта узды. Аны мин мәдәният йорты янында очраттым. Гади итеп киенгән, шат йөзле - мине белмәсә дә, ачык каршы алды. Кайдан булуымны сорашты.
- 70 яшь миңа сентябрьдә үк тулган иде. Сиздерми генә үтеп китмәсме, дигән идем дә, таптылар. Үземнең зур кеше булуымны инкяр итмичә, оештырган тантанада үзәк фигура булып йөрим - диде ул шаяртып. - Дусларым кайттылар, мәктәпкә кереп чыктык. Матур, мәгърур, анда уку - зур бәхет. Балалар белән дә сөйләшеп алдым...
Мәдәният йорты каршында Ташлык авылы китапханәсе урнашкан. Бер уңайдан шунда да кереп чыктык. Биредә Алмаз абыйга багышланган күргәзмә дә оештырылган. Экспонатлар арасында танылган «Саз» ансамблендә җырлап йөргәндә махсус тегелгән затлы костюмы, баяны, магнитофоны, Мәдәният министрлыгында эшләгән вакыттагы гармунчылар бәйрәме афишасы һәм, әлбәттә, күпсанлы фотолары куелган. Урын аз булганлыктан, барлык әйберләр дә сыймаган.
«Юбилей елыгыз нинди булды?» - дигән сорауга Алмаз абый:
- Уңышлы булды. «Сагынып сөйләрлек еллар» һәм «Бармагыңнан үбәр идем...» исемле китапларым дөнья күрде. Тагын бер зур эшем төгәлләнде: «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең 35 еллыгы уңаеннан, эчтәлекле, истәлекле китап басылды. Аны язарга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев рухландырды. Әзерләүгә ел ярым вакыт кирәк булды. Бик күп материалларны, шул исәптән «Туган як» газетасында басылган мәкаләләрне барладым. Бу китапның бәясе - әйтеп бетергесез. Мин кайбер китапларны култык астына кыстырып чыгам, ә монысы мине үзе өстерәп чыгарды, - диде, үзенә хас юмор белән.
Алмаз абыйның кызы Алия һәм улы Адель дә иҗат юлын сайлаганнар. Адель - тавыш режиссеры, аранжировкалар ясый, музыка яздыра. Алия -җырчы, композитор, Казан театр училищесында, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында вокал укыта. Форсаттан файдаланып, әтисе турында сораштым.
- Аны гел шулай шаян, көләч дип уйлаган кешеләр ялгыша. Ул өйдә мәзәк сөйләми, шаяртмый. Киресенчә, аз сүзле, җитди һәм хәтта кырыс, - дигән җавабы белән гаҗәпләндерде Алия. - Мин әтиемне бик яратам, беренче җырларым да аның шигырьләренә иҗат ителде.
Ә менә Алмаз абыйның кече кызы Алсу икътисадчы һөнәрен сайлаган. Ул кияүдә, күптән түгел икенче балалары - Сәет исемле улы туган, бу уңайдан бабасы «хәзер инде туды Сәет оныгым, пенсиягә чыктым сөртергә борынын» дип язып та куйган.
Мәдәният йорты каршында Алмаз Наил улын һәм кунакларны чәкчәк белән каршыладылар. Өстәлдә самавыр кайнап утыра. Теләгән һәркем чәй эчеп, кайнар коймаклар белән сыйланды. Фойеда олы кунакны гармуннар, җырлар белән каршы алдылар.
Зал халык белән тулы иде. Концертны гармунчылар ансамбле башлады. Ташлык моңнарын күңеленә сеңдереп үскән Алмаз абый да кулына гармунын алып уйнап-җырлап җибәрде. Аның көчле, дәртле һәм моңлы тавышына гүя зал стеналары да кысан иде. Бүген ул артист, алып баручы түгел, ә дәрәҗәле кунак, шуңа да кәнәфидә генә утырып котлаулар кабул итте. Сәхнәдә, Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар белән беррәттән, җирле артистлар да чыгыш ясады.
Зур дәрәҗәләргә ирешкән кеше турында дөресен беләсең килсә, гади халыктан сораш. Алмаз абыйны ташлыклылар бик ярата, хөрмәт итә.
- Авылыбыздан шундый талантлы кешеләр чыккан. Алар белән ничек горурланмыйсың! Авыл белән бәйләнешен өзми Алмаз абый. Һәрдаим авылдашларына концерт куя, авылдашлары белән аралаша. Иҗатына рухи чыганак алып китү өчен кирәктер бу аңа. Быел да гаиләсе белән Сабантуйга кайтып концерт куйдылар, - дип мактый якташын Венера Сәлимова.
- Алмаз абый - авылның дәрәҗәле кешеләреннән берсе. Шагыйрь, юмор остасы, җырчы гына түгел, туган җанлыклы, олы йөрәкле кеше ул. Кайтканда төп йортка, туып үскән йортына кайта. Биредә хатыны һәм өч баласы белән энесе Айдар яши. Шулай ук бик талантлы, күркәм, үрнәк гаилә, - ди Нурия Сөләйманова.
Иң шәп җырым әле язылмаган...
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе башланырга 20 минутлап вакыт бар, ә Халык иҗаты йорты фойесы кеше белән тулы. «Гримерный»да артистлар мәш килә. Көзге каршында утыручы Яр Чаллы җырчысы Илсөяр Зарипова сәхнәгә чыгарга инде әзер.
- Алмаз абый белән мин күптән таныш, - ди ул. - Аны бик хөрмәт итәм, яратам, аның өчен бик тә шатмын. Ул һәрвакыт игътибарлы, ачык йөзле. Менә бүген дә яхшы каршы алды, комплиментлар әйтеп, кәефне күтәрде.
Күрше бүлмәдә дәрәҗәле кунаклар - күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла һәм Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов чәй эчеп утыралар. Алар белән дә гапләшеп алырга булдым.
- Мин Алмазны хан заманыннан - әле «Саз» ансамблендә җырлап йөргән чагыннан ук беләм. Аннары 17 ел буе «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе»ндә эшләде. Бергә пародияләр кичәләре оештыра идек. Шуннан пародист булып китте, уңыш казанды. Мине үз остазы итеп саный. Менә бүген Ташлыкта булдык, халык аны ярата, бик җылы кабул иттеләр, - дип фикерләре белән бүлеште Рабит ага.
- Алмазны зурлап, Башкортстан якларыннан килдем, - дип кушылды аңа Фән Вәлиәхмәтов. - Без дә байтак еллар дус яшибез. Кайчандыр Казанда экспромт белән генә 45 яшьлек юбилеемны билгеләп узарга карар кылгач, кичәне әзерләүдә Алмазның өлеше зур булды. Татарстан эстрадасына кереп китүем шуннан башланды. Асылташның кырлары күп булган кебек, Алмаз да күпкырлы. Һәр эшне булдыра. Ул - чын дус, ягымлы, көләч, чиста. Андый кешеләр сирәк очрый.
Ташлыктагы кебек, биредә дә зал шыгрым тулы иде. Кичә, гадәттәгечә, «Җидегән чишмә» җыры белән башланып китте. Түбән Кама җырчысы Ландыш Шәфигуллина беренче куплетны җырлап бетергәч, янына Алия Хәмзинә чыгып, икенчесен башкарды. Өченчесен җырлый-җырлый залдан сәхнәгә Алмаз Наил улы Хәмзин менде. Халык аны көчле алкышлар белән каршы алды. Гомумән, кичәдә җылы атмосфера хөкем сөрде. Зал бу кичне гүя Алмаз абый белән яшәде, аның шаяртуларыннан рәхәтләнеп көлде, җырларына кушылды. Алмаз абый алып баручыларның сорауларына шигырь белән җавап бирде, яңа язганнары белән дә таныштырды. Аның барлык шигырьләрен яттан белүе гаҗәпләндерде.
Нигаҗәп, ә бит элек планнары бөтенләй үзгә булган аның. Башта авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән, аннары тормышын төзелеш белән бәйләргә уйлап, ул юнәлешне сайлаган. Әмма йөрәктәге хисләре ташуын җиңәрлек булмаган, күрәсең: армия сафларыннан кайткач, егет Казан педагогия институтының музыка бүлегенә укырга кергән һәм алдагы тормышын тулысынча иҗат белән бәйләгән. Ул Татарстанның иң танылган артистларының концертларын алып барган, иҗат кичәләре өчен сценарийлар язган. Аның «Миләшкәем», «Сириннәр, сириннәр», «Зәйтүнәм», «Өмет», «Сине көтәм» һ.б. күпсанлы җырлары халык мәхәббәтен яулады. Әмма үзе: «Иң шәп җырым әле язылмаган, ул күңелдә, аны эзләп табасы бар», - ди.
Иҗат дөньясына чумып эшләү белән беррәттән, ул яшь буын белән очрашулар уздыра. Сигез ел эчендә мәктәп укучылары белән 853 очрашу оештырган. Максаты - балаларны азга гына булса да Интернеттан аерып, күңелләрен сафландыру, җырга-моңга, матурлыкка юнәлтү.
Юбилярны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина (фотода) да котлап, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.
- Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, чөнки «Җидегән чишмә»нең һәр кичәсе безнең өчен - зур бәйрәм. Тиздән Халык иҗаты йорты шәһәр бюджетына күчәчәк һәм мондый кичәләр даими рәвештә узачак. Халыкка бәйрәмнәр кирәк, - диде ул.
«Җидегән чишмә» сәхнәсенә бер-бер артлы Алмаз абыйның дуслары, иҗатташлары менде. Шуларның берсе - быел шулай ук 70 яшьлек юбилеен уздырган күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев.
- Алмаз турында сәгатьләр, көннәр буе сөйли алыр идем, повестьлар-романнар яза алыр идем, чөнки мин аны 3 яшьтән үк беләм. Без аның белән бергә Ташлык авылында чаңгы, чанада шуып, качышлы, сугышлы уйнап, Сабантуйларда ярышып үстек. 11 ел буе бер партада утырдык. Әмма бер-беребезгә бервакытта да авыр сүз әйткәнебез булмады. Ул мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, гармунда уйный, җырлый иде, - дип искә алды ул. - Мин аның белән һәрвакыт аралашып яшим. Алмазны бар җирдә беләләр, ул - уникаль кеше, аның белән горурланам. Алга таба да дус-тату яшәргә насыйп булсын иде безгә.
Чыгыш ясаучылардан якташы, тумышы белән Шәңгәлче авылыннан булган ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхәбиев, шул ук авыл кызы - җырчы Зөлфия Минһаҗева, Рабит ага Батулла, Фән Вәлиәхмәтов, Алия Хәмзинә; татар шагыйре, җырчы, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт һ.б. булды. «Нардуган» ансамбле биючеләре бәйрәмгә дәрт өстәде.
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең 35 еллыгы уңаеннан, Алмаз Хәмзинның күптән түгел «табадан төшкән» китабына зур бәя бирелде. Кичәләрнең чишмә башында булган шәхесләрне телгә алып, рәхмәтләр җиткерделәр. Әлеге кешеләрнең кайберләре инде вафат, кайберләре һаман да иҗат эше белән яна. Китапның беренче нөсхәләре аларга бүләк ителде.
Дүрт сәгать барган кичә бер сулышта узды. Шәһәрдә мондый чаралар сирәк булгангамы, кешеләр теләми генә таралышты. Алмаз Хәмзин кебекләр - без, түбәнкамалылар өчен зур дәрәҗә, рухи тотка. Мондый шәхесләр безгә кирәк. Татарлыгыбызны югалтмас өчен, горурланыр өчен.
Лилия Заһретдинова.
Лилия Заһретдинова һәм Алмаз Фәттахов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: