Туган як

Мохит чисталыгы, бәдрәфләр һ.б.

Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белән очрашып, халыкны борчый торган мәсьәләләрне күтәрделәр, үз киңәшләрен җиткерделәр, Башлыкның фикерләрен ишеттеләр. Ел азагындагы бу традицион очрашуны Айдар Метшин мәктәп укучыларына махсус карточка кертүгә кагылышлы мәсьәләләрдән башлады. Бездә ул карточканы керткәнче, иң элек, белгечләр Зеленодольскига ике мәртәбә...

Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин белән очрашып, халыкны борчый торган мәсьәләләрне күтәрделәр, үз киңәшләрен җиткерделәр, Башлыкның фикерләрен ишеттеләр.

Ел азагындагы бу традицион очрашуны Айдар Метшин мәктәп укучыларына махсус карточка кертүгә кагылышлы мәсьәләләрдән башлады. Бездә ул карточканы керткәнче, иң элек, белгечләр Зеленодольскига ике мәртәбә барып, аның әһәмиятен өйрәнеп кайтканнар. Башлык карточканың уңайлыкларын да санап чыкты. Беренчедән, ата-ана үз баласының мәктәпкә йөрү-йөрмәвен тикшерә алачак; икенчедән, мәктәп ашханәсендә ашаган өчен акчаны алдан ук тулы айга түлисе түгел (моңа кадәр, баланың авырган көннәре исәпкә алынып, ашамаган көннәре өчен акча чигерелмәгән); өченчедән, күңел ачу урыннарында бу карточканы куллана алмаячаклар. Шуңа күрә, ата-ананың моны дөрес аңлавы зарур икән.

Башлык 2014 елның муниципаль район өчен уңышлы булуын телгә алганнан соң, шушы чорда үз җирлегебездәге халык тормышында уңайлыклар тудыру максатыннан башкарылган кайбер эшләргә тукталды. Шундыйлардан һәр кешенең күзенә күренеп торган иң мөһиме - юллар! Һәммәбезгә билгеле булганча, ничәмә-ничә еллар халык теңкәсен корыткан шәһәр белән Төзүчеләр поселогы арасындагы юлны быел өр-яңадан төзеделәр һәм ул хәзер көзгедәй шома, тигез. Аның төзелешенә "ТАНЕКО"ның да үз өлешен керткәнен әйтсәк, яшь предприятие булса да, шәһәр хуҗалыгын кайгыртуы мактауга лаек... Әгәр дә сөткә бәя артуны исәпкә алсак, авыл хуҗалыгы преприятиеләре генә түгел, сыер асрап яшәүче гади кеше өчен дә анысы зур әһәмияткә ия (кибеттә сөтнең сатып алучы кеше сумкасына күчкәнче әллә ничә мәртәбә кыйммәтләнгән бәясеннән дә өлеш чыкса иде ул җитештерүчеләргә). Дөрес, "Химокам-Агро" мөгезле эре терлек санын киметергә мәҗбүр булган, аның каравы, савым сыерларын арттырачаклар икән.

Шәһәр мохите мәсьәләсенә тукталып, Башлык һавага чыгарыла торган зарарлы калдыкларның соңгы 5 елда 90 мең тоннадан 60 мең тоннага кадәр киметелүен ассызыклап үтте. Унөч ингредиент буенча һава чисталыгын тикшерә торган экопостларны хәзерге 5 урынына 12гә җиткерү нияте барлыгын да әйтте.

Мохит турында сүз чыккач, аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһаповның квартирларда краннан килә торган суны чистартуда Казан алымын куллану (хлор урынына тоз ярдәмендә суны йогышсызландыру) тәкъдимен җиткерүен дә әйтим әле. Башлык әлеге мәсьәләне депутатлар төркеме һәм аксакаллар белән берлектә карарга дигән фикер белдерде. Урыны-урыны белән алмаштырылса да, төп суүткәргеч 40 ел дәвамында инде тузган. Яңасын сузарга кирәк тә...

Аксакаллар шурасы әгъзасы, танылган табиб Гамир Исмәгыйлев шуларга ялгап, химия предприятиеләре артык күп булган шәһәребез халкының сәламәтлеген саклау зарурлыгы турында күңел ярсуы белән сөйләде: "Без бу шәһәргә сәламәт кешеләр буларак килдек. Балаларыбыз авыруларга азмы-күпме бирешүчән булды... Ә бишенче буын түбәнкамалылар - чирле. Чиста су эчмәгәнлектән, хатын-кызларның 40 процентының эчке органнарында - киста, барлык ирләрнең дә диярлек бөерләрендә - таш... Тагын ун елдан һәркемдә аллергия булачак. Тышкы факторлар тәэсирендә, дөньяга килә торган сабыйларыбызны генетик яктан үзгәрешләргә дучар итәбез. Шуңа күрә дә шәһәрдәге бу проблеманы өйрәнеп, хәл итү юлларын эзләү өчен инициатив төркем оештыру мөһим. Иң беренче итеп, су чисталыгын хәл итәргә һәм гарип балалар тууга чик куярга кирәк".

А.Метшин боларны аеруча зур игътибар белән тыңлаганнан соң, сәламәтлекнең 50 проценты кешенең үзенә бәйле икәнен искәртеп, халыкның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, бездә "Твое здоровье Нижнекамск" дигән махсус проект эшли башлаячагы хакында аңлатты. Табиб күтәргән мәсьәләләр белән махсус төркем шөгыльләнәчәген телгә алып, аңа Исмәгыйлевнең үзенә дә керергә тәкъдим итте.

Очрашу барышында аксакаллар күтәргән мәсьәләләр арасында тирә-яктагыларга кычкырып сөйләргә уңайсыз, әмма кешенең табигый хаҗәте булганы - шәһәр урамнарында бәдрәфләр төзү дә бар иде. Әгәр дә урамда озак йөрергә мәҗбүр булып, кыстала калса, чыннан да, кеше кая барырга тиеш? Ярый, ирләрнең җиңел, культурасызлыкның аргы ягына чыгып, оятсыз рәвештә, куакка я агачка терәлеп басалар да... Ә хатын-кыз мескен нишләргә тиеш? Шуңа күрә 2015 елда шәһәр урамнарында 5 туалет төзү нияте барлыгын ишеткәч, рәхәт (әллә җанга, әллә тәнгә) булып китте. Ул гына да түгел, Зирәк ага шәһәрдә халык күпләп йөри торган учреждениеләрдә, оешмаларда, предприятиеләрдә һ.б. туалетларның, читтән йомыш белән килүчеләр дә керә алсын өчен, һәрчак ачык булырга тиешлеген дә искәртте. Башлык та аның бу фикере белән килеште.

Артык әһәмиятсез, вак нәрсәләр турында язасың бит, дисезме? Сәламәтлекне күздә тотканлыктан, мин үзем алай уйламыйм. Шул ук асты да, өсте дә һәм як-яклары (ул соңгыларының карбонат-пыяласын кемнәрдер чәлдерә, ахры) ачык тукталыш павильоннарында ачы җилдә җилләп озаклап автобус көтәргә мәҗбүр халык. Тик, нишлисең, беренчедән, ул павильоннар вакытлы ышыкланып тору урыны гына; икенчедән, кулыбыз кәкре булып, урлардаен урлап ташып бетергәч, түзәбез инде...

Очрашуда, шулай ук, халык чүп түгү урынына әйләндергән Ильинка зиратын (үлгәннәрне анда һаман да күмәләр икән әле) чистарту; Төзүчеләр урамындагы йортларның ян ягындагы милли бизәлешле панноларны яңарту; урак белән чүкечне кабат кайтарып урнаштыру (бик кирәкле һәм һәркем хуплаячак ул идея - Башлыкның үзенеке!); төзелеш ветераннары өчен җыелу урыны (андый мөмкинлек, кирәк булганда, Халыклар дуслыгы йортында биреләчәк), Шинчылар урамында судның яңа бинасын төзүне тизләтү, җирле телевидениедә татар телендәге тапшыруларга күбрәк вакыт бирү һ.б. бик тә кирәкле проблемалар тикшерелде.

Бу елда ирешелгән уңышларны да санап үтү белән беррәттән, Айдар Метшин киләсе 2015 елның ил тормышында икътисадый яктан җиңелләрдән булмаячагын, әмма уртак көч белән, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыга алачагыбызны олы бер ышаныч белән әйтте. Әгәр дә уртак йортыбыз Түбән Камада, Татарстаныбызда, илебездә күкләр аяз, тормышларыбыз имин булып, сугыш афәте янамаса һәм табыныбызда икмәк булса, калган авырлыкларның барысын да зур түземлелек белән күтәрә алырбыз, бирешмәбез. Шулай бит?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: