Туган як

Моң өләшеп күңелләргә

1974 нче ел. Казан дәүләт университетының актлар залы.

Сәхнәдә ак күлмәкләр кигән яшь кызлар аккошларга охшап, рәт-рәт булып тезелешеп басканнар. Алар артындагы рәтләрдә кара костюмлы егетләр урын алган. Баянда исә Казан дәүләт педагогия институты студенты, дулкынлы кара чәчле, күк йөзедәй зәңгәр күзле Азат Нәҗмиев.

Егет әле студент кына, ә үзе инде татар халык хоры баянчысы! Ничек шундый искиткеч зур талант бирелгән икән соң Азатка? Чишмә башы аның туган ягы Актаныш районының Чалманарат авылыннан, әтисе Мулланур абый, әнисе Нәҗибә ападан башлана. Укытучылар гаиләсендә туып-үскән Азатка әтисе Мулланур – авылның беренче гармунчысы – зур йогынты ясый.

Ул вараксин, тальян, Саратов гармуннарында бик оста итеп уйнаган. Улларының өчесе дә әти-әниләре һөнәрен сайлаулары, тормышларын музыкага, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаулары юкка гына түгел, билгеле. Мәктәпне тәмамлагач, Азат Лениногорск педагогия көллиятенең музыка бүлегенә укырга керә. Аннан соң Чаллы шәһәренең бишенче урта мәктәбендә җыр укыта.

Армия сафларына алынып, анда хезмәт иткәннән соң, туган якларына кайта. Актанышның республика күләмендә танылган «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең музыка җитәкчесе һәм аккомпаниаторы була. Ләкин баянның барлык серләренә төшенү теләге яшь егеткә тынгы бирми. Ул Казан педагогия институтының музыка факультетына уңышлы гына имтихан тота.

Монда ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, факультет деканы Рәгъде Халитовның баян сыйныфында уку бәхетенә ирешә. Институтта уку чорында ул бик бай эчтәлекле тормыш университеты үтә. Татарстанның халык артисты Владимир Федотов һәм Татарстанның атказанган артисты Рамил Курамшин кебек җөмһүриятебезнең атаклы баянчылары белән якыннан таныша.

Республиканың танылган җырчылары, күренекле композиторлары, баянчылары белән аралашу, алар белән концертлар куеп йөрү институтта алган теоретик белемне тагын да тирәнәйтергә, баянда уйнау осталыгын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Концертларда уйнау белән бергә Азат Ирнест Рәхимуллин җитәкчелегендәге Казан дәүләт университетының татар халык хоры һәм «Каз канаты» җыр һәм бию ансамблендә эшли.

Мәһшүр композитор Сара Садыйкова көенә, Гомәр Бәширов сүзләренә язылган «Җидегән чишмә» җырына беренче булып сулыш өрүчеләр дә баянчы Азат Нәҗмиев белән җырчы Зөһрә Сәхәбиева була. Беренче тапкыр бу җыр Арча районының Наласа авылында гастрольләр вакытында алар башкаруында яңгырый.

Шул ук башкаруда җыр Татарстан радиосына да яздырыла. Ул вакытта Азат Казан педагогия институтының әле беренче курс студенты гына була. Концертлар куярга барганда күренекле композиторлар Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйкова атаклы җырчылар Хәйдәр Бегичев, Әлфия Заһидуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Вәфирә Гыйззәтуллина, Фәхри Нәсертдинов, Мингол Галиев студент-баянчы Азат Нәҗмиевне чакыралар.

Ул республиканың иң якты йолдызлары янында үз кеше була. Дүртенче курста укыганда инде ул халык җырларын, композиторлар язган көйләрне һәм Марс Макаров, Рамил Курамшин эшкәртүендә баян өчен язылган әсәрләрне аеруча яратып башкара. Институтны тәмамлагач, Азат университет хорында җырлаган, шул уку йортының химия факультетын тәмамлаган, тумышы белән Балтач кызы – дулкынлы кара кашлы, кара чәчле, коңгырт кара күзле чибәр Илзияне тормыш иптәше итеп сайлый.

Алар Түбән Камага килеп урнашалар. Азат бер ел мәктәптә эшли, аннан 1980 елда яңа гына ачылган педагогия көллиятенең музыка бүлегенә укытучы булып килә. Бераздан шәһәрдә «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбле, 1981 елда «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләре, башка үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли башлый. Һәм Азат эшкә чума.

Ул 1981 елның 13 декабрендә Түбән Кама кичәсендә шәһәрдәшләребез өчен тәүге тапкыр рухи күтәренкелек белән «Җидегән чишмә» көен башкара. Түбән Камада татар гимназиясе ачылгач, ул анда сәнгать мәктәбе җитәкчесе булып эшли. Музыка, рәсем, бию дәресләре өчен татарчалаштырылган программа хәзерли, методик кулланмаларны камилләштерә. Өч елдан соң Азат эшен педагогия көллиятендә дәвам итә.

Кырык елдан артык гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлый һәм беренче ачылган көннән бирле шунда эшләп, лаеклы ялга чыга. Күпкырлы талант иясе, баянчы, җырчы, концертмейстер Азат Нәҗмиев бүген Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул әле һаман ялкынланып иҗат итүен, баянда уйнавын, башкаларны әзерләвен дәвам итә. Ул шәһәребезнең «Сүрәкә» фольклор ансамбле концертмейстеры.

Музыка серләрен югары профессиональ дәрәҗәдә аңлаучы, күп җырлар авторы, төпле фикерле, якты карашлы шундый шәхеснең ансамбльне музыкаль юнәлештә җитәкләве үзе бик зур бәхет бит! Шәһәребезнең күпме балаларына, яшьләренә-киләчәк буынга милли моң, сәнгатькә мәхәббәт уяткан кеше ул! Гомер юлың шулай якты булсын, тагын әле бик күп еллар халыкка рухи байлык өстәп, матур җырлар, көйләр яңгыратып, иҗат итеп яшәргә язсын, хөрмәтле Азат әфәнде!

Рушания Габбасова, шәһәр мәгариф ветераннар оешмасы әгъзасы

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: