Туган як

Мәктәпкәчә белем бирү: кичә, бүген, иртәгә

Узган атнада балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан муниципаль районда эшләүче тәрбиячеләр конференциясе узды. Әлеге чарада 94нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Марина Шарыгина да катнашты. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре арасында узган ел уздырылган республика бәйгесендә ул икенче урын алган. - Хезмәтемне яратам. Ә бит балалар бакчасына килүем...

Узган атнада балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан муниципаль районда эшләүче тәрбиячеләр конференциясе узды.
Әлеге чарада 94нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Марина Шарыгина да катнашты. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре арасында узган ел уздырылган республика бәйгесендә ул икенче урын алган.
- Хезмәтемне яратам. Ә бит балалар бакчасына килүем мәзәк хәл кебек килеп чыкты. Шулай бер көнне улым белән ишегалдындагы комлыкта уйнап утырабыз. Дөньябызны онытып, тирә-яктагыларның безне күзәтүенә дә игътибар итмибез икән. «Сезнең кебек тәрбиячегә баламны ышанып тапшырыр идем», - ди бер әни. Аның бу сүзләре мине уйга калдырды. Икенче көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә киттем.
Быелгы конференция шәһәрнең 50 еллыгы кысаларында узды. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йорты фойесында оештырылган күргәзмә шул теманы яктырта иде. Чараны концерт номерлары белән ачкан балалар да чыгышларын шул темага багышлады. Бу көнне һәркемне бер сорау кызыксындырды: шәһәрнең беренче балалар бакчасы нинди булган, анда ничә бала тәрбияләнгән, беренче тәрбиячеләр кемнәр? Ни хикмәт: элек балалар бакчага аз йөргән. Ә бүген шәһәрдә 95 балалар бакчасы бар, аларга 18 мең бала йөри.
Шәһәрдә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе үсеше белән УДОның яңа җитәкчесе Светлана Андрианова таныштырды:
- 1962 елда Төзүчеләр бис-тәсенең бер катлы бинасында беренче балалар бакчасы ачыла. Ул 40 бала исәпләнгән була. Балалар бакчаларын күпләп төзү эше шактый соң, тагын 10 елдан соң гына башлана. Ул елларда бер төркемгә 40лап бала йөргән.
Бүген Түбән Кама мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин ителү буенча республикада алдынгы позицияне били. Бер төркемгә 23 бала кабул ителә.
Соңгы биш елда шәһәрдә 7 балалар бакчасы сафка бастырылды. Ике елда 4 бакчада капиталь ремонт ясалды. Алга таба бу эш дәвам итәчәк һәм алар республика бюджетыннан финансланачак.
Фикер алышулар барышында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, тәрбия процессында яңа алымнар куллану, эшне ике дәүләт - татар һәм рус телләредә алып бару проблемалары күтәрелде. Ә конференция үз эшен алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Мария Червякова хезмәт юлын тәрбияче булып башлый. Аннан методист вазыйфасын башкара, педагогия көллиятендә укыта. Аның гомуми хезмәт стажы 46 ел икән.
- Пенсиядә булсам да, һөнәремә тугры булып калам. Әле бүген шундый төш күрдем: балалар бакчасында эшлим икән, дим. Бер кызым минем юлдан китте. 1975 елда мин дә һөнәри бәйгедә җиңү яулаган идем. Хәзер ул елларны сагынып искә алырга гына калды.
Агымдагы елда шәһәрдәге 3-7 яшьлек балаларның барысына да балалар бакчасында урын бирелде. Ясле төркемнәренә ел саен 1-3 яшьлек дүрт меңгә якын бала кабул ителә.
Кристина СВЕШНИКОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: