Туган як

«Мин якташым һәм яшьтәшем урамында яшим»

Безнең «ХХ гасыр мәктәбе» дип аталган музейда бик кызыклы материаллар бар. Язучылар һәм башка танылган кешеләрнең автографлары булган китаплары күп. Шулар арасында Дан орденының тулы кавалеры Р.Гайнуллинның «Была война...» дип аталган истәлекләр китабы да бар. Күптән түгел укучылар белән фәнни конференциягә материаллар әзерләгәндә, музейга И.Х.Садыйков исемендәге яшьләр һәм балалар иҗаты...

Безнең «ХХ гасыр мәктәбе» дип аталган музейда бик кызыклы материаллар бар. Язучылар һәм башка танылган кешеләрнең автографлары булган китаплары күп. Шулар арасында Дан орденының тулы кавалеры Р.Гайнуллинның «Была война...» дип аталган истәлекләр китабы да бар. Күптән түгел укучылар белән фәнни конференциягә материаллар әзерләгәндә, музейга И.Х.Садыйков исемендәге яшьләр һәм балалар иҗаты йорты педагогы Ирек Хәтбуллин кергән иде. Рифкать Гайнуллинның фотосына карап торгач, Ирек абый әйтеп куйды:
- Беләсезме, мин бит Рифкать Хайруллович белән бер авылдан. Әгәр аның турында күбрәк истәлекләр җыясыгыз килсә, аның яшьтәше Зиннур абыйга мөрәҗәгать итегез. Ул үзе дә сугыштан 4 орден һәм күп медальләр белән кайткан...
Фронтка эләгү җиңел булмаган
Ирек абый биргән номер буенча телефоннан ветеран белән очрашу турында сөйләштек. Яңа салынган йортларның иркен бер фатирына кергәч, безне карчыгы белән Зиннур Дәүләткир улы каршы алды. Ике сәгатьтән артыкка сузылган әңгәмә вакытында ул үзенең кызыклы да, гыйбрәтле дә үткән озын гомерендә булган күп кызыклы фактлар белән таныштырды...
Тумышы белән элек Әгерҗе районына кергән Варзи авылыннан икән ул. Рифкать Гайнуллин белән бергә 3 нче сыйныфка кадәр бергә укыганнар. 1940 елда Зиннур Харьков өлкәсендә ФЗУда укый, сугыш башлангач,Әгерҗедән Мурманскига «трудармия»гә җибәрәләр. Ачлык, өстә җылы кием юк... Ачлыктан үлмәс өчен, 5 егет аннан качып китәләр. Фронтка эләгү өчен, 2-3 ай төрле станция, авыл-шәһәрләр арасында йөриләр. Ниһать, ул Куйбышев (хәзер Самара) шәһәре янындагы аэродром саклаучы хәрби частька эләгә. Анда аларны зениткадан атарга өйрәтәләр. 1943 елның мартында Мәскәү янындагы Сетунь станциясенә алып китәләр, артиллерист булырга әзерлиләр. Уку тәмамлангач, контроль атулар була: 5 снаряд белән ерак мишеньгә тигезергә кирәк. 200 дән артык тупчылар арасыннан бер Зиннур Дәүләткиров кына 3 мәртәбә мишеньгә эләгә. Аны шунда ук «снайпер» дип атый башлыйлар, ә бүләккә ярты котелок (!) ботка бирәләр!
Курск дугасында кан күп коелды
Сугышчан хәрби юлы 732 нче танкка каршы аерым дивизионда башланып китә. Ветеран болай искә төшерә:
- Безгә 85 мм лы зенит пушкалары бирделәр. Аларның щитлары алынган, танкка каршы атарга көйләнгәннәр иде. 1943 елның 1 июленнән дивизион Брянск фронты составындагы 1 нче гвардия Дон танклар корпусына кушыла. Башта без бер атна чамасы окоплар казыдык. 5 июльдә төнлә артиллерияне запас позицияләргә күчерделәр. Икенче көнне иртән фронтта мәхшәр башланды! Атакага күчкән немецлар алгы сызыкны пыранзаран китерделәр. Күпме пехота солдатлары һәлак булды! Ә без 9 июльдә һөҗүмгә күчтек. Башта 3 сәгать буе артәзерлек булды: «катюшалар» туктаусыз атты, аннары безнең орудиеләр көпшәләре кызарып чыкканчы аттылар. Команда бер иде: «Снарядларны кызганмаска!»
14 июльдә контратакага күчкән немец танклары 732 нче аерым дивизион позицияләрен сул флангтан урап, тылга чыгарга тырышалар. Канкойгыч бәрелештән соң, күрше расчетта бер генә солдат кала. Орудиены икенче позициягә күчерү өчен ярдәмгә Дәүләткировны җибәрәләр. Зенитканың прицел приборын сүтеп алганда, аның сул аягына пуля эләгә.
Тездән түбән сөяге чәрдәкләнә, госпитальгә барып җиткәнче, Зиннур аңын югалта башлый. Шушы ук көннәрдә, 16 июльдә, Дәүләткиров белән бергә фронтка качкан авылдашы кече сержант Мирза Гайнетдин улы Хисамов һәлак була.
Ә Зиннур Иваново өлкәсендәге Кинешма шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Яра озак төзәлә. 10 көн саен - комиссия. Аны «строевойга ярамый» дип, урман әзерләргә җибәрмәкче булалар. Тик Зиннур үз часте солдатлары белән документларсыз китәргә була.
Оршадан Пруссиягә кадәр
Ветеран сугыш юлын К.Н.Галицкий командалык иткән 11 нче гвардия дивизиясенең 95 нче укчы полкында дәвам итеп, Оршадан Көнчыгыш Пруссиягә кадәр барып җитә. Монда ул 76 мм лы полк пушкасын төзәүче булып хезмәт итә. «Орша станциясендә вагоннар янып яткан тимер юллар аша узганда, туплар тартучы атларның яллары көйгән иде», - дип искә ала ветеран. Неман елгасын 1944 елның 7 июлендә понтоннарда Алитус районы янында кичеп чыгалар. Плацдармда беренче дошман пулеметын Зиннур ике снаряд белән җимерек йорт тәрәзәсенә төбәп юк итә. Аннары тагын ике ут ноктасын күккә очыра. Әмма 6 көпшәле реактив немец минометы залпы аларның бар расчетын үлемгә дучар итә. Бәхетенә, Зиннур пушка тәгәрмәче астына качып исән ка-ла. Гитлерчыларга гранаталар атып, ул оборона тота, аннары күрше расчет позицияләренә күчә. Андагы наводчик та үлгән була, бар расчет немецларның чираттагы атакасын кире кагу өчен алга китә. Зиннур орудиены борып, тылга кергән гитлерчыларга ут ача. Шулвакыт каршы ярдагы безнең авыр артиллерия пушкалары ата башлый. ике снаряд Зиннурга җитмичә шартлый, ә өченчесе... Солдат пушка артындагы кечкенә окопка кача. Өченче снаряд баш өстеннән сызгырып оча һәм коточкыч тимер тавыш белән лафетка килеп бәрелә. Һәм шартламый! Ул танкларга каршы ата торган броня тишүче болванка булып чыга. Могҗиза белән (башка ничек әйтәсең!) исән калган артиллерист кулына автомат алып, иптәшләре артыннан чаба. Шул көнне аңа эче җәрәхәтләнгән солдат очрый. Ул Салихҗан Нәбиев булып чыга. Ике элемтәчене туктатып, кече сержант Дәүләткиров аларга яралыны медсанбатка озатырга боерык бирә. Нәбиев 11 ай Ташкентта госпитальдә ятып, үзенең Арча районындагы Бәрәскә авылына кайта. Җиңүдән соң күп еллар узгач, ике вете-ран очрашалар (бу гаҗәеп сугыш эпизоды турында ТНВ каналында телетапшыру дөнья күрә). Алитус плацдармындагы батырлыклары өчен З. Дәүләткиров 16 нчы гвардия укчы корпусы командиры генерал-майоры С.С. Гурьев приказы буенча Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Дошман өнендә
Сугыш дәвам итә, дәүләт чиген үтеп, безнең гаскәрләр хәзерге Литва территориясендәге Кунигишки-Ланкен шәһәренә һөҗүмгә күчәләр. Дәүләткиров расчеты ике дошман пулеметын, тимерчыбыклардан ясалган заграждениеләрне юк итә. Аннары контратака вакытында дошманның танкка каршы ата торган ике орудиесен сафтан чыгара. Пушкаларын этеп барып, алар немец траншеяларын да утка тоталар. Берничә көннән штабтан хәбәр килә - З. Дәүләт-кировны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр һәм «гвардия сержанты» званиесе бирәләр.
Зиннур сугышта өч тапкыр каты яралана (хәзер ул II группалы инвалид). Соңгысы 1945 елның январь башында, немец танклары белән дуэль вакытында була. Авыр танклар засадасына эләккәч, безнең пехота ятып кала. Зиннур расчеты бераз читтә, урман кырында була. Кулына эләккән беренче снаряд (ул ярчыклы-фугас була) белән наводчик тупны беренче танкның «маңгаена» төби. Тиз арада икенче снарядны да атып җибәрәләр. Фашистлар танкы туктап кала, аннары пушкасын Дәүләткиров расчетына таба бора башлый. Шартлау яңгырый, Зиннур ике кулы белән йөзен каплап егыла... Бу вакытта безнең еракка ата торган полк артиллериясе төгәл прицел алып, дошман машиналарын утка тота башлый. Яралы тупчыны Каунас шәһәрендәге госпитальгә алып китәләр. Аның 4 тешен һәм иягенең бер өлешен снаряд ярчыгы өзеп алып киткән була. Тагы бер ай палатада уза. Февраль азагында госпитальгә «покупательләр»- төрле гаскәр офицерлары килә. «Артиллеристлар, алга!» - командасы яңгырагач, Дәүләткиров белән 27 кеше алга атлый.1945 елның 6 апрелендә сержант Дәүләткиров соңгы атакага - Кенигсбергка штурмга бара. Бу вакытта ул инде ИСУ-122 үзйөрешле авыр артустановка командиры була. Сугыш тәмамланганда З. Дәүләткировның күкрәгендә ике Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм 4 сугышчан медаль лаеклы урыннарын алалар. Әмма ул әле 1947 елга кадәр хәрби хезмәтен дәвам итә.
- Чордашым Рифкать белән сугыштан соң еш очраштык. Кичке уеннарга бергә йөрдек, икебез дә авыл мәктәбендә эшләүче укытучы кызларга өйләндек. Аннары юллар аерылды: 70 елларда мин гаилә белән Ижауга киттем, ә Рифкать - Алабугага. Ләкин 2009 елда, Р.Гайнуллин вафат булгач, Түбән Камага килдем һәм чордашымны соңгы юлга озатканда Почет каравылында тордым. Ул вакытта (2014 елда) махсус Түбән Камага улым янына күчеп, якташым һәм яшьтәшем урамында яшәрмен дип уйламаган да идем, - дип сөйли ветеран.
Әлбәттә, батыр солдат Зиннур Дәүләткировның бөтен тормыш юлы турында газета битләрендә генә сөйләп бетерерлек түгел. Ижау шәһәрендә ул күп җирләрдә эшли, пенсиягә чыгар алдыннан зур бер оборона заводының ярдәмче хуҗалыгында бакчачы, аннары умартачы булып хезмәт куя. Шул ук вакытта хәрби-патриотик тәрбия чараларында да актив катнаша. Үз вакытында мәрхүм М.Т.Калашников белән шәһәр ветераннары советында эшли, 2003 һәм 2013 елларда Курск сугышының 60 һәм 70 еллык юбилей тантаналарына ба-ра. Быел бу данлыклы вакыйгага 75 ел тула.
- Әгәр сәламәтлегем җитсә, быел да барыр идем анда, - ди ветеран. Быел 11 февральдә үзенең 94 яшен тутырган Зиннур Дәүләткир улы әле һаман да көр кәефле, аек акыллы. Әлбәттә, сугыш чоры яралары борчый, ләкин ветеран күңеле белән бирешми әле...
Фәрит Вәгыйзов,
«ХХ гасыр мәктәбе» музее җитәкчесе.
Фотоларда: Зиннур ага 1945 елда (өстә сулда); полкташы белән (өстә уңда); улы Дамир һәм оныгы белән (аста).
Фотолар ветеранның гаилә архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: