Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

Мөслим ягы бәйрәмнәрен күреп кайтканнар.

Аксакаллар шурасы әгъзалары Васил Камалов һәм Фәтхулла Абдуллин узган шимбәдә туган якларында кунак булган. Анда да район Сабантуе зур әзерлек белән оештырыла икән. Бигрәк тә, авыл сабантуйларында халыкчан рух тоела диләр. Фәтхулла ага үзенең Яңа Сәет авылына да барган, чордашлары белән очрашкан. Анда Гайнекамал әби белән аралаша алуыннан бик канәгать, яше йөздән артып китсә дә, татар карчыгы үз гомерендә бер дару капмаган, әлегәчә хастаханәне кирәк санамый икән. Каләм иясе үз авылы турында китап чыгарырга тели, якташлары турында мәгълүмат туплау өчен тагын бер форсат булган бу кайтуы. Васил Гали улын туган авылы Түбән Табында сыйныфташлары каршы алган, аеруча чишмә буйларын әйләнеп кайтуларын тәэсирләнеп искә ала ул.    

Сабантуй йолалары борынгыдан килә. Кайбер галимнәр фикеренчә, Сабантуен билгеләп үтү моннан бер-ике мең ел элек далаларда башланып киткән. Фәнни чыганакларда бәйрәмнең «җыен» дип йөртелүе, ат чабышлары, көрәш ярышлары үткәрелүе мәгълүм. Безнең чорда да, мәсәлән, Мөслим, Кукмара районнарының кайбер авылларында болай атау хәзер дә бар әле. Бәйрәмгә бүләк җыю йоласында да элеккечә атамалар сакланган. Әйтик, Балтач якларында «әрәпә җыю» диләр, «сөрән сугу», «сөлге җыю», «бирнә әзерләү» дип, төрле якларда төрлечә әйтәләр. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән тулырак Кол Гали китапханәсендә «Сабантуе – хезмәт туе» дигән күргәзмә чыганакларыннан танышырга була.     
 
Без язабыз, безнең турында язалар. «Мәйдан» журналының июнь санында безнең каләм осталарыбыз әсәрләре дә урын алган. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Илдар Хәйруллинның «Ярты чакрым», «Елга балыгы» дигән яңа юмористик хикәяләре һәм Нурзия Мирхазованың «Гөлбакча» китабыннан дүрт хикәясе тәкъдим ителә. Ә менә «Сөембикә» укучыларын җәй саны тышыннан Гөлсинә Галиуллинаның серле карашы сәламли. Фотолары журнал битләрендә дә бар, Казанның матур урыннарында төшергәннәр. Алар Түбән Кама «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе белән үткәрелгән әңгәмәне тулыландыра. «Иң яхшы тәрбия чарасы – эш...» дигән язмада Гөлсинә ханымның хезмәт юлы, җәмәгать эшенә кереп китүе һәм гаилә тормышы яктыртылган.
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: