Туган як

Мәхәббәттән башың әйләнсә...

Айрат хәрби шәһәрчекнең кичке дискотека залына килеп кергәндә, анда җыр-биюләрнең кызган чагы иде. Авылда көнен-төнен эшләп, күңел ачуга вакыты булмаган, кызлар кулы тотарга да өлгермәгән солдат кыюсыз гына бер кырыйга басып күзәтә башлады. Озак та үтмәде озын аяклы, яшькелт күзле, коңгырт чәчле бер гүзәл кыз, дис-тәләгән егетләр арасыннан гап-гади яшь...

Айрат хәрби шәһәрчекнең кичке дискотека залына килеп кергәндә, анда җыр-биюләрнең кызган чагы иде. Авылда көнен-төнен эшләп, күңел ачуга вакыты булмаган, кызлар кулы тотарга да өлгермәгән солдат кыюсыз гына бер кырыйга басып күзәтә башлады.
Озак та үтмәде озын аяклы, яшькелт күзле, коңгырт чәчле бер гүзәл кыз, дис-тәләгән егетләр арасыннан гап-гади яшь солдатны - Айратны биергә чакырды. Егет кызарды, аптырап як-ягына каранды. Кыз мине түгел, башка егетне чакыргандыр, дип уйлады ул. Әмма аның артында башка егетләр юк иде. Кыз егетнең күзләренә туп-туры карады, зифа гәүдәсе белән, тал чыбыгыдай иеләбөгелә, биергә чакыруын дәвам итте.
Күз явын алырдай кызга ничек каршы килсен?! Айрат, читенсенеп, гафу үтенде: «Гафу ит, минем беренче биюем», -
дигән сүз чыкты авызыннан.
- Зыян юк, - дип елмайды кыз. - Әйдә, танышыйк, мина Галия, дип дәшәләр, ә сиңа ничек дип, дәшим?
- Мин - Айдар исемле, Татарстаннан, - дип оялып, кызарып, сүз башлый алмыйча азапланды егет.
Кыз егетнең икенче ел хезмәт иткәнен белеп, әле җитлеккән солдат булмавын егеткә сиздергәч, Айрат эчтән генә: «Мин сине биюгә чакырмадым, җитлеккән солдатлар янына бар», - дип, аңа үпкәсен әйтмәкче иде, тик сүзләрен йотып калдырды.
Айдар үзе артык тыйнак булгач, кызның бик ертлач булуын өнәп бетерми дә кебек. Шактый озак биегәч, кыз:
- Дискотекадан соң мине озатып куяр-сың бит, мин үзем генә кайтырга куркам, - дигәч, бу сүзләргә шатланып та, икеләнеп тә куйды. Әмма яшьлек хисләре җиңеп, бик горурланып, шатланып озатырга булды. Тик, сәгать кичке 10га кадәр казармада булырга тиешлеген дә әйтергә онытмады.
Дискотека тәмамлангач, егет белән кыз кичке саф һавада салмак кына адымнар белән буш урамнан атладылар. Айдар бар булган батырлыгын җыеп, кызның сылу гәүдәсен кочаклап алды. Моны көткән кыз егеткә елышты. Аның куллары шунда ук егетнең муенына сарылды һәм иреннәре Айратныкы белән кушылды. Егетнең башы әйләнеп, аяк астын тоймады. Кыз да әллә кайчан таныш егетен кочаклаган, суырып үбеп туймаган кебек, егет кочагында нишләргә белмичә калтырана иде. Егет, тәҗрибәсезлеге белән, аның бу хәрәкәтләрен, кызлар шулай яратырга тиеш дип, үзен хәтта бәхетле санады, чыннан да, бу гүзәл бер күрүдә аңа гашыйк булды, дип ышанды. Кыз үзенең егетне «яратуын» исбатларга теләп:
- Минем синең белән бүген төн уздырасым килә, - дигән сүзләрен дә ишеттерде.
Тик башы әйләнгән иде шул...
Айдар казармага вакытында кайтып җитә алмады, соңга калды. Киләсе шәһәргә чыгу (увольнение) срогы чигерелде. Әмма ул көтәчәк, күпме кирәк шулай көтәчәк. Теге вакыттагы хәлләрне тагын бер кат күз алдыннан кичерде һәм елмаеп куйды. Ул хәзерге мизгелләрдә иң бәхетле егетләрнең берсе иде. Аңа бернәрсә яхшы билгеле: ул гашыйк. Ә бу тойгы искиткеч гүзәл һәм ләззәтле иде. Кызның да кыланышына саф мәхәббәт дип карады. Егет аның белән кабат очрашу теләге белән янды. Аңа кызның шәфкать туташы булырга җыенуын, медицина колледжында укуын әйткәннәр иде.
Дөрес, Айратның, минем кайсы төшемне ошатты икән, мин гап-гади солдат, әле торыр җирем дә, машинам да юк, дип уйланганы да булгалады. Чираттагы ялга кадәр аның белән очрашуны түземсезлек белән көтте ул һәм очрак тууга ук, хәрби частьтан кош кебек очып, сөйгәне янына ашыкты. Бу юлы очрашу көтелмәгәнчә булды: бию дә юк, кыз да коры гына урамга чакырды һәм «безгә сөйләшергә кирәк, мин авырга уздым» - диде. Айрат бу хәбәрне ишетеп башта шаккатты, аңын югалта язды. Аннан: «Бер дә борчылма, мин сине ташларга җыенмыйм, минем аз гына хезмәт итәсем калды, язылышырбыз да, уртак тормыш башлап җибәрербез», - диде.
Кыз ямьсез итеп көлде: «Син нәрсә, ычкындыңмы, әллә ычкынган булып кыланасыңмы? Миңа әле 17 яшь тә тулмаган. Балигъ булмаган кыз белән йок-лап, аны файдаланган өчен синең ике генә юлың бар: берсе, төрмәгә утырасың, йә миңа 50-70 мең түлисең дә, дүрт ягың кыйбла.
Төрмәгә эләксә, аның кебекләрне анда нишләткәннәрен беләсездер.
- Нәрсә? - дип, аптырады Айрат.
- Тилегә сабышучыларга тагын кабатлыйм: йә бүген үк, ул мине көчләде дип, полициягә гариза язам, йә тиздән мин сораган акчаны бирәсең.
Айрат абына-сөртенә казармага кайтты, үз эченә бикләнеп, уйга батты. Каян акча табырга? Әти-әниләрендә андый мөмкинлек юк. Мөмкинлекләре булса да, алардан нәрсәгә дип акча сорарга? Юк, ул алай булдыра алмый. Шулай итеп, көн артыннан көн узды. Айратның үзенә йомылып, ашамыйча-эчмичә йөрүен, хезмәт итүенең дә рәте бетүен дусты Дәүләтбай күреп, аның белән сөйләшергә булды. Һәм Айдар шәһәрдә Галия белән очрашуын, аның белән булган күңелсез сөйләшүне әйтте...
Дустың үзеңнән әйбәт булсын, диләр. Ул командирның тәрбия эшләре буенча урынбасары, капитан Илья Ильич белән сөйләште. Тегесе бик яхшы кеше. Галиянең адресларны эзләтеп, әңгәмәгә чакырды. Аны белгән кешеләр белән очрашып, Айратны бәладән коткарды. Галиянең шундый юл белән акча эшләп йөргәне ачыкланды. Аның белән бәйләнешкә кергән кайбер солдатларның, авыр хәлдән чыгу юлын тапмыйча, үзләренә кул салу очраклары да булган.
Айрат үзенә ярдәм иткән, киңәшләрен биргән командирга рәхмәт әйтеп, хәрби бурычларын үтәүне тагын да тырышыб-рак дәвам итә башлады.
Ә Галиягә килсәк, ул дискотекаларда бүтән күренмәде. Кисәтүләрдән соң, дөрес юлга баскандыр, мөгаен, дип уйлыйк.
Бу язманы армиядә хезмәт итүчеләр генә түгел, башка яшьләр дә укып, үзләренә сабак алсалар, начар булмас иде.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: