Туган як

Мәхәббәт бураннарында адашучы Илһам

Танылган композитор, бәйрәм-концертларда халык рухын уятыр дәрәҗәдә көчле һәм моңлы аһәңле табигый тавышка ия җырчы Илһам Хисмәтуллин өчен бу ел берьюлы өч вакыйга белән истәлекле булачак: калабыздагы иҗатына - 30 ел, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә - 50 ел һәм үзенә - 55 яшь. Шул уңайдан, Илһамның уй-ниятләрен, фикер агышын...

Танылган композитор, бәйрәм-концертларда халык рухын уятыр дәрәҗәдә көчле һәм моңлы аһәңле табигый тавышка ия җырчы Илһам Хисмәтуллин өчен бу ел берьюлы өч вакыйга белән истәлекле булачак: калабыздагы иҗатына - 30 ел, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә - 50 ел һәм үзенә - 55 яшь. Шул уңайдан, Илһамның уй-ниятләрен, фикер агышын чагылдырган әңгәмәне газета укучыларга тәкъдим итәбез.
- Җыр тамак туйдырамени, дигән фикер хәзерге заманга туры килми. Барсының да сәхнә йолдызы булып балкыйсы килә.
- Ник алай дисең? Җырлап кеше машина да ала. Кайда ничек һәм кемгә җырлыйсың бит. Монысы Көлке көне булган 1 апрель шаукымына ияргән шаяртуым гына. Бер көнлек, ике көнлек чикерткәләрне (тупасрак яңгыраса да, башкача әйтеп булмый) һәм үзләрен җыр сәнгатенә багышлаган профессионалларны бер рәткә кую дөрес булмас. Җырчы үзенең ни өчен сәхнәгә, тамашачы каршына чыкканын аңларга, халык күңелен рухи яктан баетырлык, аны моңландырып, сагыш яше аша елмайтырлык мәгънәле җырлар башкарырга бурычлы. Без яши торган заманда сәнгать бары тик халыкка хезмәт күрсәтүгә генә кайтарып калдырылса да, һәртөрле сәнгать асылында кешегә рухи тәрбия бирү ята. Моны беркайчан да онытырга ярамый. Матурлык та кирәк сәхнәдә һәм артистның сәхнә культурасына ия булуы да.
- Ә шулай да, сүзләр тезмәсеннән оештырылган җырлар, фонограммага авыз кыймылдатып сәхнәдә торучы җырлаучылар бүгенге көндә җыр сәнгатенең дәрәҗәсен бетерә тү-гелме?
- Бу урында мәзәккә охшаш бер хәлне сөйлим әле. Безнең Татарстаннан чит илгә делегация бара, боларны мәҗлескә чакыралар. Делегация җитәкчесе бик матур итеп җырлый, каршы алучы як шакката. Кәефләре күтәрелә-күтәрелә, безнең делегациядәгеләрнең барысы да берәм-берәм җырлап чыга. Соңыннан, мәҗлес хуҗасы әйтә: «Бездә бөтен илгә нибары җиде җырчы! Ә сездә бар да җырлый икән». Нәтиҗәсен һәркем үзе ясасын... Халык яратып тыңлый һәм табында үзе яратып җырлый торганын гына җырга саныйм. Әгәр уйлап карасаң, һәр композиторның халык күңелендә я бер яки ике-өч җыры гына кала. Табигый сайланыш бу. Фонограммага авыз ачып тору чире белән мин үзем чирләмәдем, гәрчә, җырчыларның салкын һавада фонограмма кулланып, үз тавышларын саклау-ларын аңласам да...
- Ялгышмасам, җырчы Илһам Хисмәтуллинның үзен дә сиксәннән артык җыр авторы дип беләм.
- Беренчедән, үзеңне җырчыга санау дөрес түгел, халык сине үзе бәяләсен. Үзем җырлар язсам да, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов җырларын, шулай ук, үз иҗатташ дусларым Илгиз Закиров, Фирзәр Мортазин, Ринат Гобәйдуллин, Рәис Ханнанов җырларын башкарырга яратам. Үзем язган көйләрдән, «Ашыгулар ялгышуга була», «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар», «Күрми дисеңме әллә», «Үчти-үчти», «Сөйгән җиремә», «Яраларны юа мәхәббәт»не һ.б. халык үз итте. Әниләргә багышланган җиде җырым бар, шуларны яратып җырлыйм. Сиксәнгә якынлашканда вафат булган әнкәй Гөлсария белән әткәй Гобәйдулланың үгет-нәсихәтләре, үз яшәү рәвешләре гомерлеккә безнең өчен өлге булды. Тормышта төрле чаклар була... Авыр мизгелләрдә, әнкәйнең: «акылсыз җиңдем дияр, акыллы юл куйдым дияр», дип кабатлаганнары ярап куя. Әткәйнең «карта уйнама һәм политикага кысылма, улым», дигән киңәшен дә тоттым. Безнең әткәй көчле тавышлы җырчы иде. Әткәйнең энеләре, әнкәйнең энесе - бар да гармунчылар.
- Син үзең кайчаннан гармунда уйныйсың?
- Беренче мәртәбә дүртенче класста сәхнәгә чыгып, клуб гармунында уйнадым. Шуннан соң үземә гармун алып бирделәр. Җиденче класста клуб баянында уйнарга өйрәндем. Әткәй үзебезнең Актаныш районындагы Байсар кибетенә алып барып, үзенең отпуск акчасына миңа 128 сумлык баян алды (ул чагында безнең Түбән Яхшый авылы малайларына аталары 250 сумлык мотоцикл алганнар иде). Юл буе уйный-уйный кайттым. Үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тойдым. Тугыз класс бетергәч, җәй көне пионер лагерында баянчы һәм физрук булып эшләп, баян акчасын өйдәгеләргә кире кайтарып та бирдем. Аңа кадәр, җиде һәм сигез класстан соң, җәйләрен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 1978-1982 елда Казан мәдәният институтының режиссура һәм культура-агарту бүлегендә Ширияздан Сарымсаков төркемендә белем алдым. Аннан соң үз районыбыздагы Әлем мәдәният-спорт комплексы директоры булып эшләдем. Армиягә алынып, Байконурдагы тимер юл гаскәрләренә җибәрелгәч тә, миңа клуб директоры вазыйфасын йөкләделәр. Армиядә ай саен 100 сум хезмәт хакы бирәләр иде. Шул акчага киендем, ашаган өчен дә шуннан тотып калалар иде. Әле кыска вакытлы ялга да кайтып килдем. Армиядә хезмәт иткәндә, хәтта пуляны да сатып ала идек. Бер пуля - 8 сум. Атасың икән, үзең түлисең.
Уйлап-уйлап торам да, миңа һәрвакыт үзем эшләп үземне туйдыру бәхете тигән дигән фикергә киләм. Институтта безнең белән колхоз стипендиатлары да укыды, аларга тулай торак та бар. Ә мин вузга үзем кердем, тулай торак та юк. Армиягә дә «хозрасчетный» частька эләктем. Бәхет - эштән булды, Аллага шөкер.
- «Илһам» ансамблеңне яшәтү өчен дә аз акча китмидер?
- 1994 елда «Илһам» эстрада ансамблен оештырган чакта шәһәребездәге милләтәшләребез татар җыр сәнгатенә мохтаҗ иде. Аннан соң, шәһәрне республикада һәм илкүләм таныту өчен дә, сәнгатьнең әһәмияте зур. Ул чакта Наил Әхмәтшин «Нардуган» ансамблен оештырды, мин «Илһам»га нигез салдым, безнең белән бер үк вакытта Рөстәм Галиев һәм Анатолий Богатыревның татар театры гөрләп эшләп китте.
Ансамблебез - муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе карамагында. Идарә җитәкчелегенең һәрчак ныклы ярдәмен тоеп эшлибез. Шәһәр һәм район күләмендәге барлык бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Әле быел Благодатная, Трудовой, Ширәмәт, Иске Чишмә, Тоба, Кызыл Чапчак авылларында булдык. Рус авылларындагы халыкның да яртысы - үз милләттәшләребез. Алга таба концертларыбыз Прости, Шәңгәлче, Сухрау һ.б. авылларда да күрсәтеләчәк. «Илһам»га училише гына бетереп килүчеләрнең дә күпчелеге Мәскәү һәм Казан вузларында читтән торып укып, югары белем алдылар. Рөстәм Мортазин, Айгөл Газетдинова, Гүзәл Ильясова, Миләүшә Әхмәтҗанова, Ландыш Габдрәхимова, Илһам Сытдыков, рус музыкант-җырчылары Юрий Вишневский, Евгений Соколов, җырчы Татьяна Андина, алып баручы Ирина Кучеревскаяның һ.б. чыгышлары һәрчак тамашачының алкышлары астында үтә.
- Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышланган барлык бәйрәмнәрдә дә катнашасыздыр?
- Әлбәттә. Махсус программа әзер инде, бөтен чараларда да катнашачакбыз. Әле яңа гына шәһәр ветераннарын хөрмәтләдек. Анда Рәмзия Вәлиева сүзләренә язган «Ак калам» дигән җырымны «Нардуган» ансамбле җырчылары хор белән башкардылар. Кәүсәрия Шәфыйкова сүзләренә язган «Сөйгән җиремә» дип аталган җырымны «Җырлы-моңлы балачак» конкурсында 19нчы мәктәп укучылары хоры яңгыратты.
Әле без шәһәрнең 50 еллыгына Түбән Камадагы татар, рус һәм чуваш композиторлары әсәрләрен үз эченә алган электрон варианттагы җырлар җыентыгы әзерлибез. Анда һәр композиторның иң уңышлы ун әсәре кертеләчәк. Азат Нәҗмиев, Флүр Гайнемөхәммәтов, Рәфкать Урманов, Фәһим Шәехов, Илһам Сытдыков, Мохтар Минһаҗев, Чулпан Зиннәтуллина, Зөлфәт Хәким, мәрхүм Илһам Яриевнең һәм үземнең әсәрләр тупланган инде. Игорь Михеев, Борис Никитин һәм, шулай ук, читтә яшәүче композиторлар әсәрләре дә урын алыр дип уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, җыр язучыларның үзләре иҗат иткән көйләрне Химиклар урамындагы 16нчы йортта урнашкан безнең «Илһам» үзәгенә китерүләре сорала.
- Вагы-төяге үз җырлары дискын чыгара бит...
- Аның чыгымы зур. Нишлисең, диск чыгарам дип, кешедән акча сорап йөрү гадәтем юк. Җырларымны яратучылар концертларыма йөри, миңа шул да җитә. Әле менә шәһәр юбилеена багышлап, 1 апрельдә «Без - алтмыш берләр» дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясарга җыенам.
- Илһам, сәхнәгә сине үзең язган җырларның берсе белән генә чыгардылар, ди. Ул җыр...
- «Ашыгулар ялгышуга була». Казанга барсам да, Чаллыда да, башка шәһәрләрдә дә шул җырымны сорап җырлаталар. Ул, мәхәббәткә мәдхия буларак, 1980 елда Казанның Әмәт тавында туды, шул тирәдә фатирда тордым. Шигыре белән бергә, ул җыр мини-спектакльне хәтерләтә. Асылында драматизм ята. Аны башкару өчен, җырчының драма артисты булуы да, образга керә алуы да һәм эчке кичерешләргә бай булуы да мөһим...
- Балаларың, онык-ларың турында ишетү дә кызык булыр газета укучыга.
- Балаларымның икесе дә җырлыйлар, музыка мәктәбен дә тәмамладылар. Әмма иҗат юлыннан китмәделәр. Улым Илзим эшмәкәрлекне сайлады. Кызым Әдилә институт тәмамлап, үз белгечлеге буенча сәүдә тармагында эшли. Икеләтә бабай булуымны да әйтим. Улым Илзимнең кызы Ясминәгә - ике яшь була, кечкенә Кәримгә - 2 ай. Иҗатташ дустым Марс Хафизовның үзем көй язган шигырендәге сүзләр минем күңел халәтенә тәңгәл бүгенге көндә:
Иртә таңда кояш чыкса,
Шатланып тора күңел.
Бәхетле көн булсын, берүк,
Азга да риза күңел.
Әңгәмәне Фирая
МОРАТОВА язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: