Туган як

Җәмгыять бәлаләре булган аналар һәм аларның кадерсезгә әйләнгән балалары

- Педагогларның да гаебе бар. Җәмгыять тәр-бияләргә тиеш баланы, - ди эчүдән йөзе шешенгән хатын, улын яклаудан бигрәк, үзен акларга теләп. - Гаилә кодексы буенча, 18е тулганчы улыгызны тәрбияләү Сезгә йөкләнгән, - дип искәртә аңа муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. Муниципаль район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эше һәм аларның...

- Педагогларның да гаебе бар. Җәмгыять тәр-бияләргә тиеш баланы, - ди эчүдән йөзе шешенгән хатын, улын яклаудан бигрәк, үзен акларга теләп.
- Гаилә кодексы буенча, 18е тулганчы улыгызны тәрбияләү Сезгә йөкләнгән, - дип искәртә аңа муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина.
Муниципаль район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шундый сөйләшү шаһиты булырга туры килде.
Биш сәгатьтән артык дәвам иткән комиссия утырышы барышында, ата-анасы эчү җае гына эзләгәнлектән, яхшы тормышлы гаиләдә яшәүдән мәхрүм балалар; анасын тыңлаудан узып кырын сукмакка борылган кызлар; үзе теләгән уку йортына кереп тә, акчасызлык аркасында укуын ташларга мәҗбүр булудан чарасызлыкка төшкән үсмерләр һ.б. катлаулы язмыш ияләренә бәйле мәсьәләләр каралды. Комиссия әгъзалары катлаулы һәр очракны үз җаннары аша үткәреп, кемнәргәдер шунда ук ярдәм кулы суздылар, кемнәрнедер административ җаваплылыкка тарттылар, кайсылары белән кискен сөйләштеләр.

«Ике генә стакан эчтем»
Җыйнак гәүдәле сылу кыз кереп алга үтте. Яны белән залдагыларга таба борылып басты. Куе кара керфекләр арасыннан зәңгәр күзләрен сирпеп карады. Самими карашлы беркатлы кыз бу комиссиягә ялгыш килеп эләккәндер дип уйлап, тирә-яктагыларга күз салам. Бар да шул кызга текәлгән.
- Бер елда ике мәртәбә хулиганлык кылган, дип язылган. Нәрсә өчен инде?
- Элек инвалидлык буенча группада идем. Соңыннан справкадагы датаны төзәт-тем, шуңадыр.
- Юк, анысы аның җина-ятькә керер иде. Ә бу ике очракта нәрсә булды?
Гөнаһсыз зәңгәр караш залдагыларга төбәлә... Аның бирегә ни өчен китерелүен исенә төшерәләр.
Бераздан ул «тәти» хатын кабат телгә килә:
- Ике генә стакан эчтем...

Комиссия каршында басып торучының авызыннан чыккан шул сүзләрне ишеткәч, тетрәнеп киттем. Йөзгә сабый баладай гына күренә, ә үзенең ире дә, узган ел гына туган сабые да бар икән инде. Ире - таҗик, шуңа да хатынын өйдә генә тотарга тели. Ул милләттә хатын-кыз-ның - үз урыны, ирләр- нең - үзенеке шул. Бер диндә, җитмәсә, татар кызы дип өйләнгәндер дә, әмма хатыны эчүне артка ташламый торганнардан булып чыккан, күрәсең. Шулай булмаса, стаканлап чөмермәс иде.
Дүрт һәм ике яшьлек улы була торып эчүгә сабышкан икенче бер яшь хатын да - милләттәшебез. «Ирем ярдәм итми, аның белән яшәмим, аерылам», - дип, сынау биргәндәге кебек залда утыручылар теләгәнне сөйләүче бу хатынның да «эчкечелектән кодлаштырылдым, башка капмаячакмын», дигән сүзләре мине ышандырмады.
Күрше шәһәрдәге шәхси сак хезмәтендә эшләүче хатынның йөзендә эчкечеләр-гә хас «пичәт» ярылып ятса да, матурлыгы әле җуелып бетмәгән. Аның алты яшьлек улы бар. Буяулы озын тырнаклы бармакларын кая куярга белмәгән бу хатын чын күңелдән сөйләп эчкерсез тәүбә итә идеме - аңлашылмады. Читтән генә күзәтеп утыручы булсам да, «татар кызлары бит сез, нишлисез», дип тотып селкисем килде. Шулай эшләсәң, бәлки, йокылы-уяулы халәттә көн итүдән айнырлар иде... Үзләре түгел, балалары кызганыч. Ә алары исә үрмә гөлдәй әниләренә сарышканнар.
Дүрт баласын тәрбиялә-мичә, шешә белән дуслашкан хатынкай да - безнең татар. Күзеннән яшь бөртек-ләре тәгәри. Олы улын «яшьлек хатасы», дип әйтүче бу хатынның ике һәм бер яшьлек ике баласы - дәваханәдә, калган икесе - «Балкыш»та. Заманында 12нче мәктәптә укып йөргән ул хатын Спортивная урамында урнашкан йорттагы квартирның бер бүлмәсен били. «Квартплата» буенча шактый бурычы җыелган. Җитмәсә, елгыр риелтор ир аңа «ана капиталы»н да бик тиз арада һәм җиңел генә юллашкан. Шул акчага Чистай районының бер авылында йорттан «доля сатып алырга» да риелтор булышкан икән. Комиссия әгъзалары ул акчаның күпмесе бу хатынның үз кулына керүе белән кызыксына. Эчкечелектән дәваланырга теләмәүче хатын исә эндәшми...
Шулай ук дүрт баласы булган икенче бер хатын шәһәрдәге бакчаларның берсенә суык февраль кичендә кызын алырга килгән. Башта аның исерек икәнен искәрмәгәннәр. Эндәшми-тынмый гына баласын ярым киендергән килеш урамга чыгып йөгергән. Артыннан чыксалар да, куып җитә алмаганнар. «Исереккә диңгез - тубыктан», дигәндәй, күрәсең, салмыш булгач, февральнең өтеп алырдай суыгын да сизмәгән. Әмма оста аклана: «Мин бит аны чанага утырттым... Мин, гомумән, эчмим. Бер шешә башка киткән...»
Төзелештә ташлаган сабыен сорап...
Май башында яңа туган сабыен төзелеш урынына ыргытып киткән хатын ерткыч кыяфәтле яки зәгыйфь акыллы булырга тиеш дип уйлар иде һәркем.
Тик комиссия каршына озын буйлы тулы гәүдәле мөлаем яшь хатын кереп басты. Кирәксез чүп-чардай ташлап киткән баласын кабат үзенә кайтаруда ярдәм итәрләр дип өметләнеп килгән икән.
Иң элек, аның үзен тыңлап бактылар. Өзек-өзек сөйләвеннән түбәндәгеләр мәгълүм булды. Шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә эшләүче бу хатын бала табарына ике көн кала да әле эштә булган. Бергә эшләүчеләре авырлы икәнен белсәләр дә, гәүдәле булгач, ул аларны көмәненең берничә айлык кына икәненә ышандыра алган. Чит ирдән авырга уздым дип уйлаган хатын баласы булачагын иреннән дә яшергән. Абортка барырга җыенса да, ул уеннан да кайткан. Шәһәр янындагы авылларның берсендә яшәүче әти-әниләре аның авырлы икәнен белмәгәннәр, бу хакта бары тик кыз туганына гына билгеле булган. 27 апрельдә бала тапкан. Иртүк эшкә китеп төнлә генә өйгә кайтучы иренә ул баланы, янәсе бер иптәш хатыны калдырып торганлыгын әйткән. Үзе исә кызчыкны имезгән. Берничә көннән соң, яңа туган баласын чүпрәк-чапракка төреп, төзелешкә илткән. Ике бетон плитә арасына куеп калдырган...
«Кире борылмакчы идем, малайларның бу якка таба килгәнен күреп, стройканың икенче ягыннан чыгып киттем», дип сөйләүче хатынның дүрт яшьлек улы бар, анысы балалар бакчасына йөри. Бер бала янына икенчесе сыймас идеме, дип әйтер, әлбәттә, җаны булган кеше. Шул ук вакытта, арада, бәлки, карынында чит ир баласын йөртүен тугыз ай буе иреннән яшерүе аны стресс хәленә җиткергән, үзен-үзе белешмәс хәлдә булгандыр, дип акларга тырышучылар да булыр.
Бу хакта билгеле булгач, ире, «Минеке булмаса да, кире үзебезгә бирсеннәр», дигән. 23 яшьлек бу хатынның үз сүзләренә караганда, каенанасы белән каенатасы да каршы түгелләр икән.
Нинди генә начар булса да, һичшиксез, баланы үз анасы үстерергә тиештер. Әлбәттә, бу соңгы очракта, ананың үз-үзен тотышын да, балаларына мөнәсәбәтен дә күздән яздырмау мөһим.
Әмма, буяулы керфек-ләреннән битенә кара эз калдырып агучы күз яшьләре аша залдагыларга ярдәм көтеп төбәлгән хатынга баласын кайтару-кайтармау мәсьәләсе әлеге комиссия тарафыннан түгел, ә закон нигезендә хәл ителәчәк. Баланы тормышына куркыныч яный торган хәлгә калдырганы өчен дә, әле бу хәсрәт ананың хөкем каршында җавап тотасы һәм тиешле җәзасын аласы бар...
Катгый чара кирәк
Комиссиягә, башлыча, балалары бәхетен «йөз грамм»га алмаштырган ана исемен йөртүче затлар гына килгән иде. «Күке аталар» чирен йоктырган ул хатыннар табигать тарафыннан бирелгән олы вазифаны - тапкан баласын тормыш авырлыкларыннан саклауны, үз кочагына сыендырып багуны, әхлак кануннары буенча тәрбия бирүне онытып баралар.
Әгәр дә җәмгыятьтә рухи түбәнлеккә тәгәрәү бүгенге тизлектә дәвам итсә, тора-бара Россия аталы-аналы ятимнәр иленә әйләнмәсме?! Моңа юл куймас өчен, баланың кешелек хокукларын дәүләт күләмендә кайгырту зарур: баласын тәрбияләргә теләмәгән атадан яки анадан үз балалары файдасына алимент түләтмәскә, ә ярым-йорты гаиләдә үсүче балага, билгеле бер суммада, ай саен дәүләт пособиесе бирергә. Ә инде үзенең ата яки ана бурычын үтәмәүче «күке ата-аналар»дан алар үзләре тудырып та, ятимлеккә дучар иткән балага бирелә торган пособие суммасыннан ике-өч мәртәбә күбрәк акчаны, махсус салым рәвешендә, мәҗбүри рәвештә тотып калырга.
Баласын тәрбиялисе урында эчүдән бер дә айнып тормаган хәсрәт аналарны һәм аталарны административ җаваплылыкка тартып һәм үгет-нәсихәт биреп кенә игә китереп булмый. Аңласа, алар бары тик кискен җәза телен генә аңларлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: