Туган як

Өметләребез биредә акланды

Гурген һәм Бавакан Манукяннар Түбән Камада 20 елга якын яши. Бирегә алар чарасызлыктан килгәнннәр: Әрмәнстанда булган җир тетрәү нәтиҗәсендә йортлары җимерелгән. Бавакан өйдән чыгарга өлгергән, бу вакытта эштә булган ире Гурген, җәрәхәтләнеп, дәваханәгә озатылган. Тик иң аянычлысы һәм үкенечлесе - алты айлык уллары вафат булган. Гаиләнең торырга урыны да, эшләре...

Гурген һәм Бавакан Манукяннар Түбән Камада 20 елга якын яши. Бирегә алар чарасызлыктан килгәнннәр: Әрмәнстанда булган җир тетрәү нәтиҗәсендә йортлары җимерелгән. Бавакан өйдән чыгарга өлгергән, бу вакытта эштә булган ире Гурген, җәрәхәтләнеп, дәваханәгә озатылган. Тик иң аянычлысы һәм үкенечлесе - алты айлык уллары вафат булган.
Гаиләнең торырга урыны да, эшләре дә булмый. Шул вакытта Түбән Камада яшәүче туганнары аларны бирегә чакырган. Килүен килгәннәр, тик 80нче еллар ахырында-90нчы еллар башында төпләнү, эш табу авыр булган. «Прописка»сыз рәсми рәвештә эшкә урнашу мөмкин түгел. Шуңа күрә Гурген Грантович «шабашка»ларга йөргән, нигездә, төзелештә эшләгән. Аннары туку станогы сатып алып, хатыны белән йоннан юрганнар тукып сатканнар. Яңа килгән кешеләргә мөнәсәбәт төрлечә булган. Кемдер акча эшләү-ләреннән гаеп тә таба...
-Без бит урламыйбыз, - ди Гурген Манукян. - Бернинди начарлык эшлә-мибез. Үзебез эшләп мал табуда нинди начарлык булсын! Начар милләт юк, начар фикерле кешеләр була. Кирәк чакта ярдәм кулын сузарлык дуслары күп аларның. Тора-бара гаилә квартир сатып ала, хәзер шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Түбән Камага күченгәч, ике балалары туган: Вахтангка - 28, Венерага 25 яшь.
- Олыбызга хәзер 30 яшь тулган булыр иде, - дип көрсенеп куя Бавакан. - Шөкер, балалар үзләре дә гаилә кордылар, оныкларыбыз бар. Әрмәнстанга алар сирәк кайта. Ватан тартып торса да, якыннарының каберләре анда булса да, куркыныч хәтирәләр һаман да күз алдында. Торыр урыннары да юк, җирне күптән сатканнар. Балалар да үзләрен түбәнкамалы дип саный. Өч ел элек шәһәрдә әрмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе оешкан. Алар аны «диаспора» дип йөртә. Аның җитәкчесе
итеп Гурген Манукян сайланган. Хәзерге вакытта оешмада зур гаилә булып берләшкән 100ләп әгъза бар. Халыклар дуслыгы йортында үз кабинетлары бар. Анда милли әйберләр дә: савыт-саба, кием, келәм, музыка уен кораллары һ.б. урнашкан. Балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Алар туган телне, мәдәниятне өйрәнә, «Аревик» ансамблендә җырлый-бии. Оешма шәһәркүләм чараларда, бәйрәмнәрдә еш катнаша. Мисал өчен, тиздән Сабантуй җитә, тулы куәткә аңа әзерлек бара.
Милли бәйрәмнәре күп. Мәсәлән, «Терендез». Аны 13 февральдә җырлап-биеп уздыралар, һәркем үз теләген теләп (кияү-гә чыгу, бәби табу, уңыш мул булу һ.б.) янып торучы учак аша сикерәләр. 7 апрельдә Гүзәллек көне үткәрелә.
-Милли ашларыбыз - иңтәмлеләре, - дип саный Бавакан Манукян. - Долма, хашлама, кюфта, сыр һәм башкалар. Кибетләрдә сатыла торган лаваш безнекенә һич охшамаган. Җәен яшелчәләр ашарга тырышабыз. Башка халык ашларын да пешерәбез: мантый, бәлеш, кыстыбый яратабыз. Биредә яшәгәнгә бер дә
үкенмибез, киң күңелле дусларыбыз, күршеләребез бар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: