Туган як

Медицинада бар да яхшы икән...

Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында 2015 ел нәтиҗәләре буенча, безнең муниципаль районның сәламәтлек тармагы 2нче урынга күтәрелгән, ди. 2014 елда гына әле 14нче урынны биләгән булганбыз. Аек акыл ирешмәслек бер могҗиза булып, айлап түгел, көнләп биләмәләрен һәм тәэсир көчен арттыра барган химияле предприятиеләре шыплап тутырылган Түбән Кама өчен бу хыялларның...

Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында 2015 ел нәтиҗәләре буенча, безнең муниципаль районның сәламәтлек тармагы 2нче урынга күтәрелгән, ди. 2014 елда гына әле 14нче урынны биләгән булганбыз. Аек акыл ирешмәслек бер могҗиза булып, айлап түгел, көнләп биләмәләрен һәм тәэсир көчен арттыра барган химияле предприятиеләре шыплап тутырылган Түбән Кама өчен бу хыялларның чынга ашуы түгелме соң?! Булмас димә, булыр. Бу саннар бит сәламәтлек саклау системасының еллык эш йомгагына багышлап, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, үзебезнең муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашында уздырылган киңәшмәдә яңгыраган.
Киңәшмәдә төп доклад белән чыгыш ясаган сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова китергән саннар да күңелләргә сары май булып ятарлык. Узып киткән елда бездә халык саны артуы, шул ук вакытта үлем очраклары күрсәткеченең кимүе күзәтелгән икән. Йөрәк-кан тамыры чиреннән үлүчеләр дә азрак булган. Чөнки узган ел кан әйләнеше органнары чирләрен киметү, миокард инфарктының үлемгә илтү очракларын азайту өчен дә бик нык тырышканнар. 2015 елда ясалган катлаулы операцияләр дә (нейрохирургия буенча - 28, буыннарны алмаштыру буенча -
147, коронография - 148, кардиостимулятор имплантациясе - 12, шунтирова-ние - 17, ангиография -
103) шуны раслый. Урология буенча 25 балага ясалган операция дә шул исәпкә керә.
Түбән Кама медик-ларының узган елгы эшчәнлегенә зур бәя бирү белән беррәттән, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәр квартал саен шундый очрашу уздырып, сәламәтлек саклау системасы эшен анализлау, финанс, матди-техник тәэмин ителеш һ.б. мәсьәләләрне карау зарурлыгын искәрткән.
Муниципаль район җитәкчелегенең һәм, шулай ук, сәламәтлек саклау министрлыгының матди якны кайгыртуы нәтиҗәсендә, кадрлар кытлыгын бетерүдә алга китеш бар. Мәсәлән, соңгы биш елда бездә яшь табибларга 91 квартир бирелгән (шуның бу тармакта эшләгән вакытта яшәп торыр өчен бирелгән 24е - шәһәр ветераннар йортыннан); торак шарт-ларын яхшырту өчен 15 табибка Грант бирелгән һәм аларның 11е инде үз квартирларында яши. Бүгенге көндә элекке поликлиника бинасына табибларга яшәргә бирү өчен реконструкция уздыру мәсьәләсе дә уңай чишелер кебек...
Бу елыбыз яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән. Андый кампаниячел чаралар батып баручының саламга тотынуын хәтерләтсә дә, ник дип аны бер-ике ел алданрак игълан итмәделәр икән, дип уйлап куйдым беркатлыланып. Ул чир ике ел рәттән якыннарыбызны алып китмәгән булыр иде. Әлеге киңәшмәдә күңел юаткыч мәгълүмат китерелгән - яман шеш чире ачыклануга бер ел дигәндә үлеп китүчеләр саны соңгы өч елда үзгәрешсез икән бит безнең муниципаль районда. Казан, Әлмәт, күрше Яр Чаллы белән чагыштырганда, бездә бу күрсәткеч аз, ди. Аз булыр, ник булмасын, ди, безнең организм инде андый вак-төяккә бирешмәслек хәлгә килеп беткән бит. 2015 елда диспансеризация барышында шеш авыруына таруның 534 очрагы ачыкланган, шуның 100е - яман шеш авыруы. Түбән Кама медиклары анализы рак барлыгы ачыкланган кешеләрдән 60 процентының әлеге чир азудан үлеп беткәнен күрсәткән, пациентларның 30 проценты инде чир тәмам тамыр җәйгәч кенә исәпкә алынган, ә 22 проценты диспансерда исәптә тормаган, чирлеләрнең 21 проценты диспансеризация үтмәгән булган, 8,4 процентында рак икәне - соңыннан, гәүдәләрен ярып карагач гына ачыкланган. Бу төр чирлеләрнең 2,5 проценты дәваланудан баш тарткан. Коры саннар теле шуны сөйли.
Бу төр чирлеләрне соңгы мизгелләренә кадәр караган кеше буларак, шуны әйтә алам, ни өчендер, табиблар аны башлангыч чорында ук ачыклый алмыйлар. Ярый инде, сиксәнгә якынлашып килүчеләрне бу чир алып китсә, картлыкка, табибларга күренмәүләренә сылтарга була, ләкин иллесенә дә җитмәс борын имәндәй нык ирләрне алып китә... Озак еллар дәвамында, приступ булган саен, дәваханәгә «ашыгыч ярдәм» илтсә дә, бу чирнең башлангычын ачыклый алмаулары сәер. Сызлауларына түзәр хәле калмаган чирле кешене, диагноз куя алмыйча, ел буе Түбән Кама белән Казан арасында куалап йөрткән табиблар үзләре ракны башлангыч стадиясендә ачыклый алмаганны, медицинада әлифне таяк дип тә белмәүче пациент нишләсен соң?! Ак халатлылар үләргә «фатиха» биреп кайтарып җибәргән чирле кешенең күз карашы төшләренә кереп йөдәтмидер шул андыйларны...
Шеш авыруларына кагылышлы хәлне яхшырту, онкология чирләреннән үлү чоракларын киметү максатыннан, сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан билгеле бер чаралар планы эшләнгән. Идарә начальнигы Венера Рәхимова өстәмә җайланма сатып алып, ике табибны җәлеп итеп, химия терапиясе курсын үткәрә торган кабинет ачарга тәкъдим иткән. Киңәшмәдә, шулай ук, ике автомашина сатып алу һәм белгечләрне өйрәтү юлы белән, Түбән Камада терминаль стадиядәге онкология чирлеләр өчен паллиатив ярдәмне үстерү мөһимлеге турында да сүз барган.
Бу урында барыгыз да яман шеш авыруы якты дөньядан алып киткән якыннарыгызны, күрше-тирәгезне, танышларыгызны барлагыз әле. Күңелегезгә авыр булмасын өчен, үземнән башлыйм. Соңгы унбиш елда бу чир өч кешебезне алып китте -узган елның көзендә җир куенына салынганы типсә тимер өзәр 48 яшьтә иде. Шәһәр янәшәсендәге авылларның берсендә бер гаиләдән дүрт кешегә кагылды ул яман чир... Ә андыйлар күпме бездә?! Көн дә Казанның онкология үзәгенә автобус йөрткәнче яки кешеләрне машинада ташыганчы, Түбән Каманың үзендә онкология үзәге ачарга вакыт, күптән вакыт инде! Онкология үзәгенә генә түгел, күзгә операция ясатырга да, томография аша каралырга да, йөрәкне тикшертергә дә, эчке органнарга УЗИ узарга да, ни өчендер, халык я Казанга, яки Чаллыга, яисә Чабаксарга чыгып чаба. Сәбәбе ни-нәрсәдә икән соң моның?..
Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның «Давайте исходить из того, что мы должны научить наших пациентов, что они должны делать, и человек все это должен выполнять», дип әлеге киңәшмәдә әйткән сүзләре хакында уйлап утырганда, озак еллар дәвамында шәһәрдәге рус газеталарының берсен җитәкләгән лаеклы ялдагы хөрмәтле кеше керде редакциягә. Ул үзенең шушы көннәрдә генә поликлиникада булуы, анализ тапшырту өчен, үзен бер кабинеттан икенчесенә тинтерәтеп йөртүләре, ахыр чиктә, кирәкле кабинет ремонт-ка ябылганлыктан, ул ачылмый торып, анализны тапшыру мөмкин түгелле ачыклануын озаклап сөйләде. Акылсызлык бәласенә менә дигән мисал! Анализ алып утыручылар ничек телиләр һәм ничек дөрес дип саныйлар, пациентны шулай бер кабинеттан икенчесенә футбол тубы урынына бөтерелдерәләр.
Кыскасы, медицина тармагындагы реформа гади халык ияләнгән системаның астын-өскә китереп бетерде, кемнәр өчендер, бәлки бу бик тә уңайдыр, әмма пациентларга һәм үз эш нәтиҗәләрен чирле кешене савыктырып аякка бастыру дип санаучы намуслы табибларга гына түгел.
Фирая МОРАТОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: