Туган як

Медицина полислары, пациентларның хокуклары…

Түбән Кама күппрофильле үзәк дәваханәсенең 2нче поликлиникасында медицина иминияте компаниясе һәм дәваханә җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды. Әлеге сөйләшүнең төп максаты - медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту, алардан һәркем файдалана алырлык итү. Бу юнәлештә бергәләшеп эшләү зарур. Киңәшмәгә журналистлар да чакырылган иде, алар да табибларга һәм иминиятләштерүчеләргә күп сораулар бирде. Хәзерге вакытта...

Түбән Кама күппрофильле үзәк дәваханәсенең 2нче поликлиникасында медицина иминияте компаниясе һәм дәваханә җитәкчеләре катнашында киңәшмә булды. Әлеге сөйләшүнең төп максаты - медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту, алардан һәркем файдалана алырлык итү. Бу юнәлештә бергәләшеп эшләү зарур. Киңәшмәгә журналистлар да чакырылган иде, алар да табибларга һәм иминиятләштерүчеләргә күп сораулар бирде.
Хәзерге вакытта Түбән Камада медицина иминияте өч нигездә тора: «Ак барс-Мед», «Коткару», « Чулпан-Мед». Шәһәр кешеләренә нәкъ менә шушы оешмалар мәҗбүри медицина иминияте полислары бирәләр дә инде. Шулай да, медиклар әйтүенчә, бүгенге көндә 10 меңләп кеше аларның берсендә дә исәптә тормый. Беренче карашка әһә-миятсез булып күренсә дә, пациентлар өчен аның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин.
Әйдәгез, теге яки бу поликлиникага беркетелүнең ни өчен кирәк булуы хакында уйланып карыйк. Беренчедән, сәламәтлек саклау учреждениеләре үзләренең пациентларының төгәл санын белергә тиеш. Чөнки килә-чәктә медицина учреждениеләре чынбарлыкта пациентлары күп-ме булуга карап финансланачак. Поликлиникага беркетелгән пациентлар табибка язылганда, диспансерлаштыру узганда, табибны өйгә чакырганда кыенлык күрмиләр. Беркетелмәгән пациентлар кинәт авырып киткән очракта, үзләре яшәгән урынга якын поликлиникага мөрәҗәгать итәләр икән, алар өчен чыгымнарны башкалар
түли дигән сүз. Медицина белгечләре тагын шунысына да игътибар иткәннәр: кагыйдә буларак, беркайда да исәптә тормаучы кешеләр дәваханәләргә авырулары катлаулангач кына мөрәҗәгать итә. «Алар беркайда да тикшерелмиләр, авыруы азгач кына, турыдан-туры ятып дәвалану бүлекләренең кабул итү бүлмәләренә китереләләр. Шуңа күрә, йогышлы булмаган хроник авырулар, шулай ук туберкулез, ВИЧ кебек авырулар белән сәламәтлекләре турында үз вакытында кайгыртмаган кешеләрне соңгы чиктә генә китерәләр, шуңа бәйле рәвештә, алар арасында үлүчеләр дә күп. Тагын да куркынычрагы: өлкәннәр дәваханәләргә ешрак мөрәҗәгать итсә, эш яшендәге кешеләр үз сәламәтлекләренә битараф», - дип сөйли Түбән Кама күппрофильле дәваханәсе баш табибының поликлиниклар буенча урынбасары Сергей Мерясев.
Медицина иминияте компанияләре белән бердәм булып, килешенеп эшләргә кирәк, дип исәпли күппрофильле дәваханә белгечләре. Иң яхшы вариант: компания хезмәткәрләренең мәҗбүри медицина иминияте полислары биргәндә үк пациентка хокукларын һәм бурычларын аңлату. Медицина учреждениесенең кимчелекләрен тикшереп, начар хезмәт күрсәтелү турында күзәтеп йөрү белән генә чикләнмичә, анда теркәлергә, диспансерлаштыруны һәм флюорографияне үз вакытында узарга кирәклеге турында яхшылап аңлатырга.
«Ак барс-Мед» компания-сенең Кама аръягы регионы буенча башкаручы директор урынбасары Илсур Исламов сүзләренчә, бер ел эчендә аларга төрле сораулар белән 247 түбәнкамалы мөрәҗәгать иткән. 193 кеше киңәш сораган, 54е шикаять белдергән. Шикаятьләрнең яртысы тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү турында. Һәм, иминиятләштерүчеләр фикеренчә, аларның барысы да диярлек нигезле. Сүз уңаеннан, «Ак барс-Мед»ка мөрәҗәгать итүче пациентларның 13 проценты кайсы табибны сайлау турында киңәш сораган. Анысы да бик әһәмиятле. Пациентка үзе теләгән медицина учреждениесен сайлау (яшәү урынына карамыйча) мөмкинлеге булдырылгач, хәлләр катлауланды. Дәүләт гарантиясе программасы кысаларында, чыннан да, кешеләрнең медицина учреждениесен сайларга мөмкинлекләре бар. Ләкин шунысын да аңларга кирәк, аның яшәү урыны поликлиника хезмәт күрсәтә торган зонада түгел икән, табибны өйгә чакырту мөмкин булмаячак. Әгәр табиб пациентны үз участогына алырга ризалашса гына, территориаль яктан беркетелгән медицина учреждениесен алмаштырырга мөмкин.
Әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый. Хәзер мондый эшлекле очрашулар ешрак - айга өч мәртәбә булыр, мөгаен. Ә монысында кайбер уртак фикергә килүләргә ирешелде кебек. Сәламәтлек саклау министрлыгында тәкъдим ителгәнчә, якын киләчәктә дәваханәнең клиник диагностика поликлиникасында иминиятләштерү компанияләре вәкилләре өчен эш урыннары булдырылачак һәм алар пациентлар белән тыгызрак элемтәдә торачак.
2015 ел азагында «Имин-ләштерелгән затларны аларга медицина ярдәме күрсәтүнең барлык этапларында мәгълүмати тәэмин иткәндә мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлек итү регламентын раслау турында» федераль әһәмияткә ия документ чыкты. Бу хәзер барлык этапларда да медицина иминиятендә катнашучыларга мәгълүмати тәэмин итү мөмкинлеге бирелергә тиеш, дигән сүз. Шул исәптән, мәҗбүри медицина иминияте исәбеннән түләнә торган диспансерлаштыру, профилактик һәм башка төрле медицина тикшерүләре турында да.
Иминият вәкилләренең барлыгы өч дәрәҗәсе булыр дип уйланыла. Мәгълүмати үзәкнең беренче дәрәҗә вәкилләре тәүлек әйләнәсендә медицина хезмәтләре алу турында консультацияләр бирәчәк. Икенче дәрәҗә вәкилләр иминиятләштерелгән кешеләргә телефоннан шалтыратып, дәваханәләрдә үткәрелә торган профилактик медицина чаралары турында исләренә төшерәчәк. Шулай ук пациентка кирәкле хезмәтләр турында да сөйләячәк. Өченче дәрәҗә иминият вәкилләре - болар квалификацияле экспертлар - пациентның хокулары бозылуга юл куелмаганмы икәнлеген ачыклаячак. Боларның ничек гамәлгә ашырылачагын алдан әйтеп бирү кыен, әлбәттә. Кагыйдә бозулар ачыкланса, гадәттә, иминиятләштерүчеләр дәвалау учреждениесенә штраф сала. Шул ук вакытта, пациентларга андый кагыйдә бозуларның эчтәлеге турында бөтенләй әйтелми. Ә яңа законнар документы түбәндәге аңлатмалар белән тәмамлана:
Медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлек итү барышында граждан-нарның мөрәҗәгатен карауны яки кабул итүне нигезсез кире кагуга, мөрәҗәгатьләрне карауның вакытын сузуга мөрәҗәгатьне тикшерү барышында мәгълүм булган шәхси серләрне, закон тарафыннан сер итеп сакланырга тиешле башка мәгълүматларны читкә чыгаруга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле мәгълүматны бирмәү яисә чаралар күрмәүгә юл куелмаска тиеш.
Бу схема үзен аклармы, вакыт күрсәтер.
Алсу ЮМАТОВА,
Түбән Кама күппрофильле үзәк дәваханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: