Туган як

Мәдәният учакларында

Тоба талантлары сокландырды Элек авылга шәһәрдән артистлар килсә, ул зур бәйрәм була иде, авыл халкы клубка агылды Ә менә хәзер авылдан шәһәргә киләләр: Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге авыл һәвәскәрләрен концертлар белән чакыра башлады. Беренче булып Каенлыдан килделәр, бик матур концерт куеп киттеләр. Алардан соң чират Тоба авылы талантларына...

Тоба талантлары сокландырды
Элек авылга шәһәрдән артистлар килсә, ул зур бәйрәм була иде, авыл халкы клубка агылды Ә менә хәзер авылдан шәһәргә киләләр: Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге авыл һәвәскәрләрен концертлар белән чакыра башлады.
Беренче булып Каенлыдан килделәр, бик матур концерт куеп киттеләр. Алардан соң чират Тоба авылы талантларына җитте, аларның чыгышы да сокланырлык булды.
Концертны Марсель Якупов башлап җибәрде. Бу егетнең җырлавын авыл Сабантуйларында һәм башка мәдәни чараларда яратып тыңлыйбыз. Талантлы гаиләдә туып-үскән егет шул, әти-әнисе дә җырчылар. Бүгенге кичәдә дә әнисе Тәнвирә Якупова үзенең чишмәдәй тавышы белән «Балаларга фатиха» җырын башкарды.
Кичәне алып баручылар Марсель Якупов һәм Гүзәл Маликова үз авыллары тарихын да сөйләп үттеләр. Тоба мәдәният йорты җитәкчесе Лилә Әхтәмова йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлады. Аның әнисе Назия белән заманда мәктәптә бергә укыдык, ул бик матур җырлый иде, моңы кызына да күчкән.
Җырларны биюләр алыштырды. Гармунчы Рәйхан Нәфыйков уйнаганда яшь чакларга кайтып килгәндәй булдык. «Каз өмәсе» дигән күренеш тә һәркемнең күңеленә хуш килде. Җырлый-җырлый каз йолкып утырган авыл кызлары һәм алар янына егетләр үз рольләрен бик оста башкардылар.
Концерт тәмамлангач, Халыклар дуслыгы йорты кафесында тобалылар кунакларга төрледән-төрле ризыклар тәкъдим итеп, аларның ничек әзерләнүе һәм файдасы турында да сөйләделәр.
Кыскасы, Тоба һәвәскәр-ләре белән очрашу күңелле булды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев һәм Казаннан килгән язучы Мәдинә Маликова да котладылар.
Ә чиратта - Кызыл Чапчак авылы талантлары, дип игълан итте Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов. Карап карыйк, чапчак-лылар ниләр күрсәтер икән?
Земфира РӘХИМОВА,
«Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе.
Гармунчы гына түгел, үзе җырлар да яза…
Халыклар дуслыгы йортында шәһәребезнең оста гармунчысы һәм җырлар авторы Ринат Гайнуллинның иҗат кичәсе бик күңелле узды.
Җыр-моң сөюче күп шәһәрдәшләребез җыелган бу кичәне Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкаручы директоры Вәсилә Исмәгыйлева ачты. Аннан соң Ринат Гайнуллин гармунын сузып җибәрде, татар халык көйләрен һәм үзе язган җырларны зур осталык белән башкарды.
Ринат - Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында туып-үскән егет. Күптәннән инде Түбән Кама яши, төп эшеннән буш вакытларын сәнгатькә багышлый, «Чишмә» гармунчылар ансамблендә уйный. Шушы ансамбль белән республикабызның гына түгел, илнең күп төбәкләрендә, шул исәптән, Пермь, Владивосток, Төмән, Красноярск шәһәрләрендәге федераль Сабантуйларда чыгыш ясады. Аның язган җырлары гына да егермедән артык, шул исәптән, шәһәребезнең танылган шагыйре Никифор Тукмачев сүзләренә иҗат ителгәннәре дә бар.
Кичәдә Ринатның сәхнәдәшләре - җырчы Венер Хөрмәтуллин, «Чишмә» ансамбле, гармунчылар Тәлгать абый һәм Наил Миңнебаев һ.б. да чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, Ринат Гайнуллинның хатыны Гөлсәрия дә оста җырчы икән. Шагыйрь Никифор Тукмачев шигырьләрен дә яратып тыңладык.
Дүрт сәгатькә якын барган бу кичәдән тамашачылар бер дә кайтырга ашыкмады. Шушы көннәрдә 60 яшен тутырачак Ринат Гайнуллинны Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Зөлфирә Бигашева котлап, яңа иҗади уңышлар теләделәр.
Ильяс БИКБАЕВ.
Үзегезнең нәсел шәҗәрәгезне беләсезме?
Түбән Кама музеенда «Шәҗәрә тарихы» дип исемләнгән бик кызыклы күргәзмә ачылды. Аның авторы - Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы, Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев.
Мансур Корбангали улы күп еллар дәвамында архивларда эзләнеп, үзенең унынчы буынга кадәр нәсел шәҗәрәсен төзегән. Алай гына да түгел, күп кенә авылдашларына (ул үзе Әлки районыннан), шулай ук, башка танышларына да үзләренең шәҗәрә тарихларын ачыкларга ярдәм иткән. Мансур әфәнде бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә, ул һәвәскәр тарихчы гына түгел, оста рәссам да әле.
Менә шушы үзенчәлекле күргәзмә ачылу уңаеннан, шәһәр музеенда «түгәрәк өстәл» янында сөйләшү узды, анда музей хезмәткәрләре, аксакаллар шурасы әгъзалары, китапханәчеләр, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары һ.б. катнашты. Чыгыш ясаучыларның фикере уртак булды: Мансур Ганиев бик кирәкле эшчәнлек белән шөгыльләнә, бу күргәзмә белән мөмкин кадәр күбрәк түбәнкамалыларны, бигрәк тә яшьләрне таныштырырга кирәк. Чөнки, яшерен-батырын түгел, күпләр, белсә дә, үзенең әби-бабасын гына белә (кая ул Мансур Ганиев ачыклаган унынчы буыннар!), шулай итеп, гаилә тарихлары югалып бара.
«Шәҗәрә тарихы» дигән күргәзмә Түбән Кама музеенда киләсе елның гыйнвар уртасына кадәр эшләячәк. Барып карарга вакыт тапсагыз, бер дә үкенмәссез.
Суфиян Минһаҗев,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.
Шәҗәрә
Сорау туса, белмәгәннән,
Нәрсә соң ул шәҗәрә?
Данлы шәхес җавап тапкан:
«Үткәннәргә тәрәзә».
Бик тырышам, кирәкләргә,
Ясыйм шәҗәрәләрен,
Үткәннәрне күрер өчен
Ачам тәрәзәләрен.
Үҗәтләнеп, күңел биреп,
Шәҗәрәләр төзимен.
Мәрхәмәтле варисларның
Бабайларын эзлимен.
Әгәр эшем барып чыкса
Балалардай шатланам.
Кызыксынганнар шат булса,
Кошчыктай канатланам.
Без бурычлы бабайларны,
Әбиләрне барларга.
Онытмыйча, искә алып,
Дога кылмак аларга.
Ни халәттә яшәсәк тә
Без бурычлы аларга.
Без бурычлы туганнарын,
Балаларын барларга.
Гомерләрне буш уздырмыйк.
Үткәннәрне белмичә.
Кем булганнар, ни кылганнар?
Белергә теләмичә.
Йә, кардәшләр, без өйрәник,
Үткәннәрнең тормышын,
Кардәшләрен, кордашларын,
Ничек яшәү кормышын.
Мансур ГАНИЕВ.
Чираттагы очрашу
Соңгы вакытта шәһәребездәге Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә респуб-ликабызның танылган иҗатчылары белән берсеннән-берсе кызык-лы, мавыктыргыч очрашулар үтә.
Әле шушы арада гына чираттагы кунакларыбыз - Казаннан берничә журналист һәм язучы килде. Аларның берсе -
Илфак Шигапов заманында безнең шәһәрдәге «Туган як» газетасы редакциясендә эшләп киткән кеше булгангамы, исеме яңгырауга ук зал дәррәү кул чапты. Җырчы Илсөяр Бәдретдинова репертуарындагы күпчелек җырларның сүзләрен һәм көен иҗат итүче дә бит әле ул. Китапханәдәге очрашуда Илфак Шигапов үзенең ораторлык осталыгы да зур булуын күрсәтте. Сүз уңаеннан, безнең китапханәдә аның 2012 елда чыккан «Югалту» дигән китабы бар, алып укырга теләүчеләр булса, рәхим итегез.
Очрашуга килгән кунак-лар арасында танылган язучы Мәдинә Маликова да бар иде. Аңа беркем дә 80 яшь бирмәс! Җор телле, буй-сыны да яшьләрнекеннән ким түгел, тамашачыларны үзенә каратты да куйды.
Менә шушы һәм башка кунакларыбызның чыгышлары үзебезнең түбәнкамалылар башкаруындагы шигырьләр һәм җырлар белән бик матур үрелеп барды.
Рәмзия КАМБИЕВА,
үзәк китапханәнең методик бүлек мөдире.
Аналарга багышлап
Шәңгәлче авылы мәдәният йортында «Газизләрдән газиз әниләр» дип исемләнгән кичә узды.
Аналар көненә багышланган бу кичәдә сәхнәгә дүрт ана чыкты: Әлнур Хәкимова, Рузалия Мортазина, Чулпан Гыйльманова һәм Лариса Тимербаева. Алар үзләренең һәрьяктан уңган булуларын күрсәттеләр. Аш-су әзерләүгә оста хуҗабикәләр дә, җырга-моңга сәләтле сәхнә осталары да булуларын күрдек. Бу кичәдә авылның башка талантлары да чыгыш ясады: Наил Гарифуллин баянда оста уйнады, Илшат Илдарханов үзенең матур җырлары белән тамашачыларның алкышларын яулады.
Венера СӘЛИМОВА,
Шәңгәлче мәдәният йорты директоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: