Туган як

Машиналар һаман да газоннарда...

Түбән Кама халкыннан шәһәр җитәкчелегенә керә торган иң күп зарлану сүзләре һаман да шул - шәхси автотранспорт хуҗаларының үз машиналарын тротуарларга,подъезд төпләренә һәм хәтта газоннарга кертеп куюлары турында. Бу хакта кичә җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин әйтте. Мондый тәртипсезлек, мәсәлән, Вахитов урамындагы 2нче, 8/14нче, Химиклар...

Түбән Кама халкыннан шәһәр җитәкчелегенә керә торган иң күп зарлану сүзләре һаман да шул - шәхси автотранспорт хуҗаларының үз машиналарын тротуарларга,подъезд төпләренә һәм хәтта газоннарга кертеп куюлары турында. Бу хакта кичә җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин әйтте.
Мондый тәртипсезлек, мәсәлән, Вахитов урамындагы 2нче, 8/14нче, Химиклар урамындагы 94нче йортлар янында хөкем сөрә. Ә бит, югыйсә, бу йортлар янәшәсендәге саклана торган автостоянкаларда буш урыннар һәрвакыт бар. Юк, кыйммәтле автомобильләр алу өчен байлыгы җитәрлек булган хуҗалары үз транспортларын тиешле урынга - стоянкага кую өчен түләргә акчасын кызганып (кайберләре, бәлки, күтен машинасыннан аерып, күпмедер араны җәяү узарга иренептер - югыйсә, сәламәтлекләре өчен файда гына булыр иде), ишегалларын кыргый "автостоянка"га әйләндереп бетерделәр. "Туган як"та элегрәк инде язылганча, оят дигән нәрсәне белмәгән кайбер адәм актыклары хәтта йорт янындагы агачлар арасына тимерчыбык сузып, үзләренә "персональ стоянка" щмәлләп куюдан да читенсенми...
Нәтиҗәдә, шәһәрнең болай да начар булган экологиясенә тагын да өстәмә зыян килә, кешеләр үз подъездларына машиналар арасыннан кысылып керергә мәҗбүр була, алай гына да түгел, ишегалларында балаларның һәм өлкәннәрнең машинага тапталу очраклары ешайды. Алла сакласын, ул-бу була калса, "Ашыгыч ярдәм" генә түгел, янгын сүндерү машиналары да подъезд янына якын килә алмаячак.
- Без бу мәсьәләне киңәшмәләрдә инде күп мәртәбә күтәрдек, ләкин ул әле һаман хәл ителми, ә халыкның урынлы зарлануы артканнан-арта бара, - диде Айдар Метшин. Ул хокук саклау органнарына (аерым алганда, полиция участковыйларына), шулай ук, йорт "старший"ларына һәм инфраструктура буенча инженерларга бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнергә кушты.
Бу чираттагы кисәтүнең файдасы булырмы-юкмы, күрербез. Моңа кадәр ул тәртипсез машина хуҗаларына бик сирәк һәм кечкенә штрафлар салынгач, әлләни исләре китмәгәндер шул. Рәттән барысына да, машиналары йорт яныннан тәмам юкка чыкканчыга кадәр, зур штрафлар түләтелсә, ә кайберләрен, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, эвакуаторга төяп алып китсәләр, начар булмас иде дә бит. Әмма, ай-һай, бездә күп нәрсә сүздә генә кала. Тәмам түземлеге беткән халык арасыннан билгесез "төнге уч алучылар" килеп чыгып, газоннарда, тротуарларда, подъезд төпләрендә калдырган машиналарга карата "террорлык актлары" куллана башламасалар ярый инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: