Туган як

Малайлар күбрәк туган

Узган елны Түбән Кама балалар табу йортында 3824 сабый дөньяга килгән, шуларның 1993е - малайлар, 1831е - кызлар. Соңгы елларда балалар күбрәк туа башлаган. Әйтик, 2008 елда туган балалар саны 3 меңнән бераз гына артса, узган елны исә 4 меңгә якын бала дөньяга килгән. Иң еш бирелә торган исемнәр арасында...

Узган елны Түбән Кама балалар табу йортында 3824 сабый дөньяга килгән, шуларның 1993е - малайлар, 1831е - кызлар. Соңгы елларда балалар күбрәк туа башлаган. Әйтик, 2008 елда туган балалар саны 3 меңнән бераз гына артса, узган елны исә 4 меңгә якын бала дөньяга килгән.

Иң еш бирелә торган исемнәр арасында - Әмир, Тимур, Кәрим, Данил, Артур, Камил, Кирилл, Никита, Егор. Кызларга исә Азалия, Алинә, Самирә, Милана, Арина, Анастасия, Дарья, Виктория кебек исемнәрне күпләп кушканнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре әйтүенчә, узган ел ахыры белән чагыштырганда, шушы ел башында шәһәребездә халык саны, кимендә, 30 кешегә арткан. Алар әлеге хәлне берничә сәбәп белән аңлаталар. Беренчедән, яшь гаиләләргә балалар тудырырга этәргеч бирә торган федераль һәм республикакүләм программалар бар. Алар арасында елдан-елдан артып баручы Ана капиталы, «Бәләкәч» программасы буенча яңа микрорайоннарда балалар бакчалары ачылуы һ.б. Узган елны өч бакча файдалануга тапшырылды. Шуларның икесе шәһәрдә булса, берсе - авыл җирлегендә. Алга таба да болай барса, шәһәребездә халык саны елдан-елдан артып барачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: