Туган як

Мактаулы исемгә лаек

Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Түбән Камадагы әгъзалары исеменнән, язучы Фәтхулла Абдуллинга «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» исеме бирүне сорап, Түбән Кама мэры Айдар Метшинга язылган хатны укып тыңлаганнан соң, бу тәкъдим хупланды, ул бу исемгә лаеклы дип табылды. Фәтхулла Абдуллин - күп...

Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Түбән Камадагы әгъзалары исеменнән, язучы Фәтхулла Абдуллинга «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» исеме бирүне сорап, Түбән Кама мэры Айдар Метшинга язылган хатны укып тыңлаганнан соң, бу тәкъдим хупланды, ул бу исемгә лаеклы дип табылды.
Фәтхулла Абдуллин - күп еллар дәвамында шәһәребез төзелешендә прораб, участок начальнигы, өлкән инженер булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, дистә елдан артык «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкләгән. Без - аксакаллар, аны күптәннән белсәк тә, аксакаллар шурасы әгъзасы итеп кабул ителгәч, аның икеләтә көч белән, бар сәләтен җигеп, шәһәребез, республикабыз өчен тырышуын күреп, бездә «Туган як» газетасы аша шәһәрдәшләребезгә аның тормыш юлы турында аз гына булса да мәгълүмат җиткерү теләге уянды.
Фәтхулла Абдуллин Мөслим районының Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Үз авылында башлангыч белем ала, аннары Мари-Буляр җидееллык мәктәбен тәмамлап, колхозда төрле эшләрдә эшли. Әнә шулай итеп, ул яшьтән үк тормыш арбасына җигелә. Чөнки ул 11 яшьлек чагында әтисе каты авырып вафат була.
Мәктәптә укыганда актив һәм сәләтле укучылардан исәпләнә, матур әдәбият белән кызыксына, шигырьләр яза. Укуын алга таба да дәвам итәргә тели, ләкин колхоздан чыгарып җибәрәселәре килми, аңа паспорт бирмиләр, гаиләгә дә ярдәм итәргә кирәк.
Белем алырга теләге бик зур була егетнең. Шул максат белән, туу турындагы таныклыктан башка бернинди документсыз ул Ташкентка чыгып китә, анда башта тимерюлчы булып эшли, аннары тимер юл техникумын тәмамлый, мастер булгач, Үзбәкстанда юллар салучы булып эшли. Кыргызстанда Токтогол ГЭСын төзүдә, 1966 елгы җир тетрәүдә җимерелгән Ташкент шәһәрен торгызуда катнаша.
Читтә белем алып, зур төзелешләрдә тәҗрибә туплап, яхшы гына яшәсә дә, «торган җирдән туган җир яхшырак» дип, туган якларга кайта, 1968-1998 елларда прораб, участок начальнигы, өлкән инженер сыйфатында Түбән Кама шәһәрен һәм «Нефтехим» берләшмәсен төзүдә җаваплы эшләр башкара. Ул шәһәребездә беренче трамвайлар җибәрүдә күп хезмәт куйган кеше, хезмәт ветераны.
Яшьтән әдәбиятка гашыйк, күп укыган, Үзбәкстанда яшәгәндә Казанда һәм Уфада чыгучы газеталарга мәкаләләр җибәреп торган Фәтхулланың очерклары, хикәяләре, шигырьләре «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Идел», «Аргамак», «Мәйдан» журналларында дөнья күрә.
1968 елдан ул «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, соңрак аның җитәкчесе, 15 ел дәвамында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең сценарийлар авторы. 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көнгә язучының барлыгы 13 китабы дөнья күргән.
Фәтхулла Абдуллин драматургия өлкәсендә дә уңышлы гына иҗат итеп килә. Аның «Без кешедән киммени?», «Сау бул дип әйтә алмыйм» дигән пьесаларын Минзәлә һәм Түбән Кама драма театрлары сәхнәләштерде.
Ф.Абдуллин - тәрҗемә өлкәсендә дә сыналган кеше. Ул төрек язучысы Азиз Несинның егермедән артык хикәясен татарчага тәрҗемә итеп бастырды. Үзенең дә берничә хикәясе Казах язучысы Сәид Баязитов (милләте буенча татар) тәрҗемәсендә казах матбугатында дөнья күрде.
Югарыда язганымча, Фәтхулла Абдуллин - 15 ел дәвамында «Җидегән чишмә» музыкаль кичәләре өчен сценарийлар язып, милләтебезнең күренекле уллары-кызлары катнашкан ул чараны җанландыруда үзеннән зур өлеш керткән, шәһәребезнең данын күтәрүдә, яшь буынны тәрбияләүдә армый-талмый эшләгән шәхес. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең иң актив һәм эшлекле җитәкчесе буларак, берләшмәгә яшьләрне тартучы, дистәдән артык каләм тибрәтүчене республика Язучылар берлегенә кабул итү өчен юллама бирүче дә Ф.Абдуллин булды.
Ул шәһәребез төзелешендә озак еллар дәвамында фидакарь хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шулар арасында «Спецстрой», «Строймеханизация», «Татэнергострой» оешмаларыныкы да шактый.
1998 елда аңа ТР төзелеш һәм архитектура министрының Мактау грамотасы тапшырыла. 1989 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
Әдәбиятны һәм милли мәдәниятне үстерүдәге уңышлары өчен Түбән Кама шәһәре, ТР профсоюз комитеты, Татарстан АССР Югары Советы, ТР Дәүләт Советы Президиумының һәм шәһәр мэрының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2012 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Хәзерге көндә Фәтхулла Абдуллин, аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, әдәбият-сәнгать буенча эш алып бара. Шәһәребездә телләр турындагы канунны тормышка ашыруда башлап йөрүчеләрдән санала. Тиздән аның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз.
Барлык яктан - үзенең хезмәте, тормышы белән яшь буынга үрнәк шәхес буларак, Фәтхулла Абдуллин «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек дип саныйбыз һәм тәкъдим итәбез.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.
Лилия Заһретдинова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: