Туган як

Өлкәннәрне тәрбиягә алучылар бар

Шәһәребездә һәм авылларда ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайлар күп. Аларга кибеткә яки поликлиникага барып кайту гына түгел, өйдән чыгу да авыр. Шундый вакытта яннарында үзләрен тәрбияләрлек игътибарлы кеше булу бик кирәк. Бу - җитди мәсьәлә. Шуны исәпкә алып, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты тарафыннан «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә»...

Шәһәребездә һәм авылларда ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайлар күп. Аларга кибеткә яки поликлиникага барып кайту гына түгел, өйдән чыгу да авыр. Шундый вакытта яннарында үзләрен тәрбияләрлек игътибарлы кеше булу бик кирәк.

Бу - җитди мәсьәлә. Шуны исәпкә алып, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты тарафыннан «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты тәкъдим ителгән. Ул 2017 елның гыйнварында га-мәлгә кергән. Татарстанда бү-генге көндә тәрбиягә 15 өлкән яшьтәге кеше алынган.

Мондый адымга бару - зур җаваплылык икәнен аңларга кирәк, чөнки гаиләгә җитди бурыч йөкләнә. Өлкән кешегә гаилә әгъзасы итеп карау гына аз, өйдә тиешле шартлар да тудырылырга тиеш. Тәрбиягә ике кеше дә алынырга мөмкин. Әмма өлкән кешене тәрбиягә теләсә кем ала алмый. Опекуннарга карата таләпләр бар. Беренчедән, якын туганнарына мондый мөмкинлек бирелми. Аннан караучы гаиләсе ике кешедән арт-масын, аларның яше буенча да чикләү бар: ир кеше - 60, хатын-кыз 55 яшьтән өлкән булырга тиеш түгел. Эчкечелек, наркомания, туберкулезның ачык формасы, венерик, психик, рак, йогышлы чир белән авыручылардан, хөкем ителгән кешеләрдән гариза кабул ителмәячәк.

Тәрбиягә алынган кеше опекуннарга пенсиясенең 75 процентын биреп барачак. Хөкүмәттән дә ярдәм каралган: сәламәт булган яки III группа инвалид өчен - 4 мең сум, II группа инвалид өчен - 6 мең сум, I группага 8 мең сум түләнә.

Бу проект белән танышкач, «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дәваланучылар белән сөйләштем. Фикерләр төрле, әлбәттә. Мамадыш районында туып-үскән, хәзерге вакытта шәһәрдә яшәүче Сүрия ханым: «Өлкән кеше бала-чага түгел бит ул. Якты йөзең белән вакытында ашатып, дауларын биреп, урын-җирен чиста тотсаң, шуңа канәгать бит алар», - дип үз фикерен белдерде. Һәрхәлдә, өлкәннәр белән җиңелрәк, дигән фикердә мин: баланың мәктәптән кайтуын көтү, кем белән аралашуын ачыклау һ.б. кебек борчуларга урын юк монда.

Бу уңайдан, моннан күп еллар элек булган вакыйганы исемә төшердем. Эшем буенча, Химиклар урамындагы 94нче йорттагы бер квартирга кич белән генә бардым. Мин кергәндә химкомбинатта эшләүче хатын һәм ир, мәктәптә укучы ике балалары өйдә иде. Өйдә авыру кеше бер генә түгел, ә өчәү: 84 яшьлек сукыр һәм шешенгән аяклары белән бөтенләй йөри алмаган 87 яшьлек әбиләр, инсульт кичереп көчхәл белән сөйләшә торган 92 яшьлек бабай. Хуҗалар әбиләргә «мама» дип, бабайга «дядя Леша» дип эндәштеләр - монысы күптән вафат булган әтиләренең иң якын дусты икән. Караучысыз калып, инсульт та кичергәч, кызганып, аны да үз гаиләләренә алганнар. «Бер пешкән аш барыбызга да җитә. Без эштә вакытта балалар көндез аш җылытып ашаталар», - диде хуҗа хатын. Өлкәннәрнең чиста урыннарын, үзара шаярып-көлешеп сөйләшүләрен, хуҗаларның һәм балаларның бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен күргәч, сокланудан үзләренә рәхмәт әйтеп чыгып китүем мәңге онытырлык түгел. Чөнки ягымлы сүз - үзе дару бит ул.

«Мир не без добрых людей» - ди халык мәкале. Арабызда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең язмышына битараф булмаган киң күңелле кешеләр бардыр. Андыйларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләр булса, тулырак белешмә алу өчен, Кайманов урамындагы 16а адресы буенча урнашкан «Милосердие» үзәгенә килергә мөмкин. Кабул итү бүлмәсенең телефон номеры: 43-43-50.

Земфира ГАРИФУЛЛИНА
«Милосердие» үзәге табибы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: