Туган як

Үлемгә илтүче юл

(Әсәрдән өзек) Наркотикларның законсыз әйләнешенә күзәтчелек бүлеге тикшерүчесе Руслан Солтанов та тик ятмады бу көннәрдә, җаен туры китереп, шәһәр наркология диспансерына барып кайтты. Тикшерү эшенә ачыклык кертердәй мәгълүмат алырмын, бәлки, дип уйлаган иде. Бинасы ук шыксыз, төссез бу учреждениедә алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелектән дәвалау үтәләр. Тормышның төпкеленә тәгәрәгән ке-шеләр үзләре...

(Әсәрдән өзек)
Наркотикларның законсыз әйләнешенә күзәтчелек бүлеге тикшерүчесе Руслан Солтанов та тик ятмады бу көннәрдә, җаен туры китереп, шәһәр наркология диспансерына барып кайтты. Тикшерү эшенә ачыклык кертердәй мәгълүмат алырмын, бәлки, дип уйлаган иде.
Бинасы ук шыксыз, төссез бу учреждениедә алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелектән дәвалау үтәләр. Тормышның төпкеленә тәгәрәгән ке-шеләр үзләре теләп алган чирдән тернәкләнү уза биредә.
Диспансерның баш табибы Әсгать Шәфыйков аз сүзле кеше булып чыкты. Ул башта, Руслан килеп күрешүгә үк: «Ашыгыч эшем бар, җыелышка чакырганнар иде», - дип, чыгып китәргә җыенган иде. Аны да аңларга була: монда дәваланучы пациентларның «бәйләнчек» туган-тумачаларыннан гарык булгандыр, шуңа күрә тизрәк качу ягын карыйдыр. Тик Русланның тикшерү органнарыннан икәнен белгәч, сорауларга җавап бирү өчен бераз вакыт табачагын әйтте. Аның кысан кабинетына кереп утыргач, Руслан сүзне нәрсәдән башларга белмичә туктап калды. Кем турындадыр төгәл мәгълүмат алу өчен атап килмәгәч, сораштыруны гомуми нәрсәләрдән башлады:
- Әсгать Хатипович, эшегез тыгыз, ахры? Күренеп тора, клиентлар булмаудан зарланмыйсыз, - диде ул.
Шәфыйков ризасыз гына кулын селтәде:
- Әй, баш каткан алар белән. Клиентлар булмыймы соң?! Исәптә торучылар саны көннәнкөн арта. Бигрәк тә бәйрәмнәрдән соң, күп эчеп, йә начар сыйфатлы суррогат аракы белән агуланганнар килә монда. Үзләре килми, әлбәттә. «Ашыгыч ярдәм» белән китерәләр. Туганнары, якыннары чакырган була...
Баш табиб, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның, дипме, кабат кулын селтәде дә, төгәлрәк сораулар бирүен көткәндәй, тикшерүчегә төбәлде. Әле малайлыктан чыгып та җитмәгән бу яшь кеше белән «мәче-тычканлы» уйнап утырасы килмәгәне әллә каян күренә.
- Сездә исәптә торучы наркоманнар кызыксындыра мине. Шәһәребездә күпме наркоман бар икән? - диде Руслан, ниһаять, әңгәмә башлау өчен уңайлы сорау табуына эчтән генә куанып.
Шәфыйковның маңгае җыерылып килде. Бу хәлдә аның кашлары борын өстендә кушылып беткәндәй якынайды. Ул нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, имән бармагын маңгаенда йөртеп алды:
- Хәзерге вакытта алты йөздән артык наркоман исәптә тора, - диде ул, сүзләренең дөреслегенә ышандырырга теләгәндәй, өстәл өстендәге кәгазьләр өеменнән берсен алды да таблицадагы санга төртеп күрсәтте.
- Тик бу шәһәрдәге нар-команнарны төгәл бил-геләүче сан түгел. Төгәле берничә мәртәбә артык булырга тиеш. Наркотик кулланучыларның бөтенесе дә исәптә түгел...
- Ә ничек исәпкә куясыз соң аларны?
- Гадәттә, туган-тумачалары, яшьләрне ата-аналары китерә безгә. Дозаны кирәгеннән артык кулланып, авыр хәлдә калучыларны «ашыгыч ярдәм» белән китерәләр.
- Үзләре килүчеләр дә бармы?
- Андыйлар юк дәрәҗәсендә. Бер мәртәбә наркотиклар бәйлелегенә эләккән кеше дәвалану турында уйламый. Каян да булса акча юнәтеп, яңа доза табу турында хыяллана.
- Сездә тернәкләнү узгач, алар кабат сау-сәламәт китәләрме?
Сорау урынсыз булды бугай, Әсгать Хатипович елмаеп куйды. Тик җавапсыз калмады:
- Сау-сәламәт булу-булмау - чагыштырма төшенчә. Әйе, без аларны дәвалыйбыз. Тик бездән киткәч, тагын нинди мохиткә эләгәләр бит?! Әгәр яшәү рәвешләрен үзгәртмәсәләр, кабат шул ук хәлгә төшәләр.
Исәптә торучылар арасында берничә мәртәбә дәваланып чыгучылар байтак икән. Баш табиб үзләрендә тернәкләнеп чыккан авыруларның кайберләренең наркотик-ларны кабат куллануларын һәм авыр хәлдә янә үзләренә китерүләрен ачынып сөйләде. Ярый ла коткарып калып булса! Дозаны арттыру аркасында үлүчеләр дә бар, ди.
- Урамда законсыз сатылучы героин ак төстәге порошок яки бөртекләр рәвешендә була. Чистартылу дәрәҗәсенә һәм нинди өстәмәләр кушылуга карап, көрән, коңгырт, хәтта кара төстә дә булырга мөмкин. Сатып алучы наркоман үзе алган катнашмада героинның күпме икәнлеген белә алмый.
Наркотиклар ничә кеше кулы аша үтсә, аңа шулкадәр өстәмә кушыла, - дип дәвам итте әңгәмәсен Әсгать Хатипович.
Сорауларга җавап би-рүдән бигрәк, халык алдында чыгыш ясау өчен ятланган доклад сүзләрен тезде генә табиб. Наркоманияне булдырмый калу өчен, профилактика йөзеннән, халык каршында күп мәртәбә лекция укырга туры килә, күрәсең. Предприятиеләргә, оешмаларга да баргалыйдыр. Шуның нәтиҗәсе: теле шомарган, кирәкле саннар барысы да исендә.
- Наркотикларга башка матдәләр кушу күләмне арттыру өчен кирәкме?
- Әйе, күләмне арттырып, үзләренә күбрәк акча кертү өчен кирәк, әлбәттә. Кеше гомере, сәламәтлеге исәбенә кесә калынайтучыларны бары тик байлык кына кызыксындыра. Наркотикларга түбән сыйфатлы башка наркотиклар яисә шикәр, крахмал, коры сөт порошогы, хинин кебек төсе-формасы белән охшаган матдәләр кушыла. Бөтен бәла дә шунда. Тилерткечнең тәэсир итү көчен белмәгән наркоман аны күп дозада куллана һәм шуның аркасында үлә.
- Хәзерге вакытта психикага тәэсир итүче матдәләрнең нинди төрләрен күбрәк кулланалар?
Шәфыйков тагын бераз уйланып торды.
- Наркотиклар күп төрле инде алар. Первитин, амфетамин, метамфетамин, кокаин, гашиш, марихуана кебекләре дә бар. Иң күп кулланыла торганы - героин, әлбәттә. Тик бу, героин кулланучылар гел шуны гына көтеп яталар, дигән сүз түгел. Ниндие бар, шуның белән хәлдән чыгалар. Хәзер синтетик наркотиклар да көннән-көн арта. Куллану - легаль булмаган наркотиклар сәүдәсенең ничек алып барылуына бәйле. Безнең төбәккә яшертен юллар белән күпләп наркотиклар кертелгән чакта клиентларыбыз саны да арта, күп дозада кулланып үлүчеләр дә шундый вакытка туры килә дип уйлыйм. Тик...
Руслан әңгәмәнең үзенә кирәкле юнәлеш алганын аңлап, игътибар белән тыңлап утыра башлаган иде, Әсгать Хатипович «тик»ләп туктап калды.
- Сез нәрсәдер әйтеп бетермәдегез кебек? - дип, аңа юнәлеш бирмәкче булды Руслан.
- Соңгы бер айда безнең диспансерга авыр хәлдә китерелүчеләр саны арту күзәтелә. Кыска гына вакыт эчендә, наркотикларны чамадан тыш дозада куллану аркасында ике кеше үлде. Бу - моңа кадәр күрелмәгән хәл...
Фәрит ИМАМОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: