Туган як

Күз яше

Кама буе. Әхсән Фәтхетдинов музее. Һәм мин. Ирексездән, күңелем тула да, күзләрем дымлана... Бу шатлык күз яшьләре дә, шул ук вакытта юксыну да. Ә тирә-як искиткеч сихри моңга тулган. Әхсәннең үзе кебек көчле рух, табигать белән кушылып, гөрелтеле оҗмах бакчасы барлыкка китергән. Уйлар, Кама дулкыннарына ияреп, еракта калган хатирәләр иленә...

Кама буе. Әхсән Фәтхетдинов музее. Һәм мин. Ирексездән, күңелем тула да, күзләрем дымлана... Бу шатлык күз яшьләре дә, шул ук вакытта юксыну да. Ә тирә-як искиткеч сихри моңга тулган. Әхсәннең үзе кебек көчле рух, табигать белән кушылып, гөрелтеле оҗмах бакчасы барлыкка китергән. Уйлар, Кама дулкыннарына ияреп, еракта калган хатирәләр иленә юл алам.
80нче еллар азагы, 90нчы еллар башы - дөньялар буталырга тора. Халыкның җилкәнсез калган көннәре. Ул аптырашта: кыйбла кайсы якта? Менә шул караңгы төннәрдә юлны күрсәтергә зирәк кешеләр кирәк. Акыллы фикер-киңәшләре белән халыкның эчке дөньясын үзгәртердәй, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли аң, милли акыл, милли моңын саклаучылар кирәк. Түбән Кама шәһәрендә андый кеше Әхсән Фәтхетдинов булды. Аның иҗатында халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, көнкүреше, яшәеше чагылыш таба.
Рәсем ясаучы - Түбән Кама халкы башта аны шулай атады. Чөнки ул шәһәр паркларын, мәйданчыкларын, олуг тау-чишмә (Кызыл чишмә) урыннарын, аэропортны, бина диварларын үзенең иҗаты белән баетты. Халык арасына үзенең иҗаты белән керде. Ап-ак чәчләре һәрдаим халык арасыннан күренеп-күренеп китә иде.Чалбарына кыстырылмаган ак күлмәге милләтебезнең аклыгын билгели торган төс. Шул ак төсләр аркылы ул чиста күңел көрлеге белән иҗат итте.
Әйе, табигый чиста күңелле кеше иде ул. Халкын да, илен дә бәхетле итәргә теләде, төссез, телсез, шаулы дөньядан игелек, әхлак, хаклык, матурлык таләп итте. Һәрбер сүзе тирән фикерле булды. Аңа «Ияләр иясе» дигән исем тагылды. «Җеннәр ясаучы рәссам» - икенче куша-
маты. Бу аның халык арасында яшәү билгесе. Шүрәле образы - иҗат көче, халкы-бызның әхлагы. Ул туган халкының тор-
мыш-көнкүрешен, тарихын, җыр-көй-ләрен, телен рәсемнәре белән сурәтли алды. Башкалада яшәмәсә дә, үзенең-зурлыгын, чын рәссам булуын раслый алды. Тукай, Җәлил, Такташ, Сәйдәш, Сара, Бакыйлар белән бер рәткә басты. Милли каһарманга әверелде, иҗаты, калкулык булып кына калмыйча, биек тауга әйләнде. Остаханәсендә Әхсән абый халык җырларын көйли-көйли эшләде. Әйе, халык җырларына мөнәсәбәте үзгә булды. Алар турында сөйләргә тотынса, бик озак, фәлсәфи якларына басым ясап, ялкынлы эчке кичерешләрен тезеп китә...
Иһ, талла-а-а, тала-а-а, талла-а, талла-а
Тала ике беләгем-м-м-м ........
Аны бүгенге эстрада артистлары кебек түгел, ә борынгыча, ниндидер ыңгырашу аша башкара. Әнә шулай үз тавышы аша халкыбызның борчу-зарларын иреккә чыгара кебек иде.
Яна-а-а, яна-а-а
Ике йөрәгем...
Бер карасаң, кешедә бер генә йөрәк, ә аның фәлсәфәсе эчендә - ике: берсе - тормышы, икенчесе - халык моң-зары эчендә яшәгән рәсем ясаучы.
Бер рәсемендә ул гармун тотып, җырлап утыра.
Әхсән абый бик уңган кеше. Ул тәүлекнең 24 сәгатен эшләп уздыра. Төп хезмәт урыны - бакчасы, ә остаханәсенә кирәк булган өчен генә, сирәк йөри. «Ияләрем бакчада «туды», - дия иде.
Ниятем Әхсән абыйның иҗатына анализ ясау түгел. Ул барыбызның да күз алдында. Теләге булган кеше эшләре белән күргәзмә залларында, аның музеенда таныша ала. Моннан тыш Әхсән Фәтхетдинов турында саллы гына китап дөнья күрде. Түбән Кама, аны зурлап, Кама елгасына терәлеп торган гүзәллек кочагында аның йортын - музеен булдырды. Аның турында безнең әдәбият һәм сәнгать әһелләребезнең җылы сүзләре бар, шагыйрь Зөлфәт Маликов «Остаханә» исемле шигырен аңа атап язган.Ул хәлләрне син аңларсың инде...
Әхсән туган, тамырдаш ла син! -
Күктән ишеп яуган кардаш та син,
Таңда койган яңгырдаш та син!
Гомумән, Әхсән абый үзенчәлекле шәхес иде. Мин байтак еллар аның белән аралашып яшәдем. Төрле чакларын күрергә туры килде: усал, кәмит, йомшак, баладай самими; бераз салып алса, кеткелдәп көлә; берәр җитди эшкә тотынса, үз эченә бикләнә, «телсез» булып кала. Бервакыт шундый хәл булды: Әхсән абый югалды. Беркайчан да эшенә, бакчасына хилафлык китермәгән кеше беркайда да күренми. Бер көнне очраклы рәвештә юллар кисеште моның белән. Бер чибәркәйне җитәкләгән бу. Авызы ерык, кулында чүпрәк сеткасы. Остаханәгә барышлары икән. Озак вакытлар бу матур күренеш дәвам итте. Җәй үтеп, көз җитте. Әхсән абый моңсу гына бакчага йөри башлады. Мондый матурлыкны мин үзем сизеп йөрдем. Хәзер исемә төшкән саен, күземә яшьләр килә. Әхсән абый ясаган тәне күренеп торган кыз рәсемен бер күреп калырга насыйп булды, күңел һәрвакытта да шул рәсемне искә төшерә. Кайда икән шул матурлык?..
Җитәкчеләребездән Метшиннарга бик рәхмәтле булды. Илсур Рәис улы аның китабын дөньяга чыгарды, ә Айдар Рәис улы Түбән Каманың иң матур урынында Әхсән йорты төзү турында карар кабул итте. Мин дә, яшь аралаш, аларга рәхмәт укыйм.
Әхсән абыйның үз урыны һәм сүзе бар иде. Ул сүзен курыкмыйча, кирәкле урында һәм вакытында әйтә белде. Аның белән санлашалар иде. Хуҗаларга турысын ярып сала. Зур заводның хуҗасына болай ди: «Заводны талап бетердегезме әле? Бетермәсәгез, миңа да бер китаплык калдырыгыз әле». Икенче бер кешесеннән: «Сезнең сакалыгыз үзегезнекеме, әллә ябыштырган гынамы?» - дип сорый. Тегесе: «Шүрәленеке», - дип китеп бара. Бервакыт, «Җидегән чишмә» кичәсеннән соң Илһам Шакиров белән Казанга китә. Юлда күбрәк Әхсән сөйли. Илһам, аны тыңлый-тыңлый, йокымсырап киткән. Уянса, Әхсән «Кара урман»ны җырлый. Илһам: «Тукта, җырлама!» - дип кычкырып җибәрә. «Әллә сиңа гына җырларга дигәнме?» - ди Әхсән. Илһам, машинаны туктатып, аны төшереп калдырган, имеш. Соңыннан Мөдәррис Әгъләмовка болай сөйләгән: «Мамадышка килеп җитәбез. Мин йокыдан айнып китсәм, кайдадыр таулар ишелә, сулар шаулап ага, сыерлар мөгри, сарыклар кычкыра кебек. Нәрсә булган, ахырзаман мәллә, дисәм, Әхсән «Кара урман»ны җырлый икән».
Туганнарын хөрмәт белән искә алды Әхсән абый. Телендә гел «безнең әти» (Сәрим), әни (Мәгъмүрә), Мидхәт абзый, Әкълимә, Әхтәм, Әсхәт булды, аларга багышлап әсәрләр иҗат итте. Әхтәм Фәтхетдинов Әлмәттә яши. Озак еллар газета редакторы булып эшләде, язучы, шагыйрь, берничә китап авторы.
Әхсәнгә журналистлар күп килә иде. Бигрәк тә Фирая Моратованы үз итте. «Бүген Моратова килә», - дип, яратып, көтеп тора иде. Фирая аның иҗатына даими күзәтү ясап барды, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән сөендерде.
Бервакыт халыкта шундый сүз тарала: теге рәсем ясаучы Тукай булган икән икән! Ул ул үзен Тукайга тиңләмәде, ә хөкүмәтебез, хезмәтен күреп, Габдулла Тукай исемендәге премия бирде. Ә «халык рәссамы» исемен халык аңа үзе бүләк итте. Бәлки, монысы иң кадерле һәм кыйммәтлесе булгандыр да.
Әхсән абый теләсә ничек, теләсә кайсы темага кулын тыкмады. Ул җәмгыятебезне борчыган сорауларга җавап эзләде һәм аларны халык белән уртаклашырга тырышты. Алар аның эшләрендә чагылыш таба. Ә хезмәтләре берничә циклга берләшә. Беренчесе, мәсәлән, шүрәле. Шүрәле - халкыбызның көзгесе, аның аркылы ул иҗат көчләрен, милләт эченнән югалган кыйммәтләрне кире кайтарырга тели. Шуның эчендә яшәргә чакыра.
Ияләр циклы иҗатында аерым урын тора. Аныңча, һәрнәрсәнең иясе булырга тиеш. Чишмә - урманнар, болын-елгалар ияле булганда гына бөтен гүзллеге белән саклана. Аны аңлаучылар да, кире кагучылар да булды, тик ул үз дигәнендә торды. Өченче циклга портретлар тупланган: Бакый Урманче, әти белән әнисе, Шукшин, Әгъләмов, Равиль Фәйзуллин һ.б. Шушы урында бер мәзәк хәлне сөйлисе килә, «Аккош күле иясе» шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка багышланган. Анда шагыйрь буй-буйлы бәйләнгән свитер кигән. Бер очрашкач, Әхсән, кет-кет көлеп: «Малай, мин сине яңа свитерлы иттем бит әле», -
дигән. Мөдәррис аңа каршы җавапсыз калмаган: «Син ул портретны Мәдәният министрлыгына сатып, миңа 100 грамм да салып бирмәдең, саран. Синнән бер ярты!» - дигән. Дөрестән дә, Әхсән абый тормышта бик саран кеше иде. Ул аны яшермәде дә. «Яшьли ятим калып, юклыкта үскәнгә», - дип аклана иде. Беркайчан да ул кибетләрдә йөрмәде, әйбер сатып алмады. Ялгышы турында әйтсәң: «Көн саен алышынып торган ул акчаны каян белеп бетерәсең? - дип, көлеп кенә куя. Аннан: - Аның өчен көн дә дөньяга чыгарга кирәк, ә минем үз дөньям», - дип өсти иде.
Дүртенче цикл - атлар. Бу тема аның иҗатында аерым урын алып тора. Ботаклы такта башларыннан төрле язмышлы атлар ясады. Марсель Сәлимҗанов әйткәндәй, ул атларның күзләре - татар күзләре.
Соңгысы - баганалар. Гомеренең азагында иҗат иткән җансыз баганаларга җан кертеп, дөньядан китеп барды ул. Циклның фәлсәфәсе шул: дөньядагы барлык баганаларның да үз язмышы бар. Ә Әхсән баганасы - биек, чиксез, очы-кырые күренмәгән шәфәкъ.
Бу дөньядан бакыйлыкка күчергәндә, аны гүргә үзем иңдердем. Һәм соңгы баганасын үз кулым белән утыртып калдырдым, Әхсәнгә дога кылдым. Ә күздән яшь ага иде...
Рөстәм Галиев,
Туфан Миңнуллин исемендәге
Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе, ТРның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге иясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: