Туган як

«Кызыл әтәч» куа килә

Яз җитү белән янгыннар саны арта - нигездә, коры үлән яна. Өстәвенә, бакчаларында кайнашучылар, чүп яндырабыз, шашлык пешерәбез дип, еш кына янгын чыгуга сәбәпче була. Аннары, көннәр бераз җылыттымы, безнең халык табигать кочагына ашкына, янәсе, саф һавада ял итә. Әмма мондый «ял итү»ләрнең күбесе аянычлы тәмамлана. Янгын чыгармаган очракта да,...

Яз җитү белән янгыннар саны арта - нигездә, коры үлән яна. Өстәвенә, бакчаларында кайнашучылар, чүп яндырабыз, шашлык пешерәбез дип, еш кына янгын чыгуга сәбәпче була. Аннары, көннәр бераз җылыттымы, безнең халык табигать кочагына ашкына, янәсе, саф һавада ял итә. Әмма мондый «ял итү»ләрнең күбесе аянычлы тәмамлана. Янгын чыгармаган очракта да, кәеф-сафа корган урыннарын чүп оясы ясап булса да калдыралар... Нишлисең, бездә «әдәп» шундый.

Статистикага күз салсак...

Ут белән эш итүчеләрнең саксызлыгы янгын чыгу сәбәпләре арасында беренче урынны алып тора. Мәсәлән, 25 февральдә Менделеев урамындагы 7нче йорт квартирларының берсендә янгын чыга. 1953 һәм 1958 елгы ике бертуган ир-ат зыян күрә, аларны пешкән җәрәхәтләр белән дәваханәгә илтәләр.Табиблар аларның берсен үлемнән саклап кала алмый. Баксаң, аек булмаган ирләр тәмәке тартканда саксызлык күрсәткән. 21 мартта Яшьлек урамындагы 36нчы йортның бер квартирында ут чыга. Янгын сүндерелгәч кенә, өй хуҗасының - 1975 елгы ир-атның инде вафат булуы ачыклана. Янып калган шәм ут чыгарган, дип фаразлана.
Мондый мисалларны күп китереп була. 2012 елның беренче кварталында гына да Түбән Кама муниципаль районында 37 янгын чыгу очрагы теркәлгән: 22се - шәһәрдә, 15е авыл җирендә. Нәтиҗәдә, ике кеше дөньядан киткән, тагын дүртесе пешкән җәрәхәтләр алган.
Күбесенчә торак йортлар, квартирлар, хуҗалык каралтылары яна - белгечләр әйтүенчә, янгыннарның 55 проценты. Тагын 23 проценты транспорт чараларына туры килә. Төзелеш, көнкүреш вагоннары, гаражлар да яна.
Алда әйтеп үткәнчә, янгын чыгу, беренче чиратта, ут белән эш иткәндә саксыз кыланудан барлыкка килә. Башка сәбәпләр дә җитәрлек. Мәсәлән, явыз ният белән ут төртү яисә мич ягып җылытканда, ут белән бәйле эшләр башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Тик, ни дисәң дә, үзебез, кешеләр, гаепле.

Бакчачылар колагына


Халык бакчага таралу белән, учагы да, мунчасы да ягыла. Әмма еш кына кешеләрнең саксызлыгы, ә бәлки җавапсызлыгы аркасында учагы мунчасын да, күршесенең өен дә яндырып көлгә әйләндерә. Бу - аяныч чынбарлык. Юкка гына ел саен көннәр җылыну белән республикада махсус янгынга каршы режим гамәлгә кертелмидер, шәт. Һәм бу вакытта бакчаларда учак ягу, чүп яндыру кебек гамәлләр катгый тыела. Әмма бу кешеләр үз бакчаларын чүптән, коры үләннән, былтыргы яфраклардан арындырмасын, дигән сүз түгел.
Бакчада янгын чыкса, аны тиз генә сүндерү җиңел булмас. Ник дигәндә, бер бакча икенчесенә терәлеп тора, ә юллары - ташка үлчим. Су булган очракта да, еш кына янгын сүндерү машинасы кирәкле урынга барып җитә алмый. Машина үтеп йөри алсын өчен юл киңлеге кимендә 4,5 метр булырга тиеш. Әмма бакчачылар рөхсәтсез, үз белдекләре белән юл өчен калдырылган метрларны «басып ала». Йорт-корылмалар арасы да кимендә 15 метр тәшкил итәргә тиеш, ул вакытта ялкынның бер йорттан икенчесенә сикереп күчү куркынычы кими икән.
Бакчачыларның гамьсез-легенә шаккатырлык! Бер-ничә сутый җирләрен җыештырган булып, чүбен, иске-москысын, корыган ботак, куакларны чыгарып бәрәләр дә, тынычланалар. Бу өемнең дөрләп янып китә алуын уйлап та карамыйлар.
Кыш буе ягылмаган мичләр белән аеруча сак булырга чакыра белгечләр. Аларны алдан тикшермичә ягу киңәш ителми, чөнки берничә ай эчендә кар, җил, су мичкә зарар китереп өлгергән була. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бервакытта да хәтердән чыгарырга түгел. Сиңа янгын куркыныч түгел, дип кем гарантия бирә ала? Бакчадамы син, квартирдамы, авылдамы, урмандамы - утка карата саксыз, ваемсыз булырга ярамый.

Һәм бакчачыларга тагын бер киңәш: чиләк, багор, лом, көрәк һ.б. һәрвакыт булсын, берәр мичкәгә су, берничә савытка ком тутырып куегыз. Кирәге чыга калса, кул астында булып торуы хәерле.

Учак яксаң - штраф


Урамда корыган агач, куаклар тирәсендә уйнап йөрүче бала-чагага да күз-колак булырга онытмыйк. Еш кына кулларында шырпы, зажигалка да күренгәли. Уеннан уймак чыкмагае! Коры үләннең күз ачып йомганчы янып китүен дә искә алсаң...
Соңгы бер атна эчендә генә дә Түбән Кама муниципаль районында 40тан артык янгын чыгу очрагы теркәлгән - корыган агач, куаклар, коры үлән янган. Шул сәбәпле, 25 апрельдән районда янгынга каршы махсус режим эшли башлады. Ул май урталарына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта урманнарга керү, табигатьттә учак ягу катгый тыела. Янгынга каршы кагыйдәләрне бозучыларга штраф салыначак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: