Туган як

Кыю, үткен, тәвәккәл...

Агачны - яфрак, кешене хезмәт бизи, дибез. Ә инде үзеңнең төп эшеңнән тыш тагы берәр мөһим эш белән шөгыльләнсәң, халкың, илең өчен берни кызганмасаң - бу инде икеләтә кешелеклелек, ватанпәрвәрлек, хәтта батырлык дияр идем. «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Түбән Кама муниципаль районы советы...

Агачны - яфрак, кешене хезмәт бизи, дибез. Ә инде үзеңнең төп эшеңнән тыш тагы берәр мөһим эш белән шөгыльләнсәң, халкың, илең өчен берни кызганмасаң - бу инде икеләтә кешелеклелек, ватанпәрвәрлек, хәтта батырлык дияр идем.
«Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе, Түбән Кама муниципаль районы советы депутаты Рөстәм Мәҗит улы Ганиевнең чын җитәкче, үз эшенең остазы булуын ишетеп-күреп беләбез. Шулай ук халкыбыз, туган телебез өчен үзен аямыйча, яңадан-яңа идеяләр белән янучы, шуны тормышка ашыруда көнне-төнгә ялгап эшләүче дә әле ул. Бары тик кыю, үткен, тәвәккәл кеше генә берьюлы берничә җаваплы хезмәтне алып бара, минемчә.
Шәһәребезнең зыялы аксакаллары Әнвәр Хәсәнов, Рәис Әхмәтша (мәрхүм) тәкъдиме белән йөкләнгән бурыч бер дә җиңелдән бирелмәгәндер. Зарлану, кемнәндер ярдәм көтү Рөстәм абый эше түгел. Сабыр холыклы, итагатьле, кешелекле Рөстәм Мәҗит улы барысына да өлгерә. Башкаларның ихтирамын казанам дисәң, иң элек үзең ихтирамлы бул. Бу алтын кагыйдәне тайпылышсыз үтәргә кирәк. Ничек итеп? Кайчан? Кайда? Җавап бер: «Һәрвакыт һәм һәр җирдә», - ди Рөстәм абый.
Тынгы белмәс җан, халкыбызда милли горурлык уяту белән бергә шәһәребездәге барлык белем бирү учреждениеләренең бүгенге көне, киләчәге өчен борчыла. Ел саен мәктәп укучылары өчен «Җырлы-моңлы балачак» дигән җыр бәйгесе һәм «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән спорт бәйгесе уздыра. Ул җыр ярышында татар, рус, чуваш һ.б. милләт балаларының татар халык җырларын башкару осталыгы сынала. Җиңүчеләрне алда тагы да кызыксындыру чаралары көтә. Арада уңганнары милли җанлы шәхеснең премиясе белән бүләкләнә, республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә катнаша.
Гадәттә, туган телгә булган мәхәббәт ата-ана тәрбиясе белән бирелә. Бу төр сыйфатлар Рөстәм абыйның кылган изге гамәлләрендә, гаиләсендә, Фәнизә ханым белән тәрбияләп үстергән балаларында, оныкларында чагыла.
Мин үзем кеше язмышын, кылган гамәлләренә карап, олпат язучылар, әдипләр иҗаты белән тиңләргә яратам. Бу очракта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары күңелемә килде:
Күңел берлән сөям
бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык
вактын татарның.
Татар бәхте өчен
мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә
чын татармын.
Шушы дүртьюллык шигырь минемчә Рөстәм абыйның күңел түрендә йөрткән сүзен, кылган гамәлен, чын йөзен чагылдыра. Аның тырыш һәм файдалы хезмәте, көндәлек тормышы һәммәбезгә дә үрнәк.
Нурзия МИРХАЗОВА,
«Ак калфак» оешмасы әгъзасы.
Фотода: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Рөстәм Ганиевкә бүләк тапшыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: