Туган як

Куркыныч авыру

Узган ел травматология пунктына хайваннар һәм җәнлекләр тешләгән 477 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 430ына дәвалау-профилактика чаралары күрелгән. Белгечләр түбәнкамалыларга күп очракта иясез этләр һәм мәчеләр, шулай ук, селәүсен, төлкеләр, кимерүчеләр ташлануы турында әйтә. 14 очракта хайваннарда котыру авыруы табылган. Травматология бүлеге мөдире Равил Зиннәтуллин әйтүенчә, бу йогышлы чир еш кына...

Узган ел травматология пунктына хайваннар һәм җәнлекләр тешләгән 477 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 430ына дәвалау-профилактика чаралары күрелгән. Белгечләр түбәнкамалыларга күп очракта иясез этләр һәм мәчеләр, шулай ук, селәүсен, төлкеләр, кимерүчеләр ташлануы турында әйтә. 14 очракта хайваннарда котыру авыруы табылган.
Травматология бүлеге мөдире Равил Зиннәтуллин әйтүенчә, бу йогышлы чир еш кына үлем белән тәмамлана. Вирус күбесенчә этләрнең (очракларның 60 проценты), сирәгрәк төлкеләрнең, мәчеләрнең һәм башка хайваннарның һәм җәнлекләрнең селәгәендә саклана.
Кеше аларның тешләве аркасында яки селәгәе аша зарарлана.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, котыру авыруыннан ел саен барлыгы 55 мең кеше үлә, 10 миллионы дәвалау ала. 10 минут саен бер кеше җан бирә. Азия һәм Африкада мондый очраклар бик еш була икән.
Узган ел республика дәваханәләренә хайван тешләгән яки тырнап алган 11 295 (2015 елда - 12 551) кеше мөрәҗәгать икән. Тешләүдән зыян күргән, ягъни котыру авыруы йоктырган 251 татарстанлы теркәлгән (2015 елда - 290). Шуларның яртысыннан артыгы йорт хайваннарыннан зыян күргән. Нигездә, чирне таратучылар булып төлке, янут эте, бүре, бурсык, ак төлке, кимерүчеләр, ярканат санала.
Котыру авыруы вирусын «саклаучы» җәнлекләр бер-берсе белән һәм йорт хайваннары - эт, мәче, сыер, сарык, ат белән уртаклаша». Равил Зиннәтуллин әйтүенчә, хәтта керпеләр дә куркыныч булырга мөмкин.
2нче стационар мөдире, хирург Идрис Вәлитов берничә ел Алжирда эшләп, котыру авыруы очракларын күргән.
- Эт тешләгән ир мөрәҗәгать иткәч, аның әлеге чирне йоктырганы ачыкланды: ияге салынып төшкән, селәгәе ага иде, - дип искә төшерде табиб. - Кызганыч, бу очракта берни эшләп булмады - авыру үлде. 10 кешелек гаиләнең дә котыру авыруыннан үлүен күрү бик авыр булды.
Белгечләр билгесез хайваннардан сакланырга киңәш итә. Тешләгән очракта вирус тиз арада үзәк нерв системасына җитә, шуңа күрә мөмкин кадәр тизрәк табибка күренергә кирәк. Котыру авыруыннан дәвалау-профилактика чарасы буларак прививкалар курсы (3тән алып 6га кадәр) билгеләнә. Шунысы да бар, котыру авыруы кешедән кешегә йокмый.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: