Туган як

Куаргамы-юкмы?

Баш ватам: кызгану кешелеклелек сыйфатына керәме? Кемдер уңай, икенчесе тискәре җавап бирер, «кемне кызганасың бит»,- диюче дә булыр. Ә мин тулай торак коридорында яшәүче мәче гаиләсе һәм бомжлар турында баш ватам. Берничә ел элек тулай торакта капиталь ремонт узды. УСР карамагында булганда, тулай торактагы тәртипкә артык игътибар итүче булмады, ә...

Баш ватам: кызгану кешелеклелек сыйфатына керәме? Кемдер уңай, икенчесе тискәре җавап бирер, «кемне кызганасың бит»,- диюче дә булыр. Ә мин тулай торак коридорында яшәүче мәче гаиләсе һәм бомжлар турында баш ватам.
Берничә ел элек тулай торакта капиталь ремонт узды. УСР карамагында булганда, тулай торактагы тәртипкә артык игътибар итүче булмады, ә менә шәһәр балансына күчерелгәч, ситуация үзгәрде. Беренчедән, бүлмәләрне хосусыйлаштыру турында карар кабул ителү белән биредә яшәүчеләр җанланды, күпләр зурдан кубып ремонт башлады. Безнең каттагы чүп үткәргеч торба янында, мәсәлән, бик озак вакыт бүлмә ишеге, диван, креслолар торды. Югыйсә, габаритлы чүпне чүп контейнеры янына төшерергә кирәклеге турында игълан бар. Гомумән, ишегалды җыештыручының хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәк. Ремонт турында сүз чыккач, бер вакыйга искә төште. Фатир алгач, ремонт башлап җибәрдем. Ул чүпнең күплеге! Капчыкларга тутырып, подъезд янындагы бер почмакка куябыз. Шунда күрше болай ди: «Безнең ЖКУда законны бик яхшы беләләр, чүпне үзең түкмәсәң, штраф салачаклар. Башымнан узган нәрсә, калганын үзең кара».
Чыннан ул чакта шундый закон, квитанциядә зур калдыклар өчен аерым түләү каралмаган иде әле. Икенче көнне ишегалды җыештыручы белән сөйләшеп, ремонт беткәч, машина ялларга сүз бирдем һәм шулай эшләдем дә. Ә хәзер нәрсә: чүп җыела торган урында диван-караватлар, стенка-шкафлар, линолеум төргәкләреннән тау барлыкка килә, шунда ук телевизор, компьютер экраннары, процессор, пакетына сыеша алмаган кием-салым... «Чүп торбасына зур чүп ташлыйлар да тыгыла, сасый. Аннан миннән зарланалар, янәсе чистартмыйм, идән юмыйм. Аптыраган инде: үземчә тырышам, югыйсә», - ди ишегалды җыештыручы.
Лифт эшләмәгән көнне тугызынчы каттан җәяү төшәргә һәм менәргә туры килә: этаж арасындагы шакшылыкны күреп, исең китәрлек. Җәмәгать урынында тәмәке тарту тыелса да, бөтен җирдә тәмәке төпчеге (полиция хезмәткәрләренә, юк-юкта, тулай торакларны әйләнеп чыгу зыян итмәс иде), шунда ук көнбагыш чүбе, буш сыра-аракы шешәләре, закускадан калган ризык кисәкләре, бер почмакта песиләр туалеты һәм сасы ис.
Мәче халкы кан дошманым түгел, шулай да аларны өнәп бетермим. Өченче ел коридорда берничә песи барлыкка килде, бераздан берсе балалады. Күршеләрнең бала коляскасын куыш итеп, шунда көн күрә бу гаилә. Өйләрендә песи асраган күршеләр боларны ашата, ләкин беркем дә артларыннан җыярга теләми. Суыклар башлангач, коридор тәрәзәләре ябылды һәм коридор сасы искә күмелде. Аптырагач, баласын подвалга төшереп җибәрдем, анасы үзе чыгар, дидем. Үчле мәчеләр: кичен эштән кайтуыма, ишек төбенә зур «тәбә» ясап куйганнар. Мине күрүгә, коридорның икенче ягына йөгерәләр. «Кулым күтәрелми, рәнҗер», - ди күрше ире. «Алайса, җыештыр!» - дим, ә ул авыз ера. Шөкер, узган ел күренмәде алар.
Аның каравы бомжлар белән «көрәштек». Алары янында песиләр чәчәк кенә. Яннарында басып тору түгел, коридорга чыгар хәл юк. Җитмәсә, күзеңә карап: «Урамда суык, катып үлүемне телисеңме?» - дигән булалар. Полиция белән куркытып булмый - көләләр генә. Шулай да, талаша-талаша, төрткәли-төрткәли куарга туры килә, чөнки кече йомышларын йоклаган килеш кенә үти икән алар. «Кешене урамга куасың. Каргыйм», - дигән сүз йөрәкне телсә дә, усаллык өстенлек ала: - Вакытында синең дә фатирың булгандыр. Эшләргә кирәк, шәһәрдә ишегалды җыештыручылар җитми, ә син шуның хезмәтенә төкереп, коридорда сиеп ятасың. Оят түгелме? Каргыйм, имеш! - дип, үземнән алда ишектән чыгарам, ә урамда суык. Яше иллеләр тирәсе булып та, карап торышка алтмыш-җитмеш яшькә тарткан бу ир, сөйләнә-сөйләнә, кышкы иртәнең карангылыгына кереп югала. Җил аның соңгы сүзләрен миңа җиткерә: салкын, каргыйм...
Котылды, дип уйласагыз, нык ялгышасыз: берничә көннән, күзен чекерәйтеп, тагын батарея янында утыра: «Бер сәгать кенә ятып торам да чыгып китәм. Сүз бирәм: идәнне пычыратмыйм». Сабырлык күрсәтеп, дәшми генә кереп киттем. Икенче көнне идәнне үземә юып алырга туры килде.
Ә бер елны Яңа ел төнендә бер ир-ат коридорда төн кунды. Карап торышка йортсыз кешегә охшамаган: пөхтә киенгән, чиста, үзеннән сасы ис тә килми. «Абый, ятмагыз монда, өегезгә кайтыгыз», - дим. «Эштән генә кайттым, барыр җирем юк, ике сәгать ятып торам да чыгып китәм», - ди. Кызганыч булып китте, мөгаен, хатыны белән талашкандыр, барып сыеныр кешесе юктыр. Ятсын соң, берәүгә дә комачауламый бит. Тик ул тиз генә чыгып китмәде, икенче көннең яртысын шунда аунап уздырды. «Төнлә бездән ашарга сорап алды, жәлләп бирдем. Ул да Аллаһ бәндәсе бит. Бомжга да охшамаган», - ди күрше хатыны. Тагын бер төн кунды ул коридор почмагында, бүтән күренмәде. Ә менә песиләрдән «072» хезмәтенә шалтыратып котылырга туры килде.
Болары артта калган хәлләр. Тагын көзгә кердек. Ташландык эт-песиләр дә, бомжлар да күренми әлегә...
Әлбәттә, дөньяда моннан да актуальрәк проблемалар бар, ләкин тамчыдан күл җыела: шушы вак кына тоелган мәсьәлә артында зурырагы, аның янында тагын да калкурагы тора бит.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: