Туган як

Көтелмәгән шатлык

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән чираттагы язылучыга бүләк тапшырылды. 27нче мәктәп китапханәчесе Кадрия Габдуллина Түбән Камада чыгучы газеталарга, шул исәптән «Туган як»ка да ел саен языла. Басмаларны якыннары да, мәктәптәге һәр теләгән кеше дә укый. Моның өчен аны мәктәп җитәкчелеге дә һәрчак мактап телгә ала. Шулай да әлеге бүләк аның өчен көтелмәгән...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән чираттагы язылучыга бүләк тапшырылды. 27нче мәктәп китапханәчесе Кадрия Габдуллина Түбән Камада чыгучы газеталарга, шул исәптән «Туган як»ка да ел саен языла.
Басмаларны якыннары да, мәктәптәге һәр теләгән кеше дә укый. Моның өчен аны мәктәп җитәкчелеге дә һәрчак мактап телгә ала.
Шулай да әлеге бүләк аның өчен көтелмәгән шатлык була. Үзе әйтүенчә, бала чагыннан ук, һәр газетаны түземсезлек белән көтеп алган. Гаиләдә һәр кеше аны беренче булып укып чыгарга теләгән.
- Мин Башкортстанда туып үстем. Әти-әнием гади колхоз эшчеләре. Алар Уфада татар телендә чыгучы үзәк һәм районның газеталарын алдырдылар, - дип искә ала Кадрия Габдуллина.
Укуга мәхәббәте аны татар теле һәм әдәбияте укытучысы белеме алуга этәрә. Шул ук вакытта ул китапханәче вазифаларын да үти. Аның тырышлыгы белән «Татмедиа» басмаларына 80нән артык хезмәткәр язылган. Әлеге эшен Кадрия Габдуллина алга таба да дәвам итәргә ниятли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: