Туган як

«Күркәм эшләребез шактый, «Дәүләт ансамбле» исеменә лаекбыз»

Шәһәребездә 1994 елдан эшли башлаган "Илһам" эстрада ансамбле бүгенге көндә дә үзенең абруен югалтмый.

«Илһам» ансамбленнән башка Түбән Камада бер генә чара да узмый. Коллектив Татарстанның башка районнарына гастрольләргә дә чыга. Биредә ике дистә елдан артык эшләүчеләр, берничә ел элек кушылучылар да бар. Барысы да зур һәм тату гаилә булып яши. Ансамбль турында аның җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин белән сөйләштек.

Үзешчәннән – профессиональ коллективка

1993 елга кадәр шәһәрдә профессиональ иҗат коллективлары булмаган. Булганнары да үзешчән статусында яшәп килгән. Ә алай уңайлы түгел: кая да булса концертлар белән чыгып китәргә кирәксә, предприятие җитәкчесе исеменә гариза язарга кирәк. Җибәрмәскә дә мөмкиннәр, чөнки беренче чиратта эшче, хезмәткәр үз эшен башкарырга тиеш.

– Мин үзем ул вакытта Техниклар йортында (хәзер Халык иҗаты йорты) «Романтики» эстрада коллективында эшли идем. Үзешчән коллективлар аерым, мәдәният бүлеге аерым. Ләкин 1993 елда «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле (бу коллектив та әле үзешчән генә) җитәкчесе Наил Әхмәтшин белән киңәшләштек, Түбән Камада профессиональ иҗат коллективлары оештыру кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, – дип башлады сүзен Илһам абый.

«Әйткән сүз – аткан ук», дигәндәй, Наил абый да, Илһам абый да коллективларының уставын язып, документлар җыеп, мәдәният идарәсе җитәкчесе Алсу ханым Забегаевага мөрәҗәгать итәләр, гозерләрен аңлаталар.

” 1994 елда Түбән Кама шәһәрендә биш профессиональ коллектив – «Илһам» эстрада ансамбле, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, яшь тамашачылар театры, халык уен кораллары оркестры һәм камера оркестры оеша. Аларны һәм барлык музыка мәктәпләрен мәдәният идарәсе үз канаты астына ала.

Илһам абый морадына ирешә. Ләкин репетицияләр уздыру өчен бина да кирәк. Эзли торгач, анысы да табылган. Коллектив әле дә Химиклар урамындагы 16 нчы йортта эшли.

– Бу урында элек кабаре урнашкан, аның хәтта ишек-тәрәзәләре юк иде. Мин бу бинаны администрациягә мөрәҗәгать итеп, сорадым, аны тәртипкә китердек. Ансамбль коллективында хуҗалык эшләре блогы да булдырдык. Эшкә хуҗалык мөдире, җыештыручы, балта остасы алдым. Коллективыбыз филармония дәрәҗәсенә җитте – барлыгы 32 кеше тупланды, шуларның 20 се – артист, музыкант, – ди Илһам абый.

Хәйриячеләр табып, алар ярдәме белән автобус, аппаратура сатып алганнар, мәдәният идарәсе сәхнә киемнәре тектерергә булышкан. Кием сызымнарын хәтта Уфада эшләткәннәр. Яңа оешкан ансамбльнең төп максаты 36 нчы һәм 37 нче микрорайоннарда яшәүчеләргә сәнгать хезмәте күрсәтү булган, тора-бара «Илһам» шәһәребездәге һәр мәдәни чараның аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән: Сабантуй, Нәүрүз, Кыш озату, Яңа ел, Җиңү көне бәйрәмнәре генә түгел, һөнәри (медицина, эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре һ.б.) бәйрәмнәр уңаеннан да чыгыш ясыйлар.

«Марат Фәйрушин безнең коллективта үсте»

Ансамбльдә урамнан кергән кеше юк. С.Сәйдәшев көллиятен, Алабуга сәнгать училищесын тәмамлаганнарны Илһам Хисмәтуллин махсус чакырган. Теләкләре булса, югары белем алу мөмкинлеге биргәннәр. Артистлар арасында төрле конкурс лауреатлары да күп.

Ансамбльдә озак еллар дәвамында Айгөл Газетдинова, Ренат Мостафин, Ирина Качуровская, Гүзәл Ильясова, Рөстәм Мортазин эшли. Соңгы елларда коллектив Рөстәм Асадуллин, Ильяс Шәяхмәтов кебек яшь артистлар белән дә тулыланды. Апрель аенда Марат Фәйрушин да ансамбльгә кушылды.

Яшьләр белән тәҗрибәле җырчылар арасында көндәшлек бармы?

– Юк, билгеле. Бездәге кебек практика Яр Чаллыда да күзәтелде. «Илһам» оешкан елны анда «Салават» театры, Хәния Фәрхи коллективы оешты. Яшьләр ямь генә биреп тора. Әйтик, Марат Фәйрушин безнең коллективта үсте дисәң дә була. Гимназиядә укыган вакытта репетицияләргә килә иде, конкурсларга монда әзерләнде. Аннары Казанда яшәде, ләкин пандемия артистларның барысының да кесәләренә сукканын аңлыйм. Шуңа да үзебезгә чакырдым. Аерым гастрольләр белән йөрергә тели икән, анысына да каршы түгелмен, – ди әңгәмәдәшем.

Шунысы да бар. Коллектив үзе дә еш кына гастрольләргә чыга. Социаль челтәрләрдәге фото-видеолар шул хакта сөйли. Пандемия вакытында чыга алмасалар, язын Тукай районының 10 авылында концерт куеп кайтканнар. Ләкин аеруча шаулап узган гастрольләре 1995-97 елларда булган: коллектив Татарстанның һәр районына барган һәм бөтен җирдә аларны яхшы каршы алганнар. Инде менә ансамбльдә «Илһам кызлары» квартеты үсеп чыккан.

Ә планнарда шәһәребезнең танылган коллективлары һәм артистлары белән Татарстанның зур шәһәрләрендә концертлар кую.

– Виталий Агапов, Ризван Хәким, Зиннур Сафиуллин һәм башка танылган композиторлар иҗат кичәләрен уздырганда мине дә чакыралар. Синең иҗатыңны, җырларыңны беләләр икән, бу бит үзе бәхет, – дигән фикердә Илһам абый.

Уңыш җиңел бирелми

Илһам Хисмәтуллинны халыкка таныткан беренче җырның «Күрми дисеңме әллә?» икәнен күбесе белмидер әле. 1979 елда курсташы Лилия Садриева сүзләренә язылган бу җырны яшь композитор Хәнәфи Шәйдуллинга биргән. Наил Әхмәтшин исә бу көйгә бию куйган.

– Җырны яратсыннар, җырласыннар өчен, ул нинди булырга тиеш? Җыр туып берәр атнадан аны халык җырлый башлый икән, димәк бу – уңыш. 1986 елда язылган «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дигәне бүген дә башкарыла. Ә кайчак җырның танылыр вакыты җиткәнче, берничә ел узарга мөмкин. Шуңа күрә яшь иҗатчыларга борчылмаска киңәш итәм, бәлки әле җимешләре өлгереп җитмәгәндер... – дигән фикердә Илһам абый.

Илһам Хисмәтуллин Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, шигырьләренә көй язган, Татарстан иҗатчыларын таныткан, Түбән Кама шагыйрьләре белән дә эшләргә ярата. Ә менә заказ буенча бүгенгәчә яза алмый. Илһам абый китапларны актарып, көй язылырга сорап торган шигырьләрне үзе эзли. Әйтүенчә, соңгы елларда шәһәребездә бик көчле язучылар һәм шагыйрьләр үсеп чыкты. Башкача мөмкин дә түгел: татар халкына Рахмай Хисмәтуллинны, Фәннүр Сафинны, Фәнзаман Батталны һ.б. биргән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе бит ул!

Әңгәмәдәшем җырларын татар эстрадасының күренекле артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Фидан Гаффаров, Мирсәет Сөнгатуллин, Фердинанд Сәлахов, Гүзәл Уразова һ.б. башкара. Әлбәттә, «Илһам» ансамбле артистлары репертуарларында җитәкчеләре язган җырлар да бар.

– Хәзерге вакытта «Илһам»- да 12 җырчы, баянчы эшли. Иң зур теләгем – коллективка дәүләт дәрәҗәсен алу. 27 ел буе халыкка хезмәт итеп, мәдәни яктан үстереп бардык, без моңа лаек дип саныйм, – дип планнары белән уртаклашты кунагыбыз.

Әлеге QR-код аша «Туган як»ның Инстаграм челтәреннән, әңгәмәнең видеоязмасын карый аласыз.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: