Туган як

Күренекле шәхесләрне барлап

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Соңгы елларда шәһәребез үзәк китапханәсе, халык арасында китаплар пропагандалаудан тыш, тагын да зуррак эшләр башлап җибәрде. Әлеге эшчәнлек әдәбиятыбызның башлангычында торган шәхесләрне халык хәтерендә яңарту, онытылган исемнәрне кире кайтарудан гыйбарәт. Әнвәр Шарипов Галим,...

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман» дигән темага республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Соңгы елларда шәһәребез үзәк китапханәсе, халык арасында китаплар пропагандалаудан тыш, тагын да зуррак эшләр башлап җибәрде. Әлеге эшчәнлек әдәбиятыбызның башлангычында торган шәхесләрне халык хәтерендә яңарту, онытылган исемнәрне кире кайтарудан гыйбарәт.
Әнвәр Шарипов
Галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап уздырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференция әнә шундый максатны күздә тотып оештырылган. Башкалабыз Казаннан, республиканың зур шәһәрләреннән һәм югары уку йортларыннан килгән гыйльми хезмәткәрләр, галимнәр катнашындагы мондый зур чара көн саен уздырылмый. Шуңа күрә китапханә коллективы тарафыннан зур хәзерлек эшләре башкарылган булуын да танырга кирәк. Бу, әлбәттә, кунакларны каршы алудан башлап, карап торышка әһәмиятсез булып күренгән мизгелләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмаган, дигән сүз.
Чарада катнашучылар теркәү узу белән, аларга үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе буйлап экскурсияләр оештырылды. Китапханә кунакларны үзенең китаплар байлыгы белән генә түгел, шәһәребезнең истәлекле урыннарына, аның кешеләренә, танылган шәхесләренә багышланган күргәзмәләре, картиналары, макетлары, киң эчтәлекле экспозияцияләре белән дә җәлеп итте. Гид һәрберсен җентекләп аңлатты, сорауларга җаваплар бирде...
Матур әдәбият залында конференциянең эшен башлап җибәрү өчен сүз Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы депутаты, шәһәр электр транспорты генераль директоры Рафаил Хәбибуллинга бирелде. «Татар халкының бөек улы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чаралар, шул исәптән әлеге республикакүләм фәнни-гамәли конференция дә, шәһәребезнең мәдәни тормышында зур әһәмияткә ия булып тора», - диде ул. Конференцияне оештырган үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренә һәм чыгыш ясаячак галимнәргә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге исеменнән рәхмәт җиткерде, фәнни конференция эшендә уңышлар теләде.
Күпсанлы китаплар, бай мәгълүмат чыганаклары саклана торган бүлмәләр һәм уку заллары аша йөргәндә, кунакларны китапханәләр системасының эшчәнлеге кызыксындырмыйча калмагандыр. Шуңа күрә «Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Гөлназ Арсланова кыскача гына үзләренең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көн китапханәсен кешеләргә укып тору өчен бирелә торган китаплар тупланмасы дип кенә түгел, ә үзенең әдәбият-сәнгать һәм тарих-белешмә заллары, мәгълүмат һәм библиография бүлеге, хокук-мәгълүмат үзәге, киңәшмә залы, иҗатханәсе, әдәби кафесы булган заманча мәгълүмати-мәдәни, аралашу, интеллектуаль һәм иҗади үсеш үзәге дип аңларга кирәк. Биредә китап сөючеләр карамагына 47 меңнән артык китап: матур әдәбият, фәнни-популяр һәм туган якка кагылышлы, классик һәм бүгенге заман әдәбияты, шигърият, сәнгать буенча әдәбият, фантастик һәм маҗаралы әдәбият саклана. Китапханәләрдә интернет ресурсларыннан бушлай файдалану һ.б. күп мөмкинлекләр бар. «Замана таләпләренә туры китереп эшләнгән мондый китапханә, ялгышмасам, безнең республикада беренчедер», - диде чыгышында Гөлназ Рәмзил кызы, горурлануын яшермичә. Аннан соң ул фәнни-гамәли конференциягә кагылышлы темага күчеп: «Бу елны Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак билгеләп үтү республикада зур вакыйга дип кабул ителде. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга Мәрҗани кебек бөек фикер иясе калдырган бай фәнни
Гүзәлия Гыйбадуллина
мирасны җиткерергә кирәк. Әлегә бу бөек шәхес турында мәгълүмат бик аз. Телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, танылган шәхесләребезне халыкка җиткерү турында үзебез уйламасак, кайгыртмасак, соңыннан үкенергә туры килмәгәе. Әнә шуңа да мондый фәнни-гамәли чараларны үткәрергә кирәк», - дип ассызыклады ул чыгышында.
Диләрә Гыймранова
Алга таба чыгыш ясаган ТР Милли китапханәсенең милли эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев та, әлеге фикергә кушылды. Ул, башкала кунагы буларак, Түбән Кама китапханәләр системасы эшчәнлеген югары бәяләде, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган шушындый күләмле чара уздыруның юкка гына Түбән Камага билгеләнмәгәнлеген, чөнки бу мәгърифәт йорты эшчәнлегенең Татарстанда гына түгел, Россиядә дә күп кенә китапханәләргә үрнәк булып торуын билгеләп узды. Аннары ул Мәрҗани хакында сөйләп, хәзерге вакытта бу бөек шәхес турында татар халкының бик үк мәгълүматлы булмавы турында да әйтте. Чыннан да, галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы буларак, зур фәнни эшләре белән татар тарихына кергән әлеге шәхеснең исеме, ничектер, татар дөньясында онытылыбрак калган. Һәм хәзерге вакытта аны милләтебез күгенә югарырык күтәрү өчен, хезмәтләрен тирәнрәк өйрәнергә һәм бу өлкәдә китапханәчеләргә дә, галимнәргә дә әле шактый эшләр башкарырга кирәк.
Республикабыз Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллинның чыгышы да конференция кунакларында тирән кызыксыну уятты. Милли китапханә фондындагы Шиһабетдин Мәрҗанигә кагылышлы кулъязмалар, материаллар турында сөйләде ул. Әлбәттә, бөек шәхеснең 200 еллыгы уңаеннан, дәрәҗәле галимнәр катнашында шушындый фәнни-гамәли конференция оештырган Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше мактауга лаек, диде. «Киләчәккә бару юлында без тарихны да онытмаска тиешбез. Шәхесләребезнең фәнни хезмәтләрен өйрәнү, аларны киләчәк буыннарга җиткерү - шулай ук бик зур бурыч», - диде ул. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган материаллар күп түгел икән. «Ләкин хикмәт санда түгел, ә аларның эчтәлегендә. Тагын шунысы да бар: Мәрҗанинең бик күп хезмәтләре әлегә бары тик кулъязма рәвешендә генә саклана. Аларны туплап, басма китап итеп чыгару буенча киләчәктә галимнәргә эш җитәрлек», - диде гыйльми хезмәткәр.
«Мин матбугатта эшләүче кеше буларак, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгында аңа багышланган язмалар, мәкаләләр матбугатта ишелеп торыр дип уйлаган идем. Әмма ләкин районнарда гына түгел, хәтта Казанда чыгучы матбугат чаралары да бу темага артык җәелеп китә алмады», - дип, тәнкыйть сүзе белән башлады үзенең «Шиһабетдин Мәрҗани һәм милли рух» дип исемләнгән чыгышын Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе, «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин. Чыннан да, зур мөнбәрләрдән күпме генә сөйләсәк тә, әгәр без бу бөек шәхесне халыкка танытуда эшне җанландырып җибәрмибез икән, татар рухы, милләтебезнең йөзек кашы булырдай шәхесебезнең нуры тоныкланып калачак.
Шиһабетдин Мәрҗани күпкырлы галим булган. Тарихчы - әнә шул кырларның берсе. Бу юнәлештәге эшчәнлеге аның тормышында әһәмиятле урын били. Түбән Кама шәһәренең 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илһам Ишмөхәммәтов бу хакта бик җентекле итеп сөйләде. Ризаэддин Фәхретдиннең Әлмәттәге мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова да үзен уйланырга мәҗбүр иткән фикерләрне җиткерде. Әйтик, Р.Фәхретдин Ш.Мәрҗанине үзенең рухи остазы дип санаган. Шуңа күрә аларның берсе турында сөйләгәндә, икенчесен искә алмау, зур хата булыр иде, диде. Ләкин әлегә милләттәшләребез Риза-эддин Фәхретдин турында күбрәк мәгълүматлы, ә Мәрҗани югалыбрак калган.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов, Шиһабетдин Мәрҗани турында сәйләп, аның рухи халәтен абсолют камиллек үрнәге белән чагыштырып, аның фәлсәфи ягын ачып бирде. «Камил инсан» фәлсәфәсенең асылына төшендерде.
Конференциядә шулай ук Түбән Кама районы Каенлы авылы китапханәсе мөдире Флера Гарипова, педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле укытучысы Фәйрүзә Галимова, шәһәр җәмигъ мәчетенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Яр Чаллы шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина; Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Розалия Гыйззәтуллина; «Таттелеком» ААҖ Яр Чаллы филиалы вәкиле Илдус Камаев; Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина; Алабуга муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының әйдәп баручы китапханәчесе Раушания Вәлиева чыгыш ясады. Алар чыгышында Шиһабетдин Мәрҗани мәшһүр педагог буларак та ачылды, илаһият өлкәсендәге эшчәнлеге дә киң яктыртылды, бөек миләттәшебез образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышы турында да сөйләнде. Мәрҗани иҗатын мәңгеләштерү фәнни-гамәли конференциядә күтәрелгән иң төн мәсьәләләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бу уңайдан, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсенең эш тәҗрибәсе аеруча игътибарга лаек һәм башкаларга үрнәк итеп куярлык.
Ольга Афонова
Республикакүләм конференциянең эшчәнлегенә резолюция кабул ителгәч, әлеге чарада катнашучыларга шәһәр буенча экскурсия оештырылды.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: бу конференция Мәрҗанигә багышлап, шушындый форматта үткәрелгән зур чараның республикада әлегә беренчесе. Бу башлангычны башкалар да күтәреп алырлар һәм бөек шәхеснең эшчәнлеген милләтәшләребезгә җиткерүдә, исемен мәңгеләштерүдә үзләреннән өлеш кертерләр дип ышанасы килә.
Фәрит ИМАМОВ.
Алмаз Фәттахов фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: