Туган як

Күрегез, бу матурлыкны!

Уткән шимбәдә узган шәһәр юбилее сокландырды, рухландырды, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итте. Беренчедән, бәйрәмне оештыручылар безнең өчен ничек тырышканнар; икенчедән, шәһәребез нинди матур, аның кешеләре гаҗәеп талантлы; өченчедән, Түбән Каманы провинциядәге шәһәр дип күпме йөрергә була. Бөтен кеше шундый провинциядә яшәсен иде әле. Юбилейдан алган тәэсирләрне бер мәкаләгә...

Уткән шимбәдә узган шәһәр юбилее сокландырды, рухландырды, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итте. Беренчедән, бәйрәмне оештыручылар безнең өчен ничек тырышканнар; икенчедән, шәһәребез нинди матур, аның кешеләре гаҗәеп талантлы; өченчедән, Түбән Каманы провинциядәге шәһәр дип күпме йөрергә була. Бөтен кеше шундый провинциядә яшәсен иде әле.

Юбилейдан алган тәэсирләрне бер мәкаләгә генә сыйдыру мөмкин түгел, һәм шунлыктан, язмалар тупланмасы бирергә кирәк, дигән фикергә килдек. Әлбәттә инде, сезнең тәэсирләргә нигезләнеп, кадерле газета укучыларыбыз.

Кама яр буеның матур бизәге
Бәйрәм көнендә Кама яры буенда халык күп иде. Без аларның иң якты тәэсирләрен тупладык һәм менә нәрсә килеп чыкты.
Рәмзия, медицина көллияте студенты:
«Элек мин Изге чишмә тирәсендә, бер гасырлык тарихы булган агачлар күләгәсендә, чишмә янәшәсендә, Кама буенда еш йөрергә ярата идем. Хәзер биредә тагын да ешрак булырга тырышачакмын. Яр буе нык үзгәргән, онытылмаслык төс алган, чын мәгънәсендә, шәһәребезнең бер бизәгенә әйләнгән ул. Сүз уңаеннан: мин Түбән Каманы тагын да ныграк ярата башладым».
Руслан Вахтанбиев, укучы:
«Фонтан бик ошады. Ул ерактан ук күренеп тора. Аны трибунада да утырып торганда(элек алар юк иде), комлы яр буеннан да күреп була. Дөрес, кайберәүләр аңа йөзеп керергә тели, кемнәрдер исә аңардан суга сикерә. Бу бик куркыныч».
Мәдинә Юнысова, хуҗабикә:
«Елга порты бинасы янәшәсендәге балалар мәйданчыгы гаҗәп-ләндерде. Балаларга элек биредә бераз күңелсез булса, хәзер исә киресенчә. Изге чишмәгә таба барганда һәм кайтканда алар таганнар, карусель һәм таучыкларда уйнасын, күңел ачсын өчен туктарга була. Бирегә шундый мәйданчык һәм әти-әниләргә, эссе көннәрдә кызу кояш нурларыннан ышыклану өчен, иркен беседка урнаштыру әйбәт идея. Оештыручыларга рәхмәт!»
Шамил, «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыяте аппаратчысы:
«Шәһәр көнендә Түбән Камада берьюлы ике төсле музыкаль фонтан барлыкка килде. Миңа бигрәк тә Камадагысы ошады. Ул кичен аеруча матур. Бу тамашаны амфитеатр трибуналарыннан да күзәтергә мөмкин. Яңартылган яр буена, чишмәгә Казан һәм Мәскәүдә яшәүче дусларны алып килергә дә оят түгел. Элек Изге Чишмәгә күрше Яр Чаллыдан яңа өйләнешүчеләр еш килә иде, хәзер кунаклар тагын да күп булыр, дип уйлыйм. Башка шәһәрләрдәге дусларым кызыксынып, Интернет аша яңартылган яр буе һәм шәһәр паркы турында сораша, ә мин барлык бу матурлыкны күрү өчен аларны кунакка чакырам!»
Рузалия, пенсионер: «Шәһәребез мэрына, яр буена реконструкция уздыруга өлешләрен керткән предприятиеләрнең җитәкчеләренә зур рәхмәт. Кайберәүләр Шәһәр көненә кадәр төзүчеләр эшне төгәлли алмас дигән фикердә иде. Өлгерделәр бит, әле ничек кенә! Мин үзем шәһәр юбилеен Кама буенда бәйрәм иткән түбәнкамалылар арасында булдым. Биредәге яңа түшәлгән юлда рәхәтләнеп йөрдем, уенчык очыргычлар тамашасын карадым, Татарстанның халык рәссамы, якташыбыз Әхсән Фәтхетдиновның музеен күреп, хозурландым, эскәмияләрдә утырдым, чишмәнең чиста суын да авыз иттем хәтта.
Монда булу, йөрү күңелгә шифа бирә. Икенче тапкыр оныкларым белән киләчәкмен. Аларга да биредә күңелле булыр дип уйлыйм. Безгә - түбәнкамалыларга, юбилей уңаеннан, менә дигән бүләк бу! Хәзер иң мөһиме - аны кадерләп саклап тоту».
Наталья Плотникова әзерләде.
 
Ачык һавада
 
Шәһәрнең яңартылган«Гаилә» паркында күрергә мөмкин булган нәрсәләрнең әле бу барысы да түгел. Шәһәр көнендә түбәнкамалыларның күбесе нәкъ бирегә җыелды. Бу аңлашыла да, чөнки күптән көтелгән вакыйга бит.
Безнең шәһәр паркы танымаслык булып үзгәргән, шәхсән мин аны башта танымадым да. Анда барысы да бар: утыргычлар һәм велосипедта йөрү өчен юллардан башлап, спорт мәйданчыгы, амфитеатр... Ә балаларга күңел ачу өчен тулы бер дөнья тудырганнар. Уен комплексы үзе генә ни тора! Сүз уңаеннан: ул Татарстанда иң зурысы санала. Уйлап кына карагыз: 2800 квадрат метр мәйданны тәшкил итә бит. Биредә су аттракционнары булган спрей-парк һәм хәтта төсле музыкаль фонтаннар да бар. Җирдән һавага 95 су ташкыны ыргыла. Сүз уңаеннан: ул «кабыну»га безнең «Эйфель манарасы», ягъни телевышка утлары җемелди башлый. Татарстанда ул әлегә беркая да юк. Республикадагы мондый беренче проект.
Парктагы сыерчык оялары куелган биек агачны күрми узу мөмкин түгел. Ул паркка керә торган җиргә якын гына тора. Биредә барлыгы 240 оя. Төрле төстәге бу кечкенә өйләр кошларга бик ошар дип уйлыйм. Ә агачның иң очына күкеле сәгате булган сыерчык оясы куйганнар. Сүз дә юк: матур!
Паркның чираттагы истәлекле урыны - Сәламәтлек сукмагы. Җәяү йөрү өчен агачтан ясалган ул юлларны әнә шулай атаганнар. Безнең шәһәрдә аларның тагын кайдадыр булуын хәтерләмим. Шәхсән үзем аннан рәхәтләнеп атладым һәм мондагы каенлыкка сокландым. Бәхеткә, төзүчеләр каеннарның берсен дә кисмәгән. Йөреп арыгач, эскәмиядә утырып ял итәргә, хыял диңгезенә чумарга яки яшел аланга утырып, кофе эчәргә һәм китап укырга була. Сүз уңаеннан: кайбер шәһәрдәшләребез шулай эшләде дә.
Парк эченәрәк узгач, амфитеатр, ә аның янә-шәсендә үк ясалма калкулык күрдем. Сәхнә тирәсенә халык күп җыелган. Бу кичне рус-француз урам театры артистлары биредә «Җил риваятьләре» спектаклен күрсәтте.
Паркта тиеннәр дә бар. Алар өчен кечкенә өйләр, оялары булган ясалма агачлардан торган зур вольер төзеп куйганнар. Болар барысы да түбәнкамалыларның «50 идея» проектында катнашып, тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, барлыкка килгән.
Сүз уңаеннан: тагын бер идея тормышка ашты. Хуҗалары булмаган хайваннарга паркта һәйкәл урнаштырганнар. Аның акча сала торган урыны да бар. Хуҗасыз калган эт-мәчеләрнең язмышына битараф булмаган түбәнкамалылар һәм шәһәребез кунаклары шул рәвешле матди ярдәм күрсәтә ала.
Паркның барлык истәлекле урыннары турында язып бетерү мөмкин түгел, аларны үзең барып күрү яхшырак. Шундый матурлыкны тудыручыларга һәм шәһәребезне тагын да гүзәлрәк итүчеләргә рәхмәт.
Кристина Свешкина.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: