Туган як

Күпкырлы талантка ия әдип

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кунакчыл Түбән Кама» әдәби проекты кысаларында очрашулар дәвам итә. Проектның чираттагы кунагы – танылган язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш премияләре иясе, филология фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, «Көмеш кыңгырау» газетасы менеджеры, «Мәйдан» журналының җаваплы мөхәррире, 25 китап авторы Факил Сафин.

Факил Миңнемөхәммәт улы – бүгенге көндә шигъриятне, прозаны, балалар әдәбиятын җигелеп тартып баручы әдипләрнең берсе. Балалар әдәбияты дигәннән, соңгы елларда Чаллы шәһәрендә чыгучы «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире буларак, ул – бу юнәлештә армый-талмый иҗат иткән язучы. Аның иҗатында балаларга багышланган шигырьләр аерым урын били. Шуңа күрә кичә башында ук шәһәребезнең 1нче балалар бакчасыннан килгән кызлар-малайлар аның шигырьләрен сөйләделәр. Һәркемне сокландырырлык һәм балалар теле белән язылган әлеге шигырьләрнең балалар авызыннан ишетелүе кичәгә матур төсмер бирде...
Мәктәп елларында ук әдәбият һәм сәнгать белән ныклап кызыксынган, инде 5нче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлаган булса да, зур әдәбиятка урау юллар аша килгән Факил Сафин. Урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда механизатор, аннары шофер булып эшләгән ул. Гел яшьләр арасында булганга, оештыру сәләтен дә күреп, аны комсомол оешмасы секретаре итеп билгеләгәннәр, мәдәният йорты директоры булып та эшләргә туры килгән. Югары уку йортын тәмамлагач, укытучы, мәктәп директоры булган. Сүз уңаеннан, язучы үзе башкарган барлык хезмәтләреннән иң якыны педагог хезмәте дип исәпли.
Чаллы шәһәренә күчеп килгәч, автозаводта җыючы-слесарь, бригадир, мастер, инженер булып хезмәт куярга туры килә аңа. КамАЗда эшләгәндә, исеме һәм фотосы заводның Мактау тактасыннан төшмәгән. Андый дәрәҗәгә коллективның  ихтирамын яулаганнар, җитәкчеләрнең игътибарын җәлеп иткәннәр генә ирешә. Менә кайда барып тоташа икән язучының иҗат чишмәсенең башлангычы. Күләмле әсәрләр язарга аңа, бәлки, нәкъ менә производствода эшләгән вакытлары этәргеч биргәндер.
«Әллә каян
                 мине эзләмәгез,
Шигырьләрдә калам»,
– дип язса да, Ф. Сафин үзен прозада да сынап карый. Тиз арада көчле прозаик буларак таныла. Аның халык инде яратып өлгергән «Соңгы көз», «Гөлҗиһан» повестьлары; «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» романтрилогиясе бармактан суырып язылган әсәрләр түгел, китап геройларын ул әллә каян алмаган. Үзе шул кешеләр арасында эшләп, алар кичергәнне кичереп иҗат иткән, геройлары тормышның үзеннән алынган, шуның өчен дә укучыларның мәхәббәтен тиз яулаган. Зур тормыш юлы үткән кеше генә укучының күңелен яуларлык әдәби әсәрләр иҗат итә ала...
Кичәдә нәфис сүз һәм җырлар үзара үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре Факил абыйның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыса, җырчы Илшат Хәбибуллин җыр сузды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: Факил Сафин ялгызы гына килмәгән. Институт укытучысы, доцент, филология фәннәре кандидаты, танылган җырчы Дания Сибгатуллина башкаруындагы җырларны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Афәрин! «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәре Фаил Исламов күпләргә үзенең оста рәссам булуы белән таныш. Баксаң, ул җырчы да икән әле. Факил Сафин сүзләренә язылган җырларны шулай ук һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкарды. Кунакларның тагын берсе – үзенең китаплары белән милләттәшләребезнең күңелен әсир иткән танылган язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова. Ул Факил Сафин белән күпьеллык иҗади хезмәттәшлеге турында сөйләде. 
Г.Тукай исемендәге китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире, кичәне алып баручы Әнфисә Фәйзетдинова Ф.Сафин турында «Җитмеш төрле һөнәргә ия кеше» дип юкка гына әйтмәде. Менә монда күпкырлы талант иясенең тагын бер һөнәрен искә алу урынлы булыр. Ул бит композитор да әле. Аның иҗатының бу ягы, ничектер, язылган әсәрләре яктылыгында әдәбият сөючеләр өчен күләгәдәрәк кала. Әйе, шагыйрь үзе язган шигырьләргә генә түгел, күп кенә башка шагыйрьләрнең шигырьләренә көй язган композитор да...
Бүгенге көндә Факил Сафин –25 китап авторы. Карап торышка артык зур булмаган гәүдәле бу кешегә каян килә икән шундый көч, иҗат дәрте, дип уйлап куям кайчак. Очрашуларда мондый сорауны бирүчеләр булгалый, күрәсең. Ул аның серен: «Отпусклар алып, кайларгадыр барып, ял итеп ятканым юк. Мин һәрчак эштә, хезмәттә», – дип аңлатты. Өстәвенә, фәнни эш белән шөгыльләнеп, югары уку йортында лекцияләр укыган кеше дә бит әле... 
Факил Сафин – журналист. Бу аның талантының тагын бер кыры. Әлеге эшчәнлеге узган гасырның 90 елларында башлана. «Таң йолдызы» газетасы, «Аргамак», «Мәйдан» журналлары да аның исеме белән бәйле. Радиода татарча тапшырулар да алып барган әле ул. Тынгысыз җанлы журналист милли хәрәкәттә дә актив катнаша. Шунысы кызык: Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтән беренче мәртәбә татарча интервью алучы да Ф.Сафин. 
Бик күп мәшһүр язучылар, олы шәхесләр Факил Сафинның иҗатын югары бәяләгән. Шуларның берсен, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов әйткәнен искә төшерик: «Кулыма Факил Сафинның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы – укып, таушалып беткән китап». Язучының иҗатын шушы сүзләрдән дә артык итеп, тагын ничек бәяләргә була инде?!
Ике сәгать барган әдәби кичә сизелмичә дә узды. Соңыннан, әлбәттә, язучыны тын да алмыйча тыңлаган тамашачылар да сүз алды. Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, берләшмәнең актив әгъзалары Гөлчирә Ибәтуллина, Фәтхулла Абдуллин, Рифкать Имаев, Рәфыйк Әхмәдиев  чыгыш ясап, әдипнең иҗатына карата үз фикерләрен әйттеләр. 
Факил Сафин безнең шәһәрдәшләргә тагын шул ягы белән дә кадерле: ул – кайчандыр Түбән Камада яшәп иҗат иткән, хәзер инде мәрхүм Мөхәммәт Шәйхинең иҗади мирасын туплап, аның әлегә кадәр киңкүләм  шигърият сөючеләргә мәгълүм булмаган шигырьләрен дә кертеп, китап итеп чыгарган кеше.
Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Курмашева әлеге чарада катнашуы өчен, барлык китап сөючеләр һәм китапханәчеләр исеменнән, Факил Сафинга рәхмәт белдерде һәм әлеге күркәм кичәнең истәлеге итеп, бүләк тапшырды.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: очрашу мизгелләре.
Алмаз Фәттахов фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: