Туган як

Кояш кыздыра, түзәр хәлләр юк...

Көндәлек температура 26 градустан төшми интектерә. Гел су, чәй эчәсе генә килеп тора. Әле бит алда җәй айлары бар. Алары да шулай кызу булса, ашамыйча гына яшәрбезме?

Күпләр мондый кызу көннәрдә төрле яшелчә салатлары гына ашауга күчә, яки гел сыеклык эчә. Көн эссе дип, туклану режимын бозу организмга зур зыян сала.
Эссе көннәрдә дә җылы аш ашарга кирәк. Шул очракта гына үт куыгы дөрес эшләячәк. Күп итеп куас эчү дә зыянлы. Табигый куас ул файдалы. Тик көненә ике стаканнан да артыграк булмасын. Юкса, диарея белән авыруыгыз бик мөмкин.
Суны аз-азлап, 20-30 минут саен эчәргә кирәк. Салкын су тамак кипкәнне басмый. Урта Азия кешеләре эсседә кайнар су эчә. Югары температура тир белән витаминнарны да чыгара. Бу бигрәк тә С, B1, В2, B6 һәм РР вита-миннарына карый. Эсседә йөрәк катырак эшли. Шуңа күрә калийга бай ризыклар ашарга кирәк. Беренче чиратта – бәрәңге. Калий шулай ук банан, кунжут, брокколи һәм шпинатта бар. Итле ризык ашаганда без матдәләр алмашын 40 процентка арттырабыз. Салкын сезонда бу җылынырга ярдәм итә, ә эсседә тир бүленеп чыгуны тизләтә. Җәйге кызу көннәрдә агулану очраклары ешая.
Бу продуктларны дөрес сакламауга һәм пешергәндә технологияне бозуга бәйле. Тиз бозыла торган продуктларны юлга чыкканда сумка-суыткычка салырга кирәк. Әгәр инде андый сумкагыз булмаса, сөт ризыклары, ысланган продуктлар, йомырка һәм крем-лы ашамлыклар алмаска тырышыгыз. Ризык ашап агуланмас өчен, берничә төп кагыйдәне истә тотыгыз:
– әгәр температурагыз күтәрелсә, косасы килсә, эчегез авыртса – ашарга әзерләмәгез. Бу агулануның беренче билгеләре;
– яшелчә һәм җиләк-җимешләрне агып торган суда юып ашагыз, балалар өчен кайнаган суда юарга кирәк;
– яңа пешергән ризык белән калган ашны бутарга ярамый. Калган ризыкны ашар алдыннан кыздырып яки кайнатып чыгарырга кирәк;
– ит, йомырка кебек ризыкларны, диңгез продуктларын яхшылап пешереп бетерегез. Мисал өчен, итне 1-1,5 килограммлы кисәкләр белән 2 сәгатьтән дә ким пешермәгез;
– ашамлыкны патоген микроорганизмнарны күчерүче бөҗәкләрдән, кимерүчеләрдән һәм башка төр хайваннардан саклагыз. Ризыкны капкачлы контейнерларга салып куйсаң яхшы;
– шашлыкны ашар алдыннан гына кыздырыгыз;
– табигатькә чыкканда талпаннардан саклану турында да истән чыгармагыз. Үзегезне дә балаларыгызны да 15-20 минут саен карап, тикшереп торыгыз. Онытмагыз: талпаннар сумкага кереп яки киемгә ябышып өйгә дә ияреп кайтырга мөмкиннәр. Ял итәргә чыкканда талпанга каршы аэрозольләр алсагыз тагын да яхшы. Кызуда газлы эчемлекләр, энергетик һәм алкоголь кулланудан тыелырга тырышыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: