Туган як

Кояш чыкмыйча калмас

Болганчык заманда яшибез. Сукырларча байлыкка табыну аркасында туганлык җепләре өзелә. Авылдагы нигезе череп, бер якка кыйшайган, шайтан таяклары арасында түбәсе генә күренеп торган өйне бүлешә алмыйча, ике бөртек туган суд юлын таптый. Минем исә үрнәк булган, бер-берсенә нык терәк булып яшәүче тату туганнар турында язасым килә. Бөгелмә районының табигать кочагына...

Болганчык заманда яшибез. Сукырларча байлыкка табыну аркасында туганлык җепләре өзелә. Авылдагы нигезе череп, бер якка кыйшайган, шайтан таяклары арасында түбәсе генә күренеп торган өйне бүлешә алмыйча, ике бөртек туган суд юлын таптый. Минем исә үрнәк булган, бер-берсенә нык терәк булып яшәүче тату туганнар турында язасым килә.
Бөгелмә районының табигать кочагына сыенып утырган кечкенә генә Кызыл Чишмә авылында Мәмдүдә апа белән Әхәт абый Галиевлар гаиләсендә бер-бер артлы җиде бала - алты кыз, бер малай дөньяга килә. Сугыштан соңгы авыр еллар. Әти-әниләре көне буе эштә. Балалар берсен-берсе карап, яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсәләр. Әхәт абый балаларының яшьләренә карап, төрле зурлыктагы эш кораллары ясап бирә. Барысы да үсә төшкәч, алар эш коралларын иңнәренә куеп, бер рәткә тезелеп, «Варшавянка»ны җырлый-җырлый басуга колхоз эшенә китәләр. Авыл халкы, Әхәт батальоны эш фронтына китте дип, аларга
сокланып карап кала.
Үсеп җиткәч, барысы да үзенә ошаган һөнәрне үзләштереп, төрлесе төрле якка тарала. Түбән Чаллыда яшәүче Сәкинә апалары шәфкать туташы һөнәрен сайлый. Әхсән абыйлары - эретеп ябыштыручы, Тәнзилә -«Химкомбинат»та - аппаратчы, Әнзилә, Хәтимә, Ләйлә - төзелештә штукатур-буяучы, Илдар һәм Гөлчирә - табиблар. Хәзер исә барысы да лаеклы ялда.
Төрле җирләрдә яшәсәләр дә, һәрвакыт шатлыкларын да, авырлыкларын да бергә уртаклашалар. Киңәш сорап, әниләре урынына калган Сәкинә апаларына киләләр. Ә ул һәрчак аларга: «Сабыр булыгыз. Икегә икене кушкач, беркайчан да биш булмас. Күк йөзен никадәр кара болытлар каплап торса да, ялтырап кояш чыкмыйча калмый. Якты көннәрегезне көтеп яшәгез, сыгылып төшмәгез», - ди.
Язмыш дигәне адәм баласын башыннан гына сыйпап тормый. Кайгыларның иң ачысы - тудырып үстергән газиз балаңны югалту. Андый кайгы Әнзиләгә көтмәгәндә килә. Иртән саубуллашып эшкә киткән улы кире әйләнеп кайтмый.
Сәкинә дә техникумда укып, киләчәккә планнар корып яшәгән сау-сәламәт улын җир куенына сала, 40 көн дә үтми, ире авырып үлеп китә. Икенче улын - Алмазын аякка бастыру өчен Сәкинә көне-төне эшли. Үз сүзләре белән әйткәнчә, аның тормышында якты көннәр дә башлана. Алмаз тәртипле, акыллы, тырыш булып үсә.
Сәкинә исә «Зәңгәр күл» профилакториендә шәфкать туташы булып эшләгәндә, Түбән Чаллы кешесе Мөдәррис белән таныша. Лаеклы ялга чыккач, никах укытып, ире янына авылга кайта. Водоканалда слесарь-төзәтүче булып эшләүче Алмазның кулыннан килмәгән эше юк. Әнисенең горурлыгы да, ышанычы да, таянычы да ул. Химкомбинат ашханәсендә пешекче булып эшләүче килене Лилияне, кода-кодагыйларын мактап бетерә алмый Сәкинә.
Мин бу туганнарны ярты гасырдан артык беләм. 15 яшемдә кирәк-яракларны шакмаклы шәлгә алмаштырып, авылдан беренче тапкыр «зур дөньяга» - Бөгелмәгә чыгып киттем. Училищеда укыганда, Сәкинә белән бер квартирда тордык. Менә шул вакытта бер телем икмәкне икегә бүлеп, кабыклы бәрәңгене урталай ярып ашап, серләребезне бергә бүлешкән беренче дустым ул минем. Быел училищены тәмамлаганга 51 ел. Шушы еллар буена дуслык җепләребезне өзмичә аралашып торабыз. Аның туганнары да миңа үз туганнарым кебек. Якын дусларың булганда, яшәү - үзе бәхет ул.
(Фото гаилә архивыннан алынды).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: