Туган як

Кораллы Көчләр данлы юл узды

Данлыклы Кораллы Көчләребезнең 100 еллык юбилеен, Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу көн 1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армиянең Германия гаскәрләрен Псков һәм Нарва шәһәрләре тирәсендә тар-мар итеп, бөек җиңүгә ирешүен искә алып билгеләнгән иде. Ватанны саклау өчен һәрвакыт көрәшеп тору зарурлыгы 1918 елда гына барлыкка килмәгән, әлбәттә....

Данлыклы Кораллы Көчләребезнең 100 еллык юбилеен, Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәргә җыенабыз.
Бу көн 1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армиянең Германия гаскәрләрен Псков һәм Нарва шәһәрләре тирәсендә тар-мар итеп, бөек җиңүгә ирешүен искә алып билгеләнгән иде.
Ватанны саклау өчен һәрвакыт көрәшеп тору зарурлыгы 1918 елда гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Кешелек җәмгыяте һәрвакыт үзен табигать мәхшәрләреннән, ерткыч җанварлардан, күрше кабиләләрдән сакларга мәҗбүр булган. Үз-үзен сакларга сәләтле булмаган халыкны һәрвакыт кысрыклаганнар, андый халык тарих битләреннән югалып, башка халыклар арасында юкка чыгарга тиеш булган. Тарихта моңа кагылышлы мисаллар бик күп. Инде без укып, ишетеп, күреп белгән заманнарда да, хәзер дә бу шулай дәвам итә.
1918-1922 еллардагы Гражданнар сугышын гына алыйк. Чит илләр интервенциясенә каршы тору Кызыл Армияне, тарих күзлегеннән караганда бик кыска гына вакыт эчендә, иң куәтле, тәртипле, оешкан кораллы көчкә әверелдереп, ил каршына нинди афәт килсә дә, илне саклап калырлык дәрәжәгә күтәрде. Моның дәлиле үзен озак көттермәде. Германия тарафыннан безнең илгә каршы явызларча башланган Бөек Ватан сугышы күп милләтле совет халкын бер йодрык итеп берләштерде. Солдат сугыш теләми, сугыш башламый. Әмма ил өстенә афәт килгәндә бөтен халык, тылда да, фронтта да бердәм булып, илне саклап калуга бөтен көчен куеп көрәште. Сугыш яңадан-яңа талантлы житәкчеләрне күрсәтте. Аларны без бүген дә хөрмәт белән искә алабыз.
Совет Армиясе сугыштан зур тәжрибә туплап, чыныгып, куәтен югалтмыйча чыкты. Сугыштан соңгы елларда, җимерелгән хуҗалыкны торгызу белән бергә, илнең хәрби көчен үстерү дәвам итте. Моңа илне АКШ һәм аларның иярченнәре башлаган «салкын сугыш» мәҗбүр итте. Мәгълүм булганча, АКШ беренче булып атом коралына иреште. 1949 елда агрессив хәрби блок НАТО төзелде. Советлар Союзы чикләренә якын итеп, Америка үзенең хәрби базаларын төзи башлады, безнең ил өстенә атом бомбалары яудыру планы барлыкка килде. Шул ук вакытта АКШ, Европа-Азиядән ике океан аша торуыннан файдаланып, үзен куркынычсыз хәлдә хис итте.
Советлар Союзына, бөтен көчен куеп, атом-төш коралын балыкка китерүдән башка чара юк иде. 1949 елның августында беренче атом бомбасы шартлатылды, 1953 елда, Амери-кадан алда, атом-төш коралына ирешелде. Шуның кадәр куәтле коралны тиешле җиргә ташлау өчен ышанычлы ысул кирәклеге ачыкланды. 1959 елның 17 декабрендә дәүләт стратегик максаттагы ракета гаскәрләре булдыру турында карар кабул итте.
Баштарак хәтта яңа гаскәрнең үз формасы, эмблемасы юк иде. Бары тик дистә еллар узганнан соң гына ракетачыларның барысына да артиллеристлар киеме кидерделәр. Советлар Союзы таралганнан соңгы дәвердә генә ракета гаскәрләре турында ачыктан-ачык сөйләшә башладылар, аларның үз киемнәре-эмблемалары барлыкка килде, 17 декабрь РВСН көне итеп билгеләнде.
Илнең уңышлары дәвам итә. 1957 елда җир тирәли орбитага беренче ясалма иярчен жибәрелде. 1961 елда беренче космонавт орбитага күтәрелде. Бу хәл океан артындагы дошманнарыбыз өчен чираттагы куркыныч хәбәр булды. Американың куркынычсызлыгы турындагы әкият тәмам юкка чыкты. Ике иң көчле ил арасында хәрби тигезлек хасил булуы ачыкланды, сугыш башлап, кайсыдыр илнең жиңеп чыгуы мөмкин түгел икәнлеге билгеле булды. Әмма көнбатыш сәясәтчеләренә тигезлек кирәк түгел иде. Советлар иленә каршы көрәшне дәвам итеп, Америка акчасын да, көчен дә жәлләмәде. Вәзгыятьне хәрби көч белән үзгәртә алмагач, илебезне эчтән жимерергә тырышты. Ниһаять, аларның теләкләре кабул булды: мәгърур ил 15 аерым дәүләткә бүленде. Гайрәтле Совет Армиясе аерым милли армияләр булып таркалды. Варшава килешүе берләшмәсе юкка чыкты. Русия дусларын югалтты, Грузия, Украина, Балтик буе дәүләтләре дошманлаштылар. НАТО хәрби блогы, ихтималый дошманы юкка чыгуга карамастан, таркалмады, киресенчә, Русия чикләренә якынайтып гаскәр туплады.
Советлар Союзы таркалу сәбәпле, Русиянең тышкы дошманнарга каршы тору сәләте күпкә кимеде. Армия мәнфәгатьләренә бирелә торган акча күләме бермә-бер кимеде. Хәрбиләр хәтта хезмәт хакы алмый башладылар. Яңа техника, корал белән тәэмин итү юк дәрәҗәгә диярлек җитте. Даими өйрәнүләр белән шөгыльләнмәгән армия сугышчан сәләтен югалта башлады. Ил җитәкчеләренә ияреп, матбугат чаралары армияне бөтен гөнаһларда гаепли башлады. Мондый түбәнсетүгә түзә алмаган офицерлар, генераллар армиядән киттеләр.
Табигый ресурсларга бай Русия безнең «дуслар»ның, «партнёр»ларның игътибарын һәрдаим җәлеп итеп торды. Шул ук вакытта куәтле Русия «дус»ларга кирәк түгел. Ул табигый байлыклар чыганагы гына булып калырга тиеш иде. Шул максаттан, алар Советлар Союзын таркатырга тырыштылар.
Боларга өстәп, тарихыбыз оятсыз рәвештә бозып күрсәтелә. Октябрь революциясе дә, гаражданнар сугышы да, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү дә, хәтта Бөек Ватан сугышында җиңү дә кешеләр аңына дөрес сеңдерелми. Янәсе, сугышны дөрес алып бармаганнар, артык күп сугышчыларын югалтканнар, Жуков сугышчыларны жәлләп тормаган, штраф батальоннары булган, дезертирларны атып үтергәннәр һ.б. Әйтерсең, башка армияләр ак перчатка киеп сугышканнар.
Сугыш тәмамлану белән, Советлар Союзына каршы көрәш, яңа көч белән башланды. Американың ЦРУ җитәкчесе генерал Аллен Даллес үзенең доктринасында Советлар Союзын идеология ярдәмендә юкка чыгаруның «үтемле» юллары турында белдереп (мәгънәсе үзгәрмәсен өчен русча бирәм):
- Мы найдем своих единомышленников и союзников в са-мой России. Эпизод за эпизодом будет разыгрываться грандиозная по своему масштабу трагедия гибели самого непокорного народа на Земле, окончательного, необратимого угасания его самосознания, - дигән.
Илебезне эчтән таркату буенча алып барылырга тиешле ул әйткән сәясәтнең һәр пунктын аерым-аерым язып тормыйм. Шушы бер-ике җөмләдән дә барысы да яхшы аңлашыла. ЦРУның бу планы бүгенге көндә дә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла, дияргә нигез бар...
Данлыклы армиябез юбилеен каршы алганда, аның батырларын искә алу зарурдыр. Гражданнар сугышында, япон самурайларының даими илебез чикләрен бозып торуларына каршы торганда, фин сугышында, ниһаять, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары белән дан казанган якташларыбыз күп. Чик сакчысы Гыйльфан Батыршин, фин сугышы батырлары Г.В. Вәзетдинов, М.В. Дмитриев, Х.И. Ибраһимов, С.Н. Майский, Бөек Ватан сугышы батырлары Газинур Гафиятуллин, Муса Җәлил, Гани Сафиуллин, «Дан» орденнарының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин, Татарстанның беренче Герое Никита Кайманов исемнәре безнең тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылган.
Башка сугышларда катнашып, ил мәнфәгатьләрен намус белән яклаган сугышчыларыбыз хәзер дә безнең арада яши. Әфганстанда, Чечняда, Сүриядә, Азиянең, Африканың күп кенә илләрендә кан түккән якташларыбыз даими игътибарга, ихтирамга лаек. Ул егетләрне чит җирләргә нигә җибәрелүләрен, анда кем мәнфәгатьләрен яклап сугышканнарын дәүләт үз гражданнарына аңлата алмадымы, теләмәдеме. Шуңа алар орден-медальләрен тагып йөрергә читенсенәләр. Әмма солдат өчен сугышның олысы-кечесе юк, безнең өчен дә алар башка сугышлар батырлары белән бер дәрәжәдә.
Кораллы Көчләребезнең җитәкчесе итеп Сергей Шойгу билгеләнгәннән соң, армиядә вәзгыять нык үзгәрде. Алар бурятының (аларские буряты) зирәк акыллы варисы ил җитәкчеләренә Русиянең даими ышанычы ике генә - армия һәм флот икәнлеген төшендерә алды. Бүген алар шуның кадәр шөһрәт казанды ки, хәтта үтә дә һавалы «партнёр»ыбыз АКШ президенты да аларга югары бәя бирергә мәҗбүр булды. Сүриядә дустанә илне яклап сугышкан 48 мең хәрбиебез Русия Армиясенең бүгенге куәтен бөтен дөньяга күрсәтте.
Егетләребез бу олы юбилейны Ватаныбызның төрле почмакларында каршылаячак. Хәрби частьлар командирлары хәбәр итүләренә карагаңда, алар Конституция бурычларын җиренә җиткереп үтиләр. Моңа безнең хәрби комиссариатыбыз зур йогынты ясый. Яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, озату буенча Татарстан күләмендә берничә ел рәттән беренче урынны яулап бара ул.
Бүгенге көндә илебезнең эчке һәм тышкы эшләре катлаулы хәлдә. Җәмгыять бик байларга һәм бик ярлыларга бүленгән. Илдә алдашу, караклык, ришвәтчелек хөкем сөрә. Конституция-бездәге, дин дәүләттән аерылган, дигән язмага карамастан, дин әһелләренең йогынтысы күренеп тора. АКШ һәм Европа илебезгә каршы санкцияләр куллана, чикләребез тирәсендә гаскәр туплый. Әмма илдә нинди вәзгыять булуына карамастан, һәр-кайсыбызның Ватаны бар, ул бөтен гомеребезгә бер генә һәм шул Ватаныбызны, әгәр дөнья кушса, бөтен көчебез белән якларга-сакларга тиеш булабыз. Бөек тарихыбыз шуны күрсәтә.
Казбек РИЗВАНОВ,
стратегик максаттагы ракета гаскәрләре ветераны.
Түбән Кама.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: