Туган як

Конкурс игълан ителә

Түбән Кама шәһәренең юбилей елында "Туган як" газетасы "Корбан гаетен ничек бәйрәм иттем" дигән яңа фотоконкурс игълан итә! Конкурска изге Корбан бәйрәме фонында төшерелгән 3 фотоларыгызны (селфи) ВКонтактеда безнең администратор - Вафина Эльмирага ( https://vk.com/ezv84 ) җибәрегез. 50 фото җыелгач, конкурска йомгак ясала. Фотолар арасыннан иң яхшыларын сайларга «Небо» фотостудиясенең...

Түбән Кама шәһәренең юбилей елында "Туган як" газетасы "Корбан гаетен ничек бәйрәм иттем" дигән яңа фотоконкурс игълан итә!
Конкурска изге Корбан бәйрәме фонында төшерелгән 3 фотоларыгызны (селфи) ВКонтактеда безнең администратор - Вафина Эльмирага ( https://vk.com/ezv84 ) җибәрегез.
50 фото җыелгач, конкурска йомгак ясала. Фотолар арасыннан иң яхшыларын сайларга «Небо» фотостудиясенең профессионал фотографы Сергей Семенов булышачак.
Конкурста беренче өч урынны алучыларны призлар көтә. Беренчегә - чәчәк вазасы, икенче һәм өченче урынга - барлык төр көнкүреш техникасын ремонтлату өчен 20%лы ташламалы карта. Барыгызга да уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: