Туган як

Компенсация алыр урынына үз акчасын күчергән

60 яшьлек түбәнкамалыга үзен тикшерүче дип таныштырган хатын-кыз телефоннан шалтырата һәм интернет аша алдырган сыйфатсыз дарулар өчен 600 мең сум тирәсе компенсация тиеш булуын әйтә. Ир, билгеле, риза була. Банк вәкиле - чынлыкта алдыкчы - компенсация бирү вакыты узды дисә дә, тикшерүче , анысы да мошенник, һаман вәгъдә итә. Аннары...

60 яшьлек түбәнкамалыга үзен тикшерүче дип таныштырган хатын-кыз телефоннан шалтырата һәм интернет аша алдырган сыйфатсыз дарулар өчен 600 мең сум тирәсе компенсация тиеш булуын әйтә.

Ир, билгеле, риза була. Банк вәкиле - чынлыкта алдыкчы - компенсация бирү вакыты узды дисә дә, тикшерүче , анысы да мошенник, һаман вәгъдә итә. Аннары ниндидер страховка түләргә кирәклеген әйтә. Телефон аша алдаучылар - әйбәт психологлар. Аларга ничек 2 миллион сумны нигә күчергәнен зыян күрүче анык хәтерләми дә: банктан кредит та алган. Эш беткәч, аралашу элемтәсе өзелә. Җинаятьчеләрне ачыклау эше бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: