Туган як

Колония «зэк»лары да шәһәр төзеште

Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан, Түбән Каманы төзүдә актив катнашкан кешеләр турында китап чыкты. Ул китапны укып чыккач, күңелемдә үпкә хисе дип әйтимме, ниндидер ризасызлык туды. Кама елгасы буендагы зур төзелеш башланган елларны искә төшерик әле. Билгеле булганча, коммунистлар партиясе яшь шәһәр төзелешен «удар комсомол төзе- леше» (ударная комсо-мольская стройка) дип...

Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан, Түбән Каманы төзүдә актив катнашкан кешеләр турында китап чыкты. Ул китапны укып чыккач, күңелемдә үпкә хисе дип әйтимме, ниндидер ризасызлык туды.
Кама елгасы буендагы зур төзелеш башланган елларны искә төшерик әле. Билгеле булганча, коммунистлар партиясе яшь шәһәр төзелешен «удар комсомол төзе-
леше» (ударная комсо-мольская стройка) дип игълан итте. Россиянең барлык почмакларыннан шәһәр төзергә яшьләр агылды һәм төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотынып изге эшкә керештеләр.
Әмма илебез җитәк-челәренең төп максаты -
шин һәм химия завод-ларын сафка бастыру, ә шәһәр төзелеше икенче чираттагы бурыч иде. Ә бу объектларны төзүдә төп эшче көч зона тоткыннары булды. Иң элек, төзеләчәк шәһәр янында ике колония - 1нче һәм 4нче колонияләр барлыкка килде. Бу махсус учреждениеләрне озак еллар Иван Свинин һәм Фәрит Җәләлетдинов җитәкләделәр, алар үзләренең ярдәмчеләре белән шин һәм химия заводларын төзүдә бик күп көч сарыф иттеләр.
Ул елларда әлеге колонияләр һәм анда җәза срогын үтә торган тоткыннар турында радио-телевидение, газета-журналлар ха-лыкка бернинди дә мәгъ-
лүмат бирмәде. Ә бит тоткыннарны эшләтә алуның, аларга дөрес тәрбия бирүнең нинди катлаулы хезмәт икәнен үзе колониядә эшләгән кеше генә аңлый ала.
Колония җитәкчесенең, аның ярдәмчеләренең эш сәгатьләре, эш вакытлары чикләнмәгән, аларның күпчелек гомерләре тоткыннар белән берлектә колония эчендә үтә. Ул вакытларда офицерлар, намус эше санап, үзләрен-үзләре иректән мәхрүм итүчеләр булды дисәм, һич арттыру булмас. Аларның яшь гомерләре гаиләләрен күрмичә үтте, чөнки ял көннәре сирәк эләкте. Бөтен көчләрен, сәләтләрен тоткыннарны туры юлга бастыруга багышлады алар.
Ни кызганыч, үз-үзлә-рен аямыйча, гомерләрен шушы катлаулы эшкә, шул исәптән шәһәребезне төзүгә багышлаган кеше-ләрнең хезмәтләре югарыда телгә алынган китапта чагылдырылмаган.
Мин үзем шәхсән, Түбән Камага эчке эшләр академиясен тәмамлап, 1976 елда килдем. Бу вакытта төзелеш бар көченә гөрли иде инде.
Мине 4нче колония начальнигы Фәрит Җәлә-летдиновның ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Урал якларында хезмәт итеп, тоткыннар белән эшләү тәҗрибәм бар иде инде. Шуңа күрә бу коллективка тиз ияләштем, анда җиде ел эшләү сизелми дә үтте.
4нче колония шин за-воды территориясенә терәп үк салынган. Ул вакытта колониядән завод территориясенә кадәр рабица дигән материалдан махсус койма-коридор эшлән-гән иде. Үзем, шәхсән, мең ярым тоткын колон-насының алдына басып, шул коридор аша аларны шин заводы территориясенә алып керә һәм, тоткыннардан торган бригадаларны биредәге мастерлар, участок начальниклары карамагына тапшыра идем.
Химия заводлары төзелешенә безнең тот-кыннарны автотранспорт белән алып баралар иде.
Ул елларда Түбән Кама халкы шин һәм химия заводларын нинди «комсомоллар» төзегәнен белгәндерме-юкмы, анысы миңа мәгълүм түгел, ә менә радиоалгычтагы «Америка тавышы» («Голос Америки»), мыс-
кыл катыш юмор бе-лән, бу объектларны төзү-челәрнең тоткыннар икәнен һәрдаим аңлатып тора иде.
1982 елны мине 1нче колония начальнигы итеп билгеләделәр. Анда ун ел эшләгән дәвердә тоткыннар көче белән Түбән Кама һәм Кама Аланы шәһәрләре өчен күптөрле төзелеш материаллары эшләнде.
Язмамны йомгаклап шуны әйтәм: 1нче һәм 4нче колония хез-мәткәрләренең Түбән Кама шәһәре һәм биредәге заводлар төзелешендә әйтеп бетергесез зур хезмәтләре керде. Тарихи гаделлек хакына гына булса да, боларны да искә алсыннар иде.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: