Туган як

Кочак тулы шатлык

Бүгенге заманда китап чыгару зур һәм мәшәкатьле эш. Моны бөтен кеше дә эшли алмый. Чөнки китап чыгару бик кыйммәт, моны күп очракта автор үзе күтәрә. Тик әдәбиятка, иҗатка тартылган кешегә әлеге авырлыклар киртә түгел.

2020 елда «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзаларының берничә китабы дөнья күрде. Һәм менә өстәлемә өр-яңа ике китап килеп «кунды». Асия Сөнгать кызы Сафинаның гаҗәеп матур шигъри тел белән язылган әсәрләре тупланган «Миләшләр кызарганда» дип аталган китабын, бер йотым су шикелле, йотлыгып укыдым. Аның хикәя-нәсерләрендә тәфсирләнгән, «язларда ак чәчәккә баткан алма бакчасы, тау итәгендәге күгелҗем шәмәхә карагайлар тынлыгы, Зәй буйларының зәңгәр томаннары, киң кырлардагы тук башаклар дулкынлануы, әрәмәдәге сандугачлар җыры, болындагы бытбылдык тавышы, Көрән чишмә агышы, төнбоеклы күлләрнең камышлары сагышы» миңа да бик таныш, якын. Ул туып үскән, гасырлар буе бер-берсенең гореф-гадәтләрен ихтирам итеп дустанә гомер кичергән, мөселман һәм керәшен татарлары яшәгән Үчкә авылы, минем күрше авыл. Сугыш ветераны, авылның балта остасы Сөнгать абыйның кул җылысыннан, күңел моңыннан тәрәзә кәрнизләренә бизәк булып төшкән пар күгәрченнәр, шау чәчәкле алмагач ботаклары, әнисе Маһруй апаның моңлы итеп җырлавы, әлбәттә инде, биш бала күңелендә тормышка матурлык тудырган.
Бер уллары Рәшит Тимериев танылган рәссам булып китсә, Асиябезнең инде менә туган ягына мәхәббәт, халкыбыз язмышы турында кайгырту, намуслы хезмәткә, кешелек дөньясы кабул иткән югары әхлакка өндәү турында повесть, хикәяләре тупланган, икенче китабы дөнья күрде.
Вәсимә Габдулла кызы Сәлахова Әгерҗе районы җырларда җырланган Салагыш авылында туып үсә, Казан шәһәренең Киров исемендәге химия-технология институтын тәмамлап, озак еллар шиннар заводында хезмәт куя. Йөрәк кушуы буенча һөнәр көллиятенә күчеп махсус фәннәр һәм татар телен укыта. 1998 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы. Вәсимә Сәлахованың язмалары «Татарстан яшьләре», «Чулман», «Туган як» газеталарында басылып килә. Һәм менә, ниһаять, күңелгә бер кочак шатлык төяп, Казанның «Ихлас» нәшриятында «Көмеш җепләр чыңы» дип аталган китабы басылып чыкты. Авторның кыска хикәяләре күңелдә якты сагыш калдыра, бәхет сере, кеше кадере хакында уйлата. Туган җиргә мәхәббәт, хакында авылны, яшьлекне өзелеп сагыну, әти-әнигә хөрмәт, кече туганнарыбыз, табигать күренешләре турындагы парча-нәсерләре бик күп чагыштыруларга бай. Аның парчаларында «болыт пәрдәсен сак кына ачып, яшь кыздай көләч йөзен күрсәтеп, йомшак сары толымын сүтеп, җиргә тараткан алтынсу кояш нурларын да, үләннәрдәге, шифа булыйк дип төшкән, эреле-ваклы вак төймәләргә вакланган яңгыр тамчыларын да күрергә була.
Туган яктан илһам алып иҗат итүче каләмдәшләремнең әлеге китаплары әдәбият сөючеләр өчен зур бүләк булыр дип өметләнәм.

Рәсимә Нәбиуллина
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: