Туган як

Көн буена сузылган бәйрәм

30 августта Республика көне узды. Шул ук көнне Түбән Кама халкы Шәһәр көнен дә билгеләп үтте. Калабызның төрле урыннарында бәйрәм чаралары оештырылды. Парадта гына да 4,5 мең кеше катнашты.

Елдагыча, бәйрәм Тынычлык урамында парадтан башланды. Шәһәрнең эре предприятиеләре хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, артистлар, китапханәчеләр һ.б. төз һәм матур сафларга тезелеп уздылар. Байкерлар клубы әгъзалары мотоциклларда, ә эт асраучылар клубы әгъзалары дүртаяклы дуслары белән иде. Иң дәрәҗәле урыннарда – шәһәрнең беренче төзүчеләре. «Шәһәребезне бик яратам, чөнки аны үзебез төзедек. Бирегә 1961 елда килдем. Гомер буе буяучы булып эшләдем», – дип истәлекләре белән уртаклаша Социалистик Хезмәт герое Ганҗә Әхмәдиева. 
«Минем өчен Шәһәр көне – олы бәйрәм. Аны ел да көтеп алабыз. 1961 елда килеп, буяучы булып эшли башладым, мастер, аннары участок начальнигы булып пенсиягә чыктым. Шәһәребез көн саен матурлана», – ди Әминә Баһаветдинова. 
Һәр оешма парадка үзенчә әзерләнгән. Мәсәлән, бала табу йорты хезмәткәрләре «яңа туган» сабый курчаклары белән килгәннәр.  Берничә километрга сузылган колоннада меңнәрчә кеше узды. Бәйрәм белән котлагандай, кояш та балкып торды.  
Парадтан соң, урамдагы бар кеше Нефтехимиклар паркына юнәлде. Анда зур программа әзерләнгән иде. Мәсәлән, шәһәр рестораннары пешекчеләре шәһәр халкы өчен төрле тәм-томнар пешергән. Шашлык, пилмән, хинкали һ.б. ашамлыклар түбәнкамалылар күңеленә хуш килде. Шулай ук бургерлар әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар. Һәрберсенең хакы 300 сум булуга карамастан, барлыгы 500 гамбургер сатыл-ан. Сүз уңаеннан, фестивальдә шәһәр мэры Айдар Метшин да бар иде. Нефтехимиклар паркында көн дәвамында җирле артистлар чыгыш ясады. Җырчылар, биючеләр халык күңелен күрделәр.   
Шәһәр көненә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында да зур программа әзерләнде. Бөек шагыйрь һәйкәле янында Гармунчылар фестивале узды. Чара дүртенче ел рәттән үткәрелә. Шәһәр һәм районнан килгән 24 гармунчы осталыкларын күрсәтте. Алар арасында «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Никифор Тукмачев та чыгыш ясады. Бу фестивальдә ул ел саен катнаша. «Безнең өчен бу – зур бәйрәм. Аннары монда гармунчыларны, аларның осталыкларын күрү мөмкинлеге дә бар бит. Татар моңын югалтмыйча саклап калырга иде», – дип уртаклашты ул фикерләре белән. Бердәнбер хатын-кыз гармунчы Айсылу Хаҗипова Түбән Уратмадан килгән. Кулындагы баянына 30 ел! Аны абыйсы сатып алган. 16 яшендә үзлегеннән көйләр чыгара башлаган Айсылу апа хәзерге вакытта клуб сәхнәсеннән төшми. «Гармун, баян тавышы яңгырап тора, җанга рәхәт бит инде. Авылда яшь гармунчыларны җыеп, төрле чараларда катнаштырабыз», – ди ул. Ни генә әйтмәсеннәр, гармун татар уен коралы итеп кабул ителә. Татар җырын аннан башка күз алдына китереп булмый. Тамашачылар да моны аңлый. Алар җырларны тыңлап, концерт карап кына калмадылар, кушылып җырладылар, дәртле көйләргә биеделәр.
Ачык сәхнәдә исә шәһәребезнең барлык китапханәләре оештырган «Түбәнкамадагыча бәхет» бәйрәме узды. Ул да Республика һәм Шәһәр көненә багышланды. Бәйрәм концертын ачу мөмкинлегенә Татарстан республикасының атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев лаек булды. «Шинник» спорт комлексының матбугат хезмәте исеменнән Виктор Шадрин чыгыш ясады. Ул шәһәрдәшләргә ике китабын тәкъдим итте: берсе – «Спорт хезмәтендә» дип атала һәм «Шинник» спорт комплексының 35 еллыгына багышланган, икенчесе «Данил-батыр» – Сабантуйларның танылган батыры Данил Галиев турында. Бәйрәм программасында шәһәрнең баш архитекторы, РФның атказанган архитекторы, уникаль шәхес Фирдәвис Ханов катнашында очрашу белән дәвам итте. Концерт дәвамында шәһәрнең әдәби берләшмәләре әгъзалары чыгыш ясады, китапханәчеләр викториналар уздырды. 
Бу вакытта Лемаев скверында да бәйрәм тулы куәттә барды. Балалар өчен төрле мәйданчыкларда уеннар һәм мастер-класслар узды. Шәһәр көненә Казаннан махсус чакырылган кунаклар интерактив спектакль куйды. Сүз уңаеннан, узган ел бу тамаша халык күңеленә хуш килгән иде. Тамашачылар аны карап кына калмадылар, үзләре дә спектакльдә бик теләп катнаштылар. Түбән Кама яшь тамашачылар театры артистлары да бәйрәмгә үз өлешләрен кертте. 
Янәшәдәге Октябрьнең 50 еллыгы урамында «Бала арбалары парады» узды. Анда 70 арба катнашты. Шәһәребез әниләренең чарага ныклап әзерләнгәнлеге күренеп торды. Һәр арба «поезд», «мич», «чәкчәк», «цирк» һ.б. тематикада үзгә һәм кызыклы итеп бизәлгән, шуңа күрә жюри әгъзаларына иң-иңен сайлап алу кыен булды. Бәя биргәндә алар бизәлешнең катлаулылыгына һәм үзенчәлегенә игътибар иттеләр. Нәтиҗәдә, беренче урынга Биктимеровлар гаиләсе лаек булды, икенче урын Митюковлар гаиләсенә бирелде, «бронза»ны Сираевлар гаиләсенә тапшырдылар.  
Тагын бер зур чара – «Урам киносы» фестивале – Нефтехимиклар паркында узды.  Шәһәрдәшләргә кыска метражлы биш фильм күрсәтелде. Шуларның берсе Түбән Камада төшерелгән иде. Линара Баһаветдинова төшергән «Өрек һәм күрәгә» фильмында сүз башкаладан туган шәһәренә кайткан кыз турында бара. Ул башта кечкенә шәһәрдә үзен уңайсыз тойса да, кайбер хәлләрдән соң мөнәсәбәте үзгәрә. Бөтендөнья урам киносы фестиваленең генераль продюссеры Александр Щеряков әйтүенчә, ул бу фильмны Мәскәүдә караган һәм ул аңа ошаган. Тамашачылар киноны үз иттеләр. Һәр фильм өчен шәһәрдәшләр кәрәзле телефоннардагы яктырткычлар белән «тавыш бирделәр». 
Шәһәр бәйрәменә әзерләнгән зур концерт та Нефтехимиклар паркында узды. Анда 35 мең кеше катнашты. Паркта бигрәк тә яшьләр күп иде. Кайбер кешеләр гаиләләре белән килгән. Башта җирле артистлар, аннары махсус кунак – «Пицца» төркеме чыгыш ясады. Аны күрер өчен башка шәһәрләрдән дә килүчеләр бар иде. Концерт тәмамлангач, түбәнкамалыларны шәһәр мэры Айдар Метшин котлады. «Мин барлык түбәнкамалыларны, Татарстанда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлыйм. Республиканың һәм шәһәрнең чәчәк атуын, кешеләренә мул тормыш һәм сәламәтлек телим. Бәйрәм белән!» – диде ул. Бәйрәм көне салют белән тәмамланды. 2,5 мең залп төнге күк йөзен төрле төсләргә күмде. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: