Туган як

Күкеләрдән дә мәрхәмәтсезләр бар

Кешеләр электән үк яз килү белән кошларның ерак җирләрдән туган якларына очып кайтуын көтеп алганнар. Аларның кайсылары күлләргә, кайсылары басу-кырларга, урманнарга тукталып, оя ясап, нәсел калдыруны кыйгырта башлый. Ә менә күкеләр турында кешеләрдә төрле фикер яшәп килә. Хәтта тискәре фикерләр дә ишетергә мөмкин. Үз балалары турында кайгырт- маган әни-әтиләрне күкегә...

Кешеләр электән үк яз килү белән кошларның ерак җирләрдән туган якларына очып кайтуын көтеп алганнар. Аларның кайсылары күлләргә, кайсылары басу-кырларга, урманнарга тукталып, оя ясап, нәсел калдыруны кыйгырта башлый.
Ә менә күкеләр турында кешеләрдә төрле фикер яшәп килә. Хәтта тискәре фикерләр дә ишетергә мөмкин. Үз балалары турында кайгырт-
маган әни-әтиләрне күкегә тиңлиләр. Күкеләр дә үзләре оя ясап, йомырка салып, аны җылытып бала чыгармый бит. Алар, чыннан да, ата-ана бурычын үтәми, йомыркаларын башка кошларның ояларына сала, ә теге кошлар, үз йомыркалары дип белеп, күке йомыркасы өстендә утырып бала чыгара, аның баласын ашата, үстерә. Шул рәвешле, күкенең нәселе дәвам итә.
Күкеләр, гадәттә, урманда яши. Аларның тавышын урманнарга якынрак авылларда да ишетергә була. Без аны аңлап кына бетермибездер, бәлки, ул үзенең язмышына моңланадыр, сайрыйдыр, Ә без, күке кычкыра, дибез. Олы яшьтәге әби-бабайлар: «Кәккүк, әйт әле, минем бу якты дөньяда күпме яшисем калган?» - дип сорарга ярата. Билгеле, озаклап кычкырса, кешеләрне сөендерә, ә аз булса көендерә.
Без - кешеләр Аллаһ тарафыннан акыллы итеп яратылсак та, кәккүкнең язмышын аңлап бетермибез шул. Ходай кәккүккә үзенең нәселен дәвам итү вазыйфасын башка кошларныкы кебек бирмәгән. Йомырка өстендә утырып бала чыгарырга аларның тән җылысы җитми. Шуңа күрә алар тилмереп башта әзер оя эзлиләр, булачак баласы турында кайгыртып сайрыйлар, «күк-кү» дип, моңланып кычкыралар...
Өлкән кешеләр: «Күпме гомерем калган?» - дип сораган кебек, ятимнәр йортында тәрбияләнүче бер бала да: «Кәккүк, мине әнием кайчан килеп ала?» - дип еш сорый. Кәккүк тә, баланы аңлаган кебек, өч-дүрт мәртәбә кычкыра. Бала 3-4 көнме, атнамы әнисенең килүен көтә. Балаларның кайберләрен әниләре алып китә, ә Әлфинурны алучы юк. Әнисен көтеп, ишектән кергән һәркемне күзәтә ул, аның күзләрендә балалык түгел - сагыш. Йокларга яткач, озын керфекләре чыланып, битеннән төшкән яшьләре мендәргә тама. Биредә өсте бөтен, тамагы тук булса да, ана назы җитми аңа...
Әлфинур - Илгизә белән Илсурның мәхәббәт җимеше. Илсурның кулыннан килмәгән эше юк иде, компаниядә дә авторитеты зур, карьера баскычыннан да тиз арада югары үрмәләде. Илгизә дә иреннән уңганга сөенеп бетә алмады. Компаниядә игътибарга лаеклы ханым иде. Иптәш кызлары аңа киңәшкә киләләр, ул - һәрвакыт аларга акыллы киңәшче. Ире дә Илгизәнең уңганлыгына сокланып бетә алмады.
Әмма тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә, диләрме әле? Илсур тора-бара бик үзгәрде, эштән соң калып «эшли», салгалап та кайта башлады. Эшне төшемле итү өчен дусларны, башка компания кешеләрен дә сыйларга туры килә, дип хатынын ышандыра. Ә Илгизә, ирен кызганып, аның бар сүзенә ышанып йөрде. Ә ул сөяркә тапкан икән. Икенче балалары туар алдыннан бөтенләй баш ташлап эчәргә тотынган иргә эшендә бер-бер артлы кисәтү ясаулары да тәэсир итмәде...
Ире эшеннән куылгач, ике бала белән гаиләне тәэмин итү Илгизәгә төшә. Ул түзә, әмма иренең эчүенә каршы көрәшә алмый. Үзе дә ире белән чәкештереп эчәргә керешә, балалар да онытыла. Бергә эчеп, бергә йоклау рәхәт ич.
Озак та үтми Илсур, эчеп, кышкы суыкта урамда катып үлә. Илгизәгә кайгы басарга сәбәп туа, эчеп-тузып йөри башлый. Баланың берсен әбиләре тәрбиягә ала, икенчесе балалар йортына эләгә.
Менә шул балалар йортындагы Әлфинур көн дә әнисен көтә. Ә әнисе көнен-төнен эчүче ирләр һәм хатыннар компаниясендә уздыра һәм аны ана хокукыннан мәхрүм итәләр...
Әлфинур кәккүкнең чираттагы тавышына: «Мин сине көтеп алып тыңлыйм, кычкырганыңны саныйм, әмма әнием һаман килми», - ди моңсуланып. Ә кәккүк өзеп-өзеп матур һәм моңлы тавышын яңгырата. Аның тавышы Әлфинур сагышлары белән бердәй кебек. Бәлки, кәккүк үзенең баласын чит кошлар тәрбияләгәнгә моңланадыр. Чөнки ул балаларының ничек үсүен, беренче тапкыр канат кагынуларын күрми һәм күрмәячәк. Ничек кенә моңланмасын, кайгырмасын, ул үз балаларының үсәчәкләренә ышана һәм алар үсеп, кәккүкнең нәселен дәвам итәләр. Ә Илгизә кебекләр нәрсәгә өмет итә, аларның балалары кем булыр? Сораулар, сораулар...
Андый «әниләргә» һәм «әтиләргә» кошлардан һәм хайваннардан үрнәк алыгыз, диясе килә. Минем ана этнең ятим мәче балаларын имезеп тәрбияләп үстергәнен үз күзләрем белән күргәнем бар.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: