Туган як

Киртәләр аша

Язмыш сынавы буенча инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр булганнарга соңгы елларда игътибар бермә-бер артты. Кая карасаң да, инвалид коляскалары өчен махсус юллар, бордюрдан төшү урыннары, баскычлардан менү җайланмалары - пандусларны күрәсең. Берничә ел элек кенә "пандус" сүзенең ни аңлатканын да белми идек. Хәзер кирәк чакта гына төшерелмәле пандуслары булган трамвайлар һәм...

Язмыш сынавы буенча инвалид арбасында йөрергә мәҗбүр булганнарга соңгы елларда игътибар бермә-бер артты. Кая карасаң да, инвалид коляскалары өчен махсус юллар, бордюрдан төшү урыннары, баскычлардан менү җайланмалары - пандусларны күрәсең. Берничә ел элек кенә "пандус" сүзенең ни аңлатканын да белми идек. Хәзер кирәк чакта гына төшерелмәле пандуслары булган трамвайлар һәм автобуслар да безнең өчен гадәти күренеш инде.

Физик кимчелекләре булган кешеләр өчен тормышны тагын да уңайлырак итү максатында " Киртәсез Түбән Кама" программасы да игълан ителде. Чыннан да, коляскада гына хәрәкәт итә алган кеше үзе теләгән бар җиргә дә: кибетләргә, дәваханәләргә, төрле оешмаларга каршылыкларга юлыкмыйча гына бара ала микән соң?

Шуны ачыклау өчен, инде 16 ел гомерен инвалид арбасында үткәргән Мария Логинова-Пашинадан ярдәм сорадым. Телефон аша сөйләшкәндә үк, күңелдә әйбәт хисләр калдырды ул. Бик теләп булышачагын, үзенең көндәлек маршрутлары буенча бергәләп үтәргә риза булуын әйтте.

Мария ханымның шат йөзен, очкын чәчеп торган күзләрен, җитез хәрәкәтләрен күрүгә, аның коляскада утыруын да онытасың. Мария һәм Евгений Пашиннар гаиләсе Тынычлык урамында яши. Подьездга кергәндә үк игьтибар иттем, пандуслар да җайлы күренә, бордюрдан төшү урыннары да җитәрлек.

Мария ханым белән бергә урамга чыгабыз. "Күрәсезме, безнең йортта пандуслар бик җайлы эшләнгән. Шәһәр җитәкчелегенә бу яктан гел рәхмәт кенә укырлык. Соңгы вакытларда безнең кебекләр хәленә керергә тырышу бик сизелә" - диде ул. Сөйләшә-сөйләшә "Шатлык" сәүдә үзәгенә килеп җиттек. Биредә дә пандуслар бик җайлы күренә. "Сүз әйтерлек түгел, - дип уйларымны җөпләде Мария - тәгәрмәчләр таймый, пандуслар ике тоткалы, төшү урыны да текә түгел. Без Евгений белән бу кибеткә көн дә керәбез, уңайсызлыгын бер дә сизмибез. Сәүдә үзәгеннән Бакый Урманче урамына таба юнәләбез. Биредәге брусчатка белән салынган юл да йөрү өчен бик җайлы".

Без акрын гына хәрәкәт итү җаена сөйләшәбез дә. "Соңгы 3-4 ел эчендә шәһәр хакимияте инвалидларга йөз белән борылды. Әле кайчан гына урамга да чыгасы килмәгән көннәр бар иде. Хәзер җәмәгать транспорты да элеккеге белән чагыштырырлык түгел инде: уңайлы. Йөртүчеләр пандусларны кирәк булса төшерәләр, үзләре үк трамвайга яисә автобуска керергә булышалар. Шәһәрдәшләребез дә безгә карата күпкә игътибарлы хәзер. Ярдәм кулы сузарга гына торалар", - ди әңгәмәдәшем.

"29нчы мәктәптә сезнең өчен махсус бассейн эшләгәнен дә беләм, йөрисезме соң?" - дигән соравыма: "Йөрүчеләр бик күп. Мин үзем йөрергә җай тапмыйм әле", дигән җавабын ишеттем.

Менә Бакый Урманче урамына да килеп җиттек. Хәлләр монда мактанырлык түгел икән: тротуар чокырлы-чакырлы. Юлда коляска чыгу урыны ясалмаган биек бордюр да очрады, җитмәсә. Ул урыннан үтәргә Мариягә үзем булыштым. 20 метрлап тигезле-тигезсез юлдан барып "Ак Барс" банкы каршысындагы юлның брусчатка салынган урыны башланган җирдә үтүе кыен булган киртәгә юлыктык. Тагын күтәрелергә булышам. Юлны дәвам итәбез. Әңгәмә дә дәвам итә.

Мария ханым иптәш кызы, фикердәше Раиса Мищихина белән бергәләп 2011 елда "Таң" ("Рассвет") иҗат үзәге ачканнар. Биредә алар сәйлән белән чигү, җисемнәрне матур рәсемнәр белән бизәү-декупаж осталыгына өйрәтәләр. Теләүчеләр күп икән - пенсионерлар, инвалидлар килә. Үзәк бушлай хезмәт күрсәтә. Кирәкле чималны гына килүчеләр үзләре сатып алалар икән. "Яңа йөрүчеләрнең күбесе "Юк, миннән булмый!" дисәләр дә, өч-дүрт дәрестән соң шундый матур әйберләр ясап куялар, үзләре да, без дә шаккатабыз!" дип көлә-көлә сөйли Мария ханым.

Раиса Дмитриевна Бакый Урманче урамында яши икән. Юл уңаеннан аңа кунакка керергә булдык. Ул яшәгән өй каршысында гына "Полушка" кибете. "Андагы пандусның җайсызлыгын белсәгез!" дип Мария ханым исбатлап та күрсәтә. Ул бер генә тоткалы, авышлыгы 90° чамасы. Андый да сау-сәламәт кеше дә йөри алмас, ди Мария. - Мондый пандусны коляскада йөрүнең ни икәнлеген белмәгән кеше генә төзи ала. Без бу пандусны үзара "Юләр пандус" дип йөртәбез, - дип тә өсти ул. - Кибет җитәкчелегенә аны яңадан төзетү кирәклеге турында әллә ничә кереп әйттек инде, тик нәтиҗәсе һаман да юк!

Раиса ханым яшәгән яңа йорт, чын-чынлап "киртәсез" йорт икән! Пандуслар, бордюрдан чыгу урыннары киң итеп, заманча, матур ясалганнар. Ә беренче каттагы квартир минем тормышыма җайлап эшләнде, - ди Раиса Мищихина, бераз мактана төшеп. Чыннан да, ул инвалидлар өчен махсус программа буенча төзелгән беренче квартир икән. Мондагы ишекләр киң, бусагасыз - коляска иркенләп үтәрлек. Юыну бүлмәсендә ванна тирәсендә махсус тоткалар юынып чыгуны җиңеләйтә. Балконда да коляска иркенләп йөрерлек. Менә барлык ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен дә шундый квартирлар булсын иде ул. Кунакта булып чәйләр эчкәч, Мария белән юлны дәвам итәбез.

Кеше күп йөри торган урыннарның берсенә - салым инспекциясенә барырга булдык. Җимерек тротуарга туры килеп, юлның машиналар йөри торган өлешенә чыктык. Кагыйдә бозу, сүз дә юк! Авария тудырырлык хәл, тик машиналар хәлне аңлап бугай, тизлекләрен киметәләр, Мария юлдан хәвеф-хәтәрсез генә барып, салым инспекциясе бинасына килеп җитәбез. "Монда пандуслар бик җайсыз", - ди Мария, - һәм аңа тагы исбатларга туры килә - ул бердәнбер тоткага тотынып, зур көч куеп көчкә менә. Мария республика күләмендә үткәрелгән спартакиадаларда гел җиңеп торган спортчы. Ә өлкәнрәк яшьтәге көчсез кешеләргә нишләргә?! Менеп җиткәч тагы бер киртәгә очрыйбыз. Бинага керү юлында ике колонна бар. Коляскалы кешегә шулар арасыннан үтү бер газап. "Ярый минем коляскам тар гына, ә ир-егетләрнең, яисә зур гәүдәле хатын-кызларның минеке ише генә түгел бит, алар моннан үтеп чыгалмый инде!" - ди Мария. Инвалидлар арасында эшмәкәрләр күп бит - аларга салым инспекциясенә еш йөрергә туры килә!

Текә пандустан бик саклык белән генә төшеп юлны дәвам итәбез. "Таттелеком" бинасын Мария мактый. "Безнең өчен җайланган бина", - ди ул. Анда инвалидлар өчен махсус туалет та бар икән хәтта.

Мәктәп бульварына таба юнәләбез. Сак кына, сүзләрне сайлап кына, Мария өчен бик авыр еллар турында сораулар бирәм. Аны аяксыз иткән фаҗигале елларны искә алу кемгә җиңел булсын. "Беренче елны коточкыч булды", - ди ул. - Үз-үземне, кешеләрне, язмышымны күрә алмас хәлгә җиттем. Көн-төн еладым. Ирем бер айдан соң китте. Ике балам белән шундый хәлемдә калдым. Туганнарыма рәхмәт, ташламадылар. Балаларым да әйбәт булып үстеләр. Хәзер исә: "Ярый әле шулай булган!", дим. Бу хәлләр иманымны ныгытты, Ходайга ышануымны арттырды: ураза тоттым, догалар өйрәндем. Үз мәхәббәтемне табарга сәбәпче булды бу хәлләр. Евгенийны бер күрүдә ошаттым. Ул да коляскада. Бер-беребезне аңлап, яратып көн күрәбез. Гел кешеләр арасында мин. Аларга матурлыкны табарга һәм кадерләргә ярдәм итәм. Төрле спартакиадаларда еш булам, шигырьләр, хикәяләр язам. Яраткан кешем бар, балаларым, оныкларым бар, яраткан эшем бар - һәркөн елмаеп уянам".

...Мәктәп бульварында бик текә пандуслы берничә кибеткә тап булабыз. "Болар исән кешене дә гарип итәр, - ди Мария - Бер-ике ел элек, бу программаларга әле нигез салынганда, безне пандуслар корылган җирләргә чакырып, тикшертеп карыйлар, киңәш сорыйлар иде. Хәзер ник эшләмиләр икән?"

Октябрьнең 50 еллыгы урамында да хәлләр бик әйбәт түгел. Тротуарлар коляскада йөрү өчен җайсыз, бордюрдан төшү урыннары - "съездлар" ташлы, чокырлы. Җитмәсә, аларның берсен каплаган йөк машинасын күрдек. Инвалидлар турында уйламыйча, машинасын алар юлына куйган "съездларны" каплаган мәгънәсезләр күп. Башкалар турында уйларга кайчан өйрәнербез икән?! Мин беркайчан да алар хәлендә калмам, үзем дә башкалар игътибарына мохтаҗ булмам, дип кем әйтә ала соң? "Киртәсез Түбән Кама" - бик матур, кешелекле программа. Аны тулысынча файдалы, нәтиҗәле итү дә, мәкаләбездә күрсәтелгән кимчелекле каршылыклар да булмасын иде дә бит!

Мария язмышына дучар булганнарга атап шул сүзләрне дә язуымны үтенде: "Өйдән чыга алмыйча ятучы инвалидлар да бик күп бит әле. Сәламәтлеге буенча бикләнеп ятучылар турында түгел сүзем. Тормыштан туеп, кешеләрдән качып ятучыларны уйлап әйтәм. Үз эшегезне табыгыз, дуслар! Безнең үзәккә килегез. Язмыш безгә шундый сынау биргән икән - көчле булыйк. Яшәү матур бит! Караңгылыкта үз эчебезгә бикләнеп яшәмик әле, бераз гына тырышлык куйык та, дөньяга чыгыйк!"

Без Мария белән хушлашмадык әле. Очрашу-сөйләшүләребезне газетабызның алдагы саннарының берсендә дәвам итәрбез, шәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: